16+

Рөстәм Миңнеханов: “Сез безгә түгел, без сезгә рәхмәтле!”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: “Сез безгә түгел, без сезгә рәхмәтле!”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар белән очрашты.

“Без сезгә таянабыз, ышанабыз. Сез безгә түгел, без сезгә рәхмәтле”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре катнашучыларга.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә илдә 4200гә якын татар авылы бар. Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, татар эшмәкәрләре динебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклауда үзләреннән зур өлеш кертә.

“Моның өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Сезнең хезмәтегез безнең өчен үрнәк.», – диде Татарстан Рәисе.

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading