Тормышта һәркемнең дә башкалар — әти-әнисе, балалары, күршеләре, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре каршында бурычы бар.
Кемгәдер вәгъдә бирсәк, аны үтәргә тырышабыз. Кемнәндер бурычка акча алсак, аны кайтарабыз. Берәрсен рәнҗетсәк, гафу үтенү юлларын эзлибез. Бу шулай булырга тиеш тә, әмма Аллаһ каршындагы бурычыбызны беләбезме соң?!
Аллаһ белән мөнәсәбәтең ничек? Кешеләр каршындагы хакларыбызны өйрәнәбез. Ә Аллаһ каршындагы хакларыбызны өйрәнергә вакыт табабызмы? Кызганыч, иң зур проблемаларның берсе дә шунда. Еш кына: «Нигә күңелдә тынычлык юк?», «Нигә гаиләләрдә бәрәкәт кимеде?», «Нигә иртәгәге көнгә ышаныч азайды?» — дип сорыйбыз. Ә бәлки бу сорауларга җавап эзләгәнче, иң беренче шушы сорауга җавап бирергә кирәктер: «Раббыбыз белән мөнәсәбәтебезне ничек саклыйбыз?» Чөнки, кардәшләрем, Аллаһ каршындагы бурычларыбызны үтәмичә торып, дөньялыкта тынычлык табу мөмкин түгел.
Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга очраклы рәвештә китермәде. Без ашау-эчү, эшләп акча туплау, йорт салу, машина алу һәм күңел ачу өчен генә яралтылмадык. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә яралттым» («Зарият» сүрәсе, 56нчы аять).
Безнең тормышның иң бөек максаты менә кайда ул. Бары тик Аллаһның бер Үзенә генә гыйбадәт кылу. Аңа буйсыну, Аңа итагать итү, Аны беркем белән дә тиңләмәү, чагыштырмау. Шушы максатны кешеләргә аңлату өчен пәйгамбәрләр җибәрелде, китаплар иңдерелде. Барлык пәйгамбәрләрнең дә чакыруы бер булды: «Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аннан башка табына торган нәрсәләрдән ерак булыгыз!» («Нәхел» сүрәсе, 36нчы аять).
Бүген без иминлек турында күп сөйләшәбез. «Иминлек булсын» дип догалар кылабыз, теләкләр телибез. Ә Аллаһы Тәгалә иминлекнең сәбәбен Коръәндә күрсәтте. «Әнгам» сүрәсенең 82нче аятендә: «Иманга килеп, иманнарына золым катыштырмаучылар — шулар инде иминлеккә ирешүчеләр һәм туры юлга күнүчеләр».
Сәхабәләр бу аятьне ишеткәч, бик борчылалар:"Кем инде үзенә золым кылмыйча яши ала?!" Пәйгамбәребез ﷺ аларга бу аятьтәге золымның нәрсә икәнен аңлата. Ул — ширек, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кылу. Локман галәйһиссәләм улына: И, улым! Аллаһка тиңдәшлек кылма. Дөреслектә, ширек — бөек золымлык«, — дип әйткән (Бохари риваяте, 3360). Шуңа күрә, иминлекнең нигезе йорттагы ишек өстенә эленгән ат дагасында да, төрле талисманнарда да, хорафатларда да түгел.
Иминлекнең нигезе — Аллаһ белән булган мөнәсәбәттә Кемдер «күз тиюдән саклый» дип төрле "күз«ләр элә. Ат дагасыннан саклауны, бәхетне өмет итә, ниндидер ташны саклагыч дип саный. Кемдер «акча агачы» күп итеп акча китерә дип ышана. «Мине бәладән саклый», — дип, үзе белән ниндидер талисман йөртүчеләр дә бар. Чынлыкта, күз тиюдән дә, бәладән дә, хәвефтән дә саклаучы — Аллаһ Үзе генә!
Ризык бирүче — Аллаһ. Бәрәкәт бирүче — Аллаһ. Уңыш бирүче — Аллаһ. Зыянны китерүче дә, аннан саклаучы да — Аллаһ. Әгәр берәр нәрсәне тормышта сәбәп буларак кулланырга теләсәк, башта ачыклыйк: аның чын сәбәп булуын безгә Аллаһ һәм Аның Расүле ﷺ өйрәтеп калдырган булырга тиеш. Без үзебез теләгән нәрсәне «сәбәп» дип игълан итә алмыйбыз.
Сәбәпләр Нинди сәбәпләр соң ул чын сәбәпләр? Безгә әнә шул сәбәпләрне, саклану юлларын Аллаһ күрсәтә. Пәйгамбәребез ﷺ өйдән чыкканда Бисмилләһи, тәүәккәлтү галәАллаһ, үә лә хәүлә үә лә куүәтә иллә билләһ (Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһка тәвәккәл иттем һәм Аллаһтан башка көч тә, куәт тә юк) дияргә өйрәткән. Кеше өеннән чыкканда ошбу доганы укыса, аңа: «Син — туры юлдан баручы, тынычсызлык китерә торган нәрсәләрдән котылучы һәм барча явызлыклардан сакланучысың», — дип әйтелер һәм шайтан аннан ераклашыр (Әбү Давыд риваяте, 5095). Менә бу — сөннәттә килгән сәбәп.
Коръән уку — сәбәп. Дога кылу — сәбәп. Зикер әйтү — сәбәп. Аллаһка тәвәккәл кылу — сәбәп. Ә талисманнар, бөтиләр? Аллаһ аны сәбәп итеп күрсәтмәгән. Шуңа күрә мөселманның йөрәге әйберләргә түгел, ә Аллаһка бәйләнергә тиеш.
Риядан да сакланыйк! Аллаһка гыйбадәт кылу ул потларга табынмау гына түгел, ә изгелекне чын күңелдән, Раббыбыз ризалыгы өчен башкару да. Кеше изгелекне кем өчен кыла? Менә бу хакта да үз-үзебезгә сорау бирергә кирәк. Намаз укыйбыз. Кем өчен? Садака бирәбез. Кем өчен? Коръән укыйбыз. Кем өчен? Әгәр кеше «мине мактасыннар», «яхшы кешегә санасыннар», «диндар икәнемне күрсеннәр» дип кенә гамәл кылса, бу — зур гөнаһ, рия.
Пәйгамбәребез ﷺ: «Мин сезнең өчен кече ширектән куркам», — дигән. Сәхабәләр: «Нәрсә ул кече ширек?» — дип сорагач, ул: «Рия», — дип җавап биргән. Шуңа күрә һәр изгелек кылыр алдыннан да, изгелек кылгач та үзебездән сорыйк: «Моны кем өчен эшләдем?» Кешеләр өченме? Әллә Раббымның ризалыгы өченме? Әйе, Аллаһка буйсыну безне гөнаһтан да саклый, Аллаһка чын күңелдән гыйбадәт кылган кешенең тормышында моның нәтиҗәсе дә күренә.
Иң матур мисалларыннан берсе — Йосыф галәйһиссәләм тормышы. Ул гөнаһка чакырылганда, гөнаһтан кача. Аллаһы Тәгалә аны фәхешлектән һәм явызлыктан саклый. Аллаһ әйтә: «Без аңардан явызлыкны һәм фәхешлекне ерагайттык. Дөреслектә, ул Безнең ихлас колларыбыздан иде» («Йосыф» сүрәсе, 24нче аять). Карагыз! Ихласлык кешене гөнаһтан саклый.
Аллаһы белән бәйле күңел җиңел генә гөнаһка бирешми. Әгәр күңел Аллаһтан ерагайса, кеше әкренләп гөнаһны гадәти нәрсә итеп күрә башлый. Башта кечкенә нәрсә. Аннары — зуррак. Ахырда йөрәк сизми дә кала. Шуңа күрә күңелләребезне Аллаһка яңадан бәйләргә кирәк.
Иманыбыз өчен куркырга тиешбез «Лә иләһә илләЛлаһ» — тормышыбызның нигезе. Без көн саен: «Лә иләһә илләЛлаһ» дип әйтәбез. Ләкин бу сүзнең мәгънәсен аңлыйбызмы? Ул: «Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер зат юк» дигән сүз. Димәк, мин Аллаһтан гына сорыйм, Аллаһтан гына өмет итәм, Аллаһка гына тәвәккәл кылам, Аллаһтан гына куркам, Аллаһка гына гыйбадәт кылам һәм Аллаһтан башка беркемне дә Аңа тиңләмим. Болар — «Лә иләһә илләЛлаһ» кәлимәсенең мәгънәсе. Хәтта Ибраһим галәйһиссәләм дә Аллаһка тиңдәшлек кылудан курыккан.
Карагыз, Ибраһим галәйһиссәләм кебек бөек пәйгамбәр дә ширек гөнаһыннан курыккан. Аллаһы Тәгалә «Ибраһим» сүрәсенең 35нче аятендә аның: «И, Раббым! Мине һәм балаларымны сыннарга табынудан ерак кыл», — дип дога кылганын хәбәр итә. Ә без үзебезгә карата иминбезме? «Мин инде мөселман, миңа бу куркыныч янамый», — дип уйлый алабызмы? Без һәрвакыт үзебезнең иманыбыз өчен куркырга тиешбез. Шуңа күрә Пәйгамбәребез ﷺ безгә дә Аллаһка сыенырга, Аннан гына ярдәм сорарга өйрәткән.
Сүзләребезгә дә игътибар итик Кайвакыт кеше үзе дә сизмичә дөрес булмаган сүз әйтеп куя: «Син булмасаң, мин нишләр идем!», «Син коткардың мине. Ә мөселманның теле Аллаһны беренче урынга куярга тиеш: «Аллаһ сине миңа сәбәпче итте», «Аллаһның рәхмәте белән, син миңа ярдәм иттең», — дип әйтү дөресрәк булыр. Чөнки Аллаһ теләмәсә, бер генә эш тә булмый. Шулай ук, Аллаһтан башка нәрсә белән ант итүдән дә сакланырга кирәк. Пәйгамбәребез ﷺ Аллаһтан башка нәрсә белән ант итүне Аллаһка тиңдәшлек кылуның бер төре дип кисәткән.
Мал-мөлкәтебезне сакларга тырышабыз, ә иманыбызны? Дөньябыз өчен борчылабыз, ә ахирәтебез өчен? Һәрберебез үзенә шушы сорауларны бирсен. Мин Аллаһ белән мөнәсәбәтемне ничек саклыйм? Мин, чыннан да, Аллаһтан гына өмет итәмме? Минем йөрәгем кемгә бәйләнгән?
Мин кемнән куркам? Минем догам кемгә юнәлгән? Минем гыйбадәтем кем өчен? Әгәр йөрәгебез Аллаһка бәйле булса, иң зур байлыгыбыз — шул. Әгәр йөрәгебез кешеләргә, әйберләргә, малга, дөньяга бәйләнгән икән, үзебезне төзәтергә кирәк. Раббыбыз әйтә: «Бел! Дөреслектә, Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһ юк» («Мөхәммәд» сүрәсе, 19нчы аять).
Шушы сүзне телебез белән генә түгел, йөрәгебез белән дә әйтергә өйрәник: «Лә иләһә илләЛлаһ». Әйтеп кенә калмыйк, аның белән яшик. Аллаһтан гына сорыйк. Аллһтан гына өмет итик. Аллаһка гына тәвәккәл кылыйк. Аллаһка гына гыйбадәт кылыйк. Аллаһны беркем белән дә тиңләмик. Раббыбызның хакын өйрәник һәм аны үтәргә тырышыйк.
Аллаһ күңелләребезне Үзенә генә бәйләнгән күңелләрдән кылсын, Аллаһ безне ширектән, риядан, хорафатлардан һәм адашулардан сакласын. Аллаһ иманыбызны нык кылсын, гаиләләребезгә бәрәкәт бирсен, ил-көннәребезгә иминлек бирсен. Аллаһ безгә дөньяда да, ахирәттә дә хәерле тормыш насыйп итсен. Әмиин!
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар