Татарстанда техник фәннәргә кызыксыну арта. Моны математика, физика һәм информатика предматларыннан БДИ (ЕГЭ) тапшыручылар санының өлеше үзгәрүе дә күрсәтә, ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
- 2024 елда математикадан БДИны чыгарылыш сыйныф укучыларының 50 проценты тапшырган булса, 2025 елда бу күрсәткеч 56 процентка җитте. Физиканы укучыларның 16,5 проценты, информатиканы 22,9 проценты сайлады. Әлеге нәтиҗәләр укучыларның әлеге фәннәргә карата кызыксынуы артуын ачык чагылдыра, - ди министр.
Белүебезчә, узган уку елында “Физик-математик алгарыш” проекты уңышлы гына тормышка ашырыла башлады. Бу проект өчен республика бюджетыннан 252 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде.
Комментарийлар