Казанда 21 июньдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй.
Татарстан башкаласы Казанда Сабан туе 3 мәйданда оештырыла: Идел буе районында Тынычлык бистәсендәге каенлыкта, Совет районында Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта, Киров районында Аккош күле буенда. Бәйрәм программасы 9.00 сәгатьтә башлана. Сабантуй Җиңүнең 80 еллыгы шигарендә уза.
Сабантуй дөнья гизә
– Халыкларны дуслаштыра торган бәйрәм ул – Сабантуй. Татарстанда яшәүче төле милләт вәкилләре Сабан туена яратып килә. Татарлар бәйрәмгә милли киемнәрдән килсеннәр иде. Казанда Сабан туена бүләк җыю кабат матур гадәт булып яңарыш кичерә. Балалар өчен зур программа әзерләнә, балаларга татар халкының горыф-гадәтләрен өйрәтеп калдыру бик мөһим. Татарстанның 11 муниципаль районы Сабан туе мәйданнарында үзләренең “ишегалларын” булдыра. Аларда җирле һөнәрчеләр, үзешчән артистлар катнаша. Кафеларда өчпочмак ашау бер хәл, ә биредә үзең дә өчпочмак пешерүдә катнаша аласың, – диде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйткәнчә, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә бүгенгә 100дән артык Сабантуй үткәрелгән инде. Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сүзләренә караганда, студентлар бәйрәм программасында актив катнаша, татар горыф-гадәтләрен пропагандалый.
– Татар мәдәниятен цифрлы яссылыкта да дөньяга танытабыз, – диде Роза Әхмәдиева.
Әтәч кунган арбага
Казанда 19 июньдә җигүле атларда Сабан туе өчен бүләкләр җыю үткәрелә. Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов белән Татарстанның ательерлар һәм рестораторлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов таныштырганча, Сабан туена бүләк җыюда 4 җигүле ат катнаша. Бүләк җыю 11.00 сәгатьтә башлана.
Беренче ат Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясеннән кузгала һәм Кремль белән Бауман урамнары буйлап уза.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен диярлек ат арбасына бүләкне үзе сала. Аннан соң бүләкләрне Благовещенск чиркәве, “Кол Шәриф” мәчете китерә. Татарстан Фәннәр академисе бүләге дә өстәлә, Бауман урамындагы кибетләр белән офислар да читтә калмый. Казанлылар бүләкләр китерә, узган елларда бер казанлы тере әтәч китергән иде, – диде Зөфәр Гаязов.
Икенче ат Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры яныннан Пушкин урамына чыга.
Өченче ат “Туган Авылым” комплексыннан кузгалып, Туфан Миңнуллин урамы буенча бара.
Дүртенче ат Иске-Татар бистәсеннән кузгалып, Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнары буенча уза.
– Җигүле атлар 13.00 сәгатьтә Камал театрының яңа бинасы каршындагы мәйданга килеп җиткәч, республиканың фольклор коллективлары концерты була, – диде Азат Абзалов.
Ат чабышын күрми калма
Казанда 20 июньдә “Казан” халыкара ат-спорт комплексында чиста токымлы һәм гадәти атларның чабышы үткәрелә. Җиңүче җәйдакларга Татарстан һәм Казан җитәкчелеге бүләкләре тапшырыла. Ипподромда тамашачылар арасында лотерея уены оештырыла, республиканың сәнгать осталары концерт куя.
Тынычлыктагы Сабан туенда – автомобиль!
Азат Абзалов әйткәнчә, Тынычлык (Мирный) бистәсендәге Сабан туеның баш батырын тәкә белән бергә җиңел автомобиль дә көтә.
Казандагы Сабантуй мәйданнарына автобуслар йөреп торачак. Дәрвишләр бистәсендәге һәм Аккош күле буендагы Сабантуйга автобуслар бушлай, ә Тынычлык бистәсендәге Сабан туена автобуслар түләүле.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар