16+

«Шәһри Казан» баш мөхәррире Радки Сабировны соңгы юлга озаттык: «Ул җиңүче булып китте»

Журналист булгач, хушлашу мәрасименә еш йөрибез. Һәр югалту күңелне яралап кала.

«Шәһри Казан» баш мөхәррире Радки Сабировны соңгы юлга озаттык: «Ул җиңүче булып китте»

Журналист булгач, хушлашу мәрасименә еш йөрибез. Һәр югалту күңелне яралап кала.

Әмма бүгенге мәрасим һәрберебезнең күңеленә ачы сагыш салды. 

"Шәһри Казан" газетасы ятим калды. Җитәкчебез – Сабиров Радик Рәшит улын соңгы юлга озаттык.  

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков: 

– Көтмәгәндә, аяк өстендә, безнең дустыбыз, коллегабыз Радик китеп барды. Кичә кич белән әти-әнисен каршы алган арада, машинада өзелгән. Кулында һәрвакыт телефон... Аллаһ Тәгалә шулай насыйп иткәндер инде. Ул бар җаны белән эшкә бирелгән кеше иде. Иртәдән кичкә кадәр, ялсыз эшләде. Азарт белән бирелеп, чын мәгънәсендә, яратып эшләде. Безнең коллектив, Татарстан журналистлары арасында да иң көчлесе. Әлбәттә, бу әйтеп бетергесез югалту. Мондый әйбер белән очрашканыбыз юк иде әле. Иң яшь вакытта, булдыра торган вакытта китеп барды. Әмма ул - җиңүче булып китте

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:
– Шулай саубуллашырбыз дип кем күз алдына китергән... Ышанып бетәрлек түгел. Бөек кешеләр, татар кешеләренә табынабыз. Ә ул безнең белән бергә булды, чынлап та, ул бөек кеше иде. Шулкадәр хөрмәтле һәм тыйнак, татар журналистикасында аның кебек кеше бар иде микән. Зур кеше иде. Дустыбыз, якын дустыбыз. Җаны җәннәттә булсын, дуслар.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов: 
– Радик безнең өчен ул редактор гына түгел, журналист кына да түгел, иҗат кешесе генә түгел, ул безнең дус. Ул бик сәләтле кеше. Мин аңа сокланып карый идем. Чөнки аңа карагач, безнең матбугатның, безнең татар сүзенең, журналистиканың киләчәге бар дип уйладым. Һәм менә бүген өметнең бер канат сыман җебе өзелде йөрәктә. Аны алмаштырып булмый. Чөнки ул көн саен 24 сәгать эшләде. Халык өчен, милләт өчен, аның укучылары өчен, безнең журналистика өчен. Ул шимбә дә монда, якшәмбе дә монда. Кич белән кайтып барам, ул очрый. «Нәрсә эшлисең?» - дип сорыйм. «Менә әле сайтка бер материал куйдым әле, кешеләр турында, булышырга кирәк». «Бүтән эшең юкмы соң?», - дим. «Мин бу эшне яратам бит, шуңа күрә минем өчен авыр түгел», - дип әйтә иде гел. Безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту бу. Журналистика өчен бик зур югалту, татар халкы өчен югалту. Шәхсән минем өчен югалту. Аны алмаштырып булмый. Урыны оҗмаһта булсын.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов:
– Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле җәмәгать. Дөрестән дә, Радик дустыбыз спортчылар өчен, бигрәк тә көрәшчеләр өчен бик якын. Һәрвакыт елмаеп, ачык йөзле булып, безнең татар көрәшен дөньяга таныту өчен көне-төне эшләде ул. Татар көрәшен яктырткан журналистлардан Илдус абый Илдарханов, Атлас абый Гафиятов бар. Радик соңгы 20 елларда бу өлкәдә бик актив эшләде Бер генә Татарстан беренчелеге дә, Муса Җәлил турниры да, «Ватаным Татарстан» газетасы турнирлары да аннан башка узмады. Ул һәрбер көрәшченең кем икәнен белде һәм аларны зур дәрәҗәләргә күтәрде. Аның язган язмалары китаплар булып чыкты. Алар дуслары белән бергә безнең көрәшчеләр турында бик матур китаплар чыгардылар,
Шәхсән минем үземә бик якын кеше, Радик. Чөнки мине аерым хөрмәт итте ул. Миңа гел ярдәм итте.
Үлем үкенечсез булмый, диләр. Ләкин без үзебез дә уйланырга тиеш. Без һәрберебез дә Радик кебек тырышып эшләргә, үзебездән яхшы эз калдырга, «Бу дөньяда мәңге яшим», дип семьялар булдырырга, йортлар салдырырга, тырыш булырга кирәк. Әмма иртәгә... Иртәгә түгел, бүген китәсебезне онытмаска тиешбез. Радик дустым, урының җәннәттә булсын, авыр туфрагың җиңел булсын. Без сине күңелебездә тотып, киләчәктә турнирларда искә алып, исемеңне мәңгеләштерүгә үз өлешебезне кертербез.

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов:
– Мөхтәрәм җәмәгать, Радик дустыбыз бу җиргә үзенең миссиясе белән туган кеше, һәм әлеге миссияне ул җиренә җиткереп үтәде. Җир шары әйләнсен өчен кайбер кешеләр аны үзенең аяклары белән ныграк әйләндерергә тиештер. Радик шундыйлардан иде.
Мин аның кешелеклелек сыйфатларын аерым билгеләп үтәр идем. Зур эшләр башкарса да, беркайчан шапырынып йөрмәде, күкрәк сугып йөрмәде. Тавыш күтәргәнен минем аның күргәнем юк. Бик сабыр, бик тыныч һәм шул ук вакытта, матур гына итеп үзенең эшен шау-шу куптармыйча башкаручы кеше иде. Ул “Татмедиа”ның чит төбәкләрдәге милләттәшләребез янына илче буларак йөрүче дә кешебез иде. Ул иҗатта экспериментлардан курыкмады. Аңа җиңел генә булмагандыр, килеп-килеп әйтүчеләр дә булды. Ләкин ул, чын мәгънәсендә, татар сүзен, бөтен мөмкин булган ысуллар белән, киң катлам халыкка җиткерү өчен үзенең хезмәтен куйды.
Дөресен әйткәндә, безнең арабыздан Радик дустыбыз китеп баруга әлегә кадәр ышана алмыйм. Дустыбыз, урының җәннәттә булсын. Туганнарыңа, якыннарыңа күркәм сабырлык телибез. Ходай Тәгалә Фирдәвес җәннәтләрен насыйп итеп, син безнең хәтердә мәңге сакланырсың.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин: 
– Сәер халәт инде бу. Акыл белән кабул ителә, йөрәк кабул итми. Кичә генә аралашкан дустыбызны югалту ул  инде кайгы. Радик турында күп әйтелде. Ул ңурналистикада спорт юнәлешен югарыга күтәрергә теләде. Без заманында “Безнең спорт” дигән газета оештырып, татар милләтен, татар халкын, татар телен үстерергә теләдек. Татар теле факультетында уку, анда укыту, инде ул Радикның канына сеңгән. Ничектер менә шулай миллилек һәм профессиональлекне тигез дәрәҗәдә алып бара белде. Әйе, ул беркайчан да тавыш күтәреп әйткән мизгелләрен хәтерләмим. Җаваплы, ышанычлы булды.  Радик дустыбыз, урының җәннәттә булсын. Һәрвакытта да йөрәк түрендә каласың. Тыныч йокла...

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин: 
– Бу хәл һич кенә дә булырга тиеш түгел иде. Җир җимертеп эшләп йөргән җирдән китеп барды Радик. Кайда эшләсә дә үзенең якты, тирән эзен калдырды. Университетта без бергә эшләдек. Ул декан урынбасары булды һәм студентлар аны бик ярата иде. Студентлар мәнфәгате өчен көрәште, шул көрәш өчен университеттан китте дә инде. Ләкин инде үз юлын журналистикада тапты, кайсы гына матбугатта эшләмәсен, аны күтәрде. "Шәһри Казан"ны гына түгел. Соңгы елларда ул бөтен татар матбугатына яңа сулыш өрде дип әйтергә була. Соңгы елларда ул безнең универститетта журналистлар әзерләү буенча да дәүләт комиссиясе рәисе булып эшләде. Әле киләсе атнада безнең дәүләт имтиханнары башланырга тиеш иде. Очрашырга тиеш идек тә һәм 2027 елга планнар кора идек. Мәскәүгә документлар җибәрдек. Без хәзер шундый аптырашта. Нишләргә дә белмибез, Радик дустыбыз шулай кинәт кенә китеп барды арабыздан, ләкин мин әйтер идем Радик - безнең белән, аның рухы - безнең белән. Аның эшләре - безнең белән.  Аның эшләрен дәвам итәргә кирәк.  Шулай яхшы итеп, якты итеп, көчле итеп дәвам итәсе иде. Урының оҗмахта булсын, дустыбыз.  

Элеккеге хезмәттәшбез, шагыйрә Гөлнара Сабирова: 
– Мин биредә Радикның якташы буларак, Аксубай якташлар җәмгыяте исеменнән әйтәсем килә. Радикны Аксубайда яраттылар, Аксубайны да Радик бик яратты. Ул безнең районыбызның бик тыйнак һәм бик талантлы улы иде. Әлеге кайгылы хәбәрне иртән иртүк аксубайлылар, якташларым шалтыратып хәбәр итте. Бөтенебез бик зур тетрәнү кичерәбез, Радик бик тыйнак булды.  Бернәрсәдән курыкмады. Өзелеп кызларын яратты. Тормышны яратты. Үзен фәндә дә күрде. Иҗатта да күрде. Спортта та күрде. Һәм үзеннән соң шундый кыска гомерендә бик якты эз калдырды. Аксубай бүген үзенең мәрхәмәтле, кешелекле, талантлы улын соңгы юлга озата. Радик, без сине онытмабыз. Рухың шат, урының оҗмах түрендә булсын. 

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов: 

– Рәхимсез үлем безнең арабыздан Радикны алып китте. Безнең өчен дә, әлбәттә, бу бик көтелмәгән, тетрәндергеч хәбәр булды. Радик турында. аның журналист буларак эшчәнлеге турында әйтелде.  Фән өлкәсендә дә Радик – ул филология фәннәре кандидаты һәм безнең студентлар белән шактый еллар дәвамында уку-укыту эшендә алып барды. Гаҗәеп дәрәҗәдәге тырыш,  әзерлекле укытучы буларак мин аны беләм. Һәрвакыт нинди генә сораулар булса да, без аңа мөрәҗәгать итәбез. Беркайчан да без аңардан булмый юк дигән сүзне ишетмәдек. Берничә ел элек КФУның татар филологиясе факультеты оешуның 80 еллыгын билгеләп үттек. Шул чараны уздырганда да Радик башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт, Радик, тыныч йокла. 

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илдар Габидуллин

– «Шәһри Казан»ның чәршәмбе саны дөнья күрде. Бирегә ул мәкалә язып бирде. Кем уйлаган аның шушы мәкаләсе - соңгы язмасы булыр дип. Безгә бүген бик авыр. Без аның киң җилкәсенә ышыкланып, җил-давылларга бирешмичә, алга бара идек. Безнең коллектив ятим калды. Сүземне әйтә дә алмыйм. Бик авыр кичерәбез бу хәлне. Тыныч йокла, дустым! Ул җитәкче буларак та, чын дус буларак та безнең күңелләрдә сакланыр, гүрләре якты, урыннары оҗмахта булсын!

Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова: 

— Бүген татар матбугаты зур югалту кичерә. Татар матбугаты гына түгел, дуслары, хезмәттәшләре без барыбыз да бүген менә
шушы тетрәндергеч яңалыкны ишеткәннән соң, күңел, йөрәк, җан, аң, җиһен  бу яңалыкка ышанмады.
Радик белән без 20 елдан артык эшләдек. Төрле-төрле эшләр башкарырга туры килде. Төрле сыйфатларда, сайлаулардан алып, төрле халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәргәндә дә Радик журналист буларак, мөхәррир буларак һәм менә шушы проектны алып барган профессионал буларак һәрвакытта да уңышлы булды. Иң беренче булып эшкә килә иде. Социаль челтәрләрдәге аккаунтын күбебез карап бара. Иртәнге җидедә ул фотоларын куя иде, димәк, эштә. Һәм кичке сигездән соң эштән кайтып китәсең, ә Радик әле эштә. Ул үз эшенә бирелгән, җаваплы, кешелекле, мәрхәмәтле иде. Бик тыныч кеше булды. Аның белән эшләргә рәхәт, җайлы булды. Мәрхәмәтле, кешелекле булып калырга кирәк. Радик шундый кешеләрнең берсе иде.

Радик дустыбыз, урының җәннәттә булсын, авыр туфрагың җиңел булсын, гүрләрең якты булсын. Без сине якты, яхшы кеше буларак мәңгелеккә истә, исебездә калдырырбыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading