Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» делегатлары белән очрашу уздырды. Чара БТКның Башкарма комитеты бинасында узды.
Скопировать ссылку
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» делегатлары белән очрашу уздырды. Чара БТКның Башкарма комитеты бинасында узды.
Килүгә республика Рәисе Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге җитәкчеләре Индус Таһиров һәм Ринат Закиров, шулай ук Краснодар краеның Армавир шәһәреннән килгән Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов аларга татар халкының рухи үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Аннары Татарстан Рәисе авыр атлетика буенча Россия чемпионы Михаил Кокляев белән очрашты. Татар тамырлары булган спортчы Россиядә көч спорт төрләрен үстерү перспективалары турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.
«Милләт җыены» делегатлары белән очрашуның төп өлешендә катнашучылар милли тәңгәллекне саклап калуга бәйле төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар: яшьләр арасында татар телен саклау һәм популярлаштыру проектларын гамәлгә ашыру, традицион кыйммәтләргә ярдәм итү һәм гаилә институтын ныгыту, туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерү һ.б. Очрашуны ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.
Комментарийлар