16+

Сергей Иванов: “Бездәге турларның күбесе ун ел элеккегедән аерылмый”

2025 елда республикада 4,5 миллион турист булган. Бу 2024 елга караганда якынча биш процентка күбрәк.

Сергей Иванов: “Бездәге турларның күбесе ун ел элеккегедән аерылмый”

2025 елда республикада 4,5 миллион турист булган. Бу 2024 елга караганда якынча биш процентка күбрәк.

Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме 120 млрд сум булыр дип фаразлана, бу узган елгы күрсәткечтән 12 процентка югарырак.
Шул ук вакытта туристлар агымы кимү куркынычы да юк түгел. "Көнкүреш хезмәтләргә һәм товарларга бәяләр арту, бизнес өчен салымнар арту гражданнарның сәяхәтләргә чыгымнарын киметүгә яки гомумән алганда  сәфәрләр саны азаюга китерергә мөмкин. Инде хәзер үк өстәмә хезмәтләр һәм товарларга, сувенирларга, күңел ачулар һәм экскурсияләргә чыгымнарның кимүе күзәтелә", – дип белдерде Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство коллегиясендә. 

Икенче проблема итеп ул республикадагы туристлык турларының бертөрле булуын атады. Бер килеп күргәч, яңадан-яңа турлар тәкъдим ителмәгәч, туристның кабат әйләнеп кайтырга теләге калмый. 

– Туристлык инфраструктурасы үзгәреп, камилләшеп тора, әмма туристлык продукты программаларының да эчтәлеге яңарырга тиеш. Бездә сатылган турларның күбесе ун ел элеккегедән аерылмый, – дип канәгатьсезлек белдерде спикер.

Туроператорлар белән кунакханәләрнең үзара хезмәттәшлеген дә активлаштырырга вакыт. "Безнең кунакханәләр туроператорларны ел әйләнәсенә фаразлана торган бәяләр белән таныштырсыннар иде. Бүген бөтен өлкә шулай эшли. Әмма хәзер күп кенә кунакханәләр туристлар сезонында үзләре акча эшләргә һәм туроператорларга урын бирмәскә тырышалар, ә туристлар аз булган чорда аларга клиентлар табарга кирәк. Туроператорлар – төп товар тәкъдим итүчеләр. Туристлык үзәкләрен алар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә, көндәшлек итмәскә чакырабыз”, – дип ассызыклады Сергей Иванов.

Республикада гаилә белән ял итү өчен эре күңел ачу парклары да юк. Әйтик, Мәскәүдәге "Хыял утравы" кебек парк. Докладчы сүзләренчә, әлеге күңел ачу паркы сәүдә үзәге белән берләштерелгән. 

– Казан сәүдә үзәкләре хәзер җиңел вакытлар кичерми. Буш мәйданнарны яңадан эшләтеп җибәрү өчен инвесторлар табып, анда гаилә күңел ачу паркын ачып булыр иде. Без елына 2-3 миллион кешегә хезмәт күрсәтүче зур гаилә паркы турында хыялланабыз, ул үзендә күңел ачу, фәнни-популяр өлешне дә, заманча технологияләрне дә берләштерә алыр иде, – ди Иванов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading