Киемнәрегезгә яктылык кайтара торган элементлар беркетегез!
Татарстан башкаласында җәяүлеләргә бәрдерү – юл һәлакәтләрендә үлем белән тәмамланган очракларның күпчелеген тәшкил итә. Мэриядә юл хәрәкәте иминлеге темасына сөйләшүдә бу турыда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров искәртте.
Руль артында “җинаятьчегә” әверелмә
Мәсьәләгә карата Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та үзенең фикерләре әйтте.
– Казан юлларының 85 проценты норматив таләпләр югарылыгына җиткерелде. Бу эшләргә күп акчалар һәм көч кертелде. Ләкин, транспорт чараларын идарә итүдә зыялылык һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларда үзара хөрмәт җитми. 2026 елның 4 аенда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр һәм җәмәгать транспортында юл аварияләре саны артты. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлеккә җаваплылыкны көчәйтергә кирәк, – диде Рөстәм Гафаров.
Башкалада узган ел 1217 юл-транспорт авариясендә 32 кешенең мәгънәсез үлемгә, ә 1456 кешенең төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булганлыгы искәртелде.
– Аеруча төнге якта һәм һава торышы начарланган вакытта җәяүлеләргә бәрдерүләр күзәтелә. Юл авариясендә гомере өзелгән 11 җәяүленең дүртесе урам аша тиешле булмаган урыннардан чыккан. Юл кичүе янәшәдә генә булган, югыйсә, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Илдар Шакиров.
Әбиләрдән сак булыгыз!
Мисал өчен, Яңа Савин районында Ямашев проспекты белән Бондаренко урамы кисешкән урында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүе бар. Тик, биредә аз гына басып торганда да, куларба тарткан әби-апаларның транспорт хәрәкәте юлы аша чыгуларының 3-4 очрагын күрергә була. Җир асты юл кичүе баскычлары түбәләре артындагы җәяүле транспорт чарасын идарә итүчеләргә күренми. Монда “Әбиләрдән сак булыгыз!” дигән кисәтү тактасы беркетсәң дә зыян булмас. Чөнки бу урында юл кагыйдәсен бозулар гел күзәтелеп тора, бетәргә охшамаган да.
Белоруссиядә балаларга гына түгел, өлкәннәрең дә үз киемнәренә яктылык кайтара торган элементлар, тасмалар беркетүе гадәти күренешкә әверелгән. Без әлеге эшкә битараф, бу безнең нык ялгышу. Яктылык кайтара торган элементлар гомерне саклый.
Ике тәгәрмәчле “зәхмәт”
Казанда әле кар эреп бетәр-бетмәс көннәрдән үк урамнарга электросамокатлар һәм велосипедлар чыгарып тезә башлыйлар. Прокат сервислары хуҗаларын синең иминлегең борчымый шикелле, акча керсен. Шәһәр хакимияте электросамокатларны урнаштыру өчен (парковка) 1400 урын билгеләгән. Ләкин, операторлар шәхси хәрәкәт җайланмаларын, ягъни, самокатларны билгеләнгән урыннарга гына түгел, ә теләсә кая урнаштыралар. Мәсәлән, электросамокатлар рөхсәтсез рәвештә шәһәр үзәгендәге Кремль, Лобачевский, Профсоюзлар, Япеев, Карл Маркс, Дзержинский һәм Батурин урамнарында да куеп калдырылганнар. Шәһәрнең транспорт буенча комитеты, Дәүләт автоинспекциясе һәм административ-техник инспекция идарәсе махсус рейдлар үткәрә. Казанда 2 көн эчендә генә дә 240 электросамокат штраф мәйданчыгына алып кителде. Операторлар үзләренең ике тәгәрмәчле “зәхмәтләрен” административ штраф түләгәннән соң гына кайтарып ала.
Казанда электросамокатларның тизлеге сәгатенә 20 чакрымнан атмаска тиеш. Тизлек чикләнгән зоналарда ул сәгатенә 10-15 чакрымны гына тәшкил итә. Җәяүлеләр өчен аерымланган Бауман, Петербург һәм Каюм Насыйри урамнарында самокатларда йөрү һәм урнаштыру тыелган.
Татарстан башкаласында май аеның беренче көннәрендә генә дә 171 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 9 кешенең транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланган килеш идарә итүе, ә 11 кешенең йөртү таныклыгы булмаганлыгы ачыкланган. Республикада ел башыннан юл аварияләрендә инде 85 кеше үлде. Юлларда, хәтта, ишегалдында да гаять тә сак булу зарур. Әнә, руль артында исереге дә бар бит аның.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар