Сергей Захаров сүзләренә караганда, туфракта – туң, ә елгаларда боз калынлыгы зур түгел. Казанда, Лаешта һәм Питрәчтә кар аеруча калын яткан. Күбнә, Берсут, Кече Чирмешән елгаларындагы язгы ташу сулары ярларыннан чыгарга мөмкин.
– Муниципаль берәмлекләрдә су басулар күзәтелгән үзәнлекләрдә йорт салу өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирәләр. Мондый гамәлләргә юл куелмасын иде, – диде Сергей Захаров.
Йортны иминиятләштерү хәерле
Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко чыгышында әйтелгәнчә, республикада 2026 елның язгы су басуларына каршы 513 миллион 339 мең 427 сумлык хәстәрлек чаралары күрелгән.
– Республикадагы 7 муниципаль берәмлектә елгаларның боз тыгылырга мөмкин урыннарында боз кискәләнелә. Моннан тыш, 8 район әле бозларны шартлатырга да заявка бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә гидротехник корылмаларга капиталь ремонт үткәрелә. 32 гидротехник корылманың хуҗасы юк, 64 күпер төзекләндерүгә мохтаҗ. Су басулар очракларына йорт һәм корылмаларны иминиятләштереп кую хәерле, – диде Николай Суржко.
Өлкәннәргә ярдәм итегез!
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров видеоэлемтә аша хәбәргә чыгып, башкалада су басуларга каршы планлы чаралар күрелүен әйтте.
Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Алмаз Тугушев мәгълүмат биргәнчә, Югары Осландагы станциядә Балтыйк үлчәү системасы буенча Куйбышев су саклагычындагы су биеклеге бүгеннәрдә 51 метрны тәшкил итә. Су биеклеге 54 метр 24 сантиметрдан артса, территорияләрне су басу яный.
“Йорт түбәләреннән кар төшерү, кар-яңгыр сулары ага торган торбаларны чистарту эшләре башкарыла”, – диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин.
Комментарийлар