Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районында эш сәфәрендә булды.
Скопировать ссылку
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районында эш сәфәрендә булды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм вице – премьер - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә алар вертолеттан район кырларын карап чыктылар, республика Рәисенә чәчү эшләренең барышы турында сөйләделәр.
Килүгә үк Татарстан Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Бүгенгә язгы чәчү 21,6 мең га (50%) мәйданда башкарылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча чәчү 76%ка үтәлгән, тагын 5,2 мең га чәчеләсе калган. Быелгы уңыш өчен 5273 тонна ашлама тупланган - 1 гектарга 81 кг гамәлдәге матдә.
Комментарийлар