«Сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә маташалар». «Банктагы акчагызны хәзер үк куркынычсыз счетка күчерегез». «Якын кешегез юл һәлакәтенә эләккән...»
Мондый сүзләрне ишеткәч, телефонның теге ягындагы кешенең мошенник булуын аңлау җиңел кебек. Ләкин эш шунда: мошенниклар безне алданмаска өйрәтелгән кешеләрне дә ашыктырырга, куркытырга һәм хаталы карар кабул иттерергә өйрәнә.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ УБК бүлеге башлыгы полиция подполковнигы Раил Куряков сүзләренә караганда, Татарстанда IT-җинаятьләр саны кимүгә таба бара. Әмма акчаны югалту куркынычы һаман да зур.
2026 елның җиде аенда республикада 9492 IT-җинаять теркәлгән. Узган елның шул ук чорында бу сан 16 677 булган. 2024 елда — 19 553. Күрсәткечләр кими. Әмма көн саен Татарстанда уртача *40ка якын IT-җинаять теркәлә. 2026 елның беренче яртысында республика халкы мошенникларга 2 млрд сумнан артык акча күчергән.
«Мине алдый алмаячаклар» дип уйлаучылар да куркыныч төркемдә Мошенниклык корбанының гадәти портреты озак еллар бер иде: янәсе, өлкән яшьтәге, интернет мөмкинлекләрен начар белгән кеше. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының УБК бүлеге башлыгы Раил Куряков сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең 58 проценты — хатын-кызлар. Ә мошенникларның игътибары яшьләргә дә юнәлә.
Ни өчен? Чөнки яшь кеше еш кына: «Мин бит заманча технологияләрне яхшы беләм, мине ничек алдасыннар инде?» — дип уйлый. Ә мошенникка сезнең телефондагы функцияләрне белүегез түгел, ә сезнең хис-кичерешләрегез белән идарә итә алуы мөһим.
Мошенникның иң көчле коралы — куркыту Күз алдына китерик, телефоныгыз шалтырый: «Сезнең картадан шикле операция ясарга маташалар. Хәзер үк без әйткән номерга шалтыратыгыз» Шул арада сез: «Кая күчерергә? Ничек саклап калырга?». дип фикерли башлыйсыз.
Ә мошенник нәкъ шуны көтә дә инде, чөнки кеше курыкканда озак уйланмый. Аңа «хәзер» кирәк. «Кичекмәстән». «Соңга калырга ярамый».
Банк хезмәткәре булып шалтыраталар. Полиция хезмәткәре, яки туганыгыз исеменнән мөрәҗәгать итәләр. Сценарийлар төрле, ә төп ысул бер — кешенең күңел кылларын тарткаларга, аңа шик-шөбһә кертергә. Шуңа күрә мошенниклар белән көрәштә иң көчле сүзләрнең берсе - «Туктагыз, мин хәзер тикшерәм», — дип әйтү.
Телефонның теге ягындагы кеше сезне ашыктырса бу инде кисәтү Гадәттә без ашыгычлыкны чын куркыныч билгесе дип кабул итәбез.
«Хәзер эшләмәсәгез, акчагыз югалачак».
«Хәзер үк күчермәсәгез, кредит рәсмиләштереләчәк».
«Телефонны куймагыз».
Менә шул мизгелдә бер секундка туктап карарга кирәк, чөнки чын банк хезмәткәре яки башка рәсми оешма вәкиле белән сөйләшүне өзеп, мәгълүматны мөстәкыйль тикшерү гадәттән тыш нәрсә түгел. Ә мошенник өчен бу — бөтен схеманың җимерелүе.
Яшьләр өчен тагын бер тозак: «җиңел акча» Кибермошенниклыкта яшьләрнең роле корбан булу белән генә чикләнми, мошенниклар үзләре белән эшләргә дә яшьләр эзли. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда «курьер кирәк», «көненә берничә мең сум эшләргә мөмкин», «акча күчерү буенча ярдәмче кирәк» кебек тәкъдимнәр күренә. Кайвакыт эш чыннан да гади булып күренә: бер адреска барып, конверт алып кайтырга, акча күчерергә, картаңны вакытлыча файдаланырга бирергә. «Моннан ни була инде?» — дип уйларга мөмкин кеше, ә менә шуннан соң проблемалар башлана.
Татарстанда 2026 елда мондый схемалар белән бәйле 100дән артык кеше җаваплылыкка тартылган . Полиция мәгълүматларына караганда, IT-җинаять өчен тоткарланган кешеләрнең һәр икенчесе диярлек 30 яшьтән кечерәк. Еш кына аларның даими кереме юк, араларында студентлар да бар.
Димәк, «мин бары тик акча эшләргә теләдем» дигән аңлатма җинаять җаваплылыгыннан коткармаска мөмкин.
«Картаңны биреп тор» Бигрәк тә сак булырга кирәк булган сүзләрнең берсе — «картаңны биреп тор әле»
Яки:
— Синең счет аша гына бер акча үткәрәбез.
— Минем карта эшләми, синекен генә кулланып торыйм.
— Моның өчен сиңа акча түлибез.
Мондый тәкъдимнәр «вак нәрсә» булып күренергә мөмкин. Әмма дропперлык өчен инде җинаять җаваплылыгы каралган. 2025 елның июленнән банк картасын хокуксыз операцияләрдә файдалану өчен сатып алу, сату яки тапшыру өчен 3 елдан 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән. Шуңа күрә берничә мең сум өчен үз картаңны, счетны яки башка банк реквизитларын чит кешегә бирү — бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Әгәр инде мошенник шалтыратса? Беренче кагыйдә — ашыкмагыз, икенчесе — сөйләшүне өзәргә курыкмагыз. Өченчесе — банк яки башка оешманың рәсми номерын үзегез табып, шунда шалтыратыгыз.
Һәм тагын бер мөһим нәрсә: шикле сылтамаларга басмагыз, аккаунтларда ике факторлы аутентификацияне кабызыгыз, таныш булмаган контактлардан шалтыратуларны чикләгез. «Дәүләт хезмәтләре» аша кредитларга һәм займнарга үз-үзеңә тыю да куеп була.
Полиция миллионнарны саклап кала Мошенникларга каршы көрәштә полициянең профилактик эше дә нәтиҗә бирә. 2025 ел ахырыннан Татарстанда хокук саклау органнары 100дән артык гражданга карата мошенниклыкны булдырмый калган. Саклап калынган акча күләме — якынча 60 млн сум.
Комментарийлар