– Законда бөтенесен дә күз алдында тота алачаклармы? Кайчандыр ана капиталы буенча да шундый хәл булган иде. Закон кабул ителде, әмма ул эшли башлагач, сораулар күп туды. Монда балалар санына карап та дигән. Әгәр дә ир яки хатынның беренче гаиләсеннән балалар булса? Алар исәпкә керәме, әллә уртак балалар санына гына караячаклармы? Аннары ипоека түләү барышында тагын балалар туса, шартлар кире каралачакмы? Ә аерылышсалар? Ир яки хатын башка төбәктә теркәлгән булса? Уңай шартлар булган теге яки бу төбәктә спекуляция дә башлануы бар. Ягъни ихтыяҗ бар дип, бәя артырга мөмкин. Мисалга авыл ипотекасын алыйк. Аның нигезендә торакны авыллардан түгел, шәһәргә якын җирләрдән алдылар һәм бу бәяләр үсешенә китерде, – ди ул. Шул ук вакытта ярдәм чаралары кирәк дип саный белгеч. “Идеясе бик әйбәт. Тик, миңа калса, һәр бала туган саен ставканы киметү дөресрәк булыр иде, әйтик, 0,5 яки 1 процентка. Бу яшь гаиләләр өчен аеруча отышлы булыр иде”, – ди әңгәмәдәшем.
“Центр Недвижимости #1” күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Рәүф Рагимов, тәкъдимне кызыклы практика, дип бәяли. – Төбәкләрдән күп нәрсә тора һәм ипотека ставкалары да аларда төрлечә булырга тиеш дигән фикер белән килешәм. Теләсә кайсы уңай инициативаны кертеп карау ягында мин. Бу инструментка никадәр ихтыяҗ барлыгын белү өчен ярты яки бер елгамы тест режимында сынап карарга кирәк, – ди ул. Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов та уңай карый әлеге тәкъдимгә.
Комментарийлар