Тормыш бит ул — озын юл. Ә аның иң матур битләре кечкенә генә хатирәләрдән, җанны җылыта торган гади сүзләрдән үрелә.
Мөслимдә гомер итүче Маис белән Илсөя Шәриповларның тормыш китабын ачып укысаң, анда Ватанга мәхәббәт тә, саф хисләр дә, буыннардан-буынга күчүче олы хөрмәт тә бар...
Ут эченнән яңарган язмыш
— Армиягә 1985 елның 14 октябрендә киттем, 18 яшь тулып киткән иде, — дип сүзен башлады ул. — Әфганстанга барып төшү белән китапларда язылганча, тәмүгь кайнарлыгыдай кызулык тынга капланды. Таштан гына торган биек таулар, саргылт-көрән ком... Үсемлек, яшеллек бик сирәк очрый. Сулышка утырган, тешләр арасында шыгырдаган комны хәзер дә тоям кебек.
Безнең туган якларның яшел урманнары, салкын сулы чишмәләре, колач салып йөзгән Ык елгасы төшләргә кереп сагындырды. Яраланып, операциядән соң аңыма килгәч сөендем. Шул вакытта күңелемә: «Бу мәхшәрдән исән кайтсам, һәр көнемнең кадерен белеп яшәр идем!» дигән теләк кереп урнашты.

Әфганстанда күрсәткән батырлыгы өчен Маис абый 1986 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, соңрак «От благодарного Афганского народа», «Воину-интернационалисту» медальләренә, юбилей медальләренә һәм грамоталарга лаек булган.
— Сугыш эченнән кайттым, ә монда, берни булмагандай, тормыш нәкъ әлеккечә дәвам итә икән. Армиядән кайткач, сыналып сыгылган, үзен харап иткән егетләр күп булды. Нәкъ шундый кыен вакытымда мин Илсөяне очраттым. Дискотекада күрдем мин аны. Башта читтән генә күзәттем.
Тәрбияле, тыныч, тыйнак булуы, үзенә генә хас матурлыгы, киемнәренең үзенә килешле булып торуы яраттырды бугай. Ул әле мәктәптә укый иде, буе да кечкенә, ябык кына... Беренче тапкыр янына барып эндәшкән көннән аны саклап, яклап, кадерләп йөртү теләге күңелгә керде, миннән 5 яшькә кечерәк ул, — ди әңгәмәдәшем.
Илсөяне Аллаһ үзе аның каршына чыгаргандыр, аның белән тормыш итүенә бик сөенә Маис әфәнде. Бик пөхтә, тәртип ярата, аш-суга да, кул эшләренә дә, бакча эшләренә дә бик оста. Иренми, тәвәккәлләп бөтен эшкә тотына, җиренә җиткереп эшли. Юл куя белүе, һәркем белән тыныч кына уртак тел табуы, йомшаклыгы тормыштагы четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә бик кирәк булган.

Моннан тыш, балаларга дөрес тәрбия бирү, укуларында ярдәм итү, эшкә өйрәтү, әти-әниләрне тәрбияләү дә күбрәк хатын-кыз җилкәсендә. 24 ел дәвамында Маис әфәнденең әнисе белән дә аңлашып яшәгәннәр.

Илсөя ханымның һөнәр һәм гаилә фәлсәфәсе
— Сүземне тормыш девизымнан башлыйм әле: «Әллә кем түгел без, әмма ким түгел без, Әллә кем булганнардан!» Әти-әнием гади колхозчылар иде. Авылдашларның 70нче еллардагы киенү, тормыш рәвеше барысы да бертөрлерәк, гади булды. Күршебездә укытучылар гаиләсе яшәде: Мирзаян абый фронтовик, география фәненнән белем бирде, Нәгыймә апа башлангыч сыйныфларны укытты.
Күрше укытучы апаның зыялыгы, итәгатьлелеге, үз-үзен тотышы, сөйләшү манерасы, киенүдәге зәвыгы мине балачактан ук шушы һөнәргә гашыйк итте. Мәктәптә укыганда Гөлфия апа Мөхәммәтгәрәева, Сәмига апа Гәрәева чын укытучы өлгесе булды.
Үзем мәктәпкә укытырга килгәч үземнән өлкәнрәкләрдән үрнәк алдым. Укытучы минем өчен — зыялылык, кигән киемеңнең дә, сөйләгән сүзеңнең дә башкаларга тәрбия булуы, төрле хәлләрдә үзеңнең кем икәнлегеңне исеңнән чыгармау.
Безнең балачак колхозларның гөрләп торган, каты эшле чорына туры килде. Әти-әни гел эштә. Өй эшләре, бакча, мал-туар карау, мунча ягу һ.б. тавык та чүпләп бетермәслек авыл мәшәкате яше һәм мөмкинлегенә карап 6 балага бүлеп куелган. Аны бер аңлату җитә — әйткәнне көтеп тормыйча һәркем үзенә йөкләнгәнне җиренә җиткереп, ялт итеп эшләп куйсаң — кичен әти-әнинең мактавын ишетәсең! Көзге-кышкы озын кичләрдә мич янганда «Казан утлары», «Азат хатын» журналларын кычкырып уку гадәте бар иде: әти башлый, әни һәм балалар дәвам итә.
Әти «Известия» газетасын, күпләп русча газеталар алдыра, өйгә килгән газета-журналларны тегеп, җыеп бара иде. Трактор, комбайнда эшләп бик арып кайткан чаклары да булгандыр, ләкин һәр көнне көндәлекләрне тикшереп, мәктәптәге укуыбыз белән кызыксынмыйча калмый иде. Шушы гади авыл гаиләсе 6 баласына да югары белем алырга ярдәм иткән! Хәзерге чор түгел, 70-80 нче еллар бит бу! «Кил әле, мин сиңа тәрбия бирим», — дип утырырга вакытлары да булмагандыр. Без алардагы сыйфатларны күреп үстек, шул традицияләр үз гаиләләребездә дә кабатланды, буыннар чылбыры, гаилә кыйммәтләре шулай югалмыйча, инде безнең балаларда һәм оныкларда дәвам итә.
Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек әлеге һөнәр иясенең төп сыйфатлары дип саный Илсөя ханым. Укучыларында да шуларны тәрбияләргә тырышкан һәм әле дә шул юнәлеш белән бара. Үзен алар белән бертигез күреп, ихластан төрле темаларга сөйләшкән, ә балалар ясалмалылыкны бик тиз сизә бит ул.
— Фән буенча гына түгел, тормыш дәресләре дә бирергә тырыштым, — дип сүзен дәвам итә Илсөя ханым. — 20 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыларым белән гел аралашып торабыз. Матур гаилә корып, әти-әни булган егет-кызларымнан җылы рәхмәт сүзләре ишетәм.
«Сез шул вакытта менә шулай әйткән идегез — көлеп карадык, хәзер генә төшендек аларның хаклыгына», — дип әйткәннәре дә бар. Үзләре 2-3 бала үстерүче буларак, хәзерге укытучылар белән чагыштырып, хезмәтемне югары бәялиләр. Әти-әниләреннән әле хәзер дә рәхмәт сүзләре ишетеп куанам. Мактау кәгазьләре, диплом-грамоталарга караганда минем өчен әнә шулар иң кадерлесе!
Ирем белән икебез дә бер үк вакытта читтән торып югары белем алдык. Өч яшьлек кызыбызны калдырып елга ике тапкыр берәр айга укырга китү иң авыр чор булгандыр: 90нчы еллардагы акчасызлык, кайтуга көтеп торган зур бәрәңге бакчасы, колхоздан бирелгән 3 гектар чөгендер басуы, сарай тутырып асраган мал-туар...
.jpg)
Балалары да тәртипле-тәрбияле, хезмәт сөючән, укуда алдынгы булулары гел сөендереп торган. Аларның кечкенә генә уңышларын да зур итеп күреп, гаиләләре белән шатланганда бәхет хисләре кичергән Маис белән Илсөя. Инде үз гаиләләрен корып яшәсәләр дә, уңышларына үзләреннән дә ныграк куана әти-әни.
- Иң мөһиме — бала гаиләдә үзара хөрмәтне, үзен яратуларын, үзенең кирәклеген тоеп үсәргә тиеш! Шәриповларның гаиләсендә бала тәрбиясендәге кагыйдәләр: нинди хәлдә дә баланы «ишетә» белү, сөенечне дә, килеп чыккан проблеманы да гаиләдә уртага салып сөйләшү (ярдәмне читтән түгел, якыннарыңнан алу), хезмәт сөючәнлек. Бала һәрвакыт нәрсә белән дә мәшгуль булсын, өйдә булышу, төрле түгәрәкләргә йөрү, яраткан шөгыле белән утыру.
— Гаилә ул — бер-береңне бәхетле итәргә тырышып яшәү дип уйлыйм. Тормыш булгач, гел сөешеп кенә дә тормыйсың, бик авыр вакытлар да була. Монда хатын-кызның зирәклеге, сабырлыгы, бераз гына хәйләкәрлеге бик ярап куя. Катылык белән әлл әни майтарып булмый, йомшаклык, юл куя белү кирәклегенә инанып яшәдем. Институтта вакытта укыган шушы юлларны гел кабатлап йөрдем:
Ирдән кол ясаган ахмак хатын
Кол хатыны булмый, кем була?
Ирен солтан итеп күргән хатын
Солтан хатынына тиң була!
Иремдәге сабырлык, сүзендә тора белү, алдан күрүчәнлек, ашыкмыйча, төптән уйлап карар кабул итү кебек сыйфатларын бик хөрмәт итәм. Ул бик акыллы, кемдер иренә «матурым» ди, мин яратып «Акыллым!» дип дәшәм, зирәк, тыйнак кеше. Бик күп белсә дә чәчрәп чыкмый, бервакытта да мактанмый, күп сөйләшми. «Яратам» дип әйткән сүзләре дә бармак санынча гынадыр, бәлки.
Мин аның яратуын эш-гамәлләреннән, үземә һәм балаларга булган кайгыртучанлыгыннан һәр күзәнәгем белән тоям! Кайдан, кемнәндер ниндидер тиешлене таләп итеп тә йөрми — кирәген үзе булдырырга тырыша. 70 кенә түгел, 140 һөнәр кулыннан килә. Үзенә ияртеп эшкә өйрәтеп үстергән өчен балалар аңа гел рәхмәт укыйлар. Казан янында үзләре йорт төзеп чыккан кызым, киявебез шәһәр егете, буш фатир алып, аның бөтен ремонтын үзе башкарган улымның кулыннан да бөтен эш килә шул!
Яңа ел бәйрәмен бергә җыелып үткәрә алар. Бер елда ирешкән уңышлар, шатлык-көенечләрне барлыйлар, киләсе елга булган планнар белән уртаклашалар. Гомумән, бергә җыелу һәрвакыт күңелгә тынычлык, сүз белән әйтеп биреп булмый торган канәгатьлек хисе бирә, балалар, чиратлашып, ашкынып сөйлиләр. Маис белән Илсөя белән, аларга сиздермичә генә, бер-беребезгә елмая: «Ннди балалар үстергәнбез бит без, янәсе...»
.jpg)
— 2022 нче елның 30 августында без яшәгән йортка элмә такта куелды. Анда район җитәкчеләре, Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар катнашты. Гаилә тарихына кергән дулкынландыргыч зур вакыйга булды ул. Кремльдә уза торган чарага тәкъдим ителгәнне белгәч ышанмыйча да тордык.
Чөнки узган елларда анда районыбызның иң абруйлы, хөрмәтле кешеләре катнашкан иде. Безнең гади генә гаиләбезне күреп, тыйнак хезмәтебезне бәяләгән район җитәкчеләренә дә рәхмәтләребез чиксез. Берничә көн гаиләбез үткән юлны барлап, хатирәләрне искә төшердек: әлеге чакыру 37 еллык парлы гомеребездәге эш-гамәлләргә генә түгел, әти-әниебез тәрбиясенә, балаларыбызның тәртибенә, буыннар чылбырына бирелгән бәя икән бит! Горурлык, сөенеч, җаваплылык хисләре дә кичердек. Бөтен яшәешебез күз алдында булды, кешеләр каршында йөзебез ак. Исән булсалар, әти-әниләр ничек сөенер иде! Алар өчен дә югары бәя, горурлык булыр иде ул!
Яшь кенә килеш төп йортка килен булып төшеп, 24 ел кайнана белән яшәгән. Иренең 4 апасы, үз ягыннан туганнар белән дус-тату.
— Соңгы 3 елында кайнанам урында ятып авырды, рәхмәтләрен әйтеп, миңа күрсәткән тәрбиягезне үз балаларыгыздан да күрергә язсын, дип теләп бакыйлыкка күчте. Аннан соң ялгыз калган әтиемне дә үзебезгә алып килеп тәрбия кылдык, дәвалап терелтергә тырыштык. Боларны балалар да күреп торды, алар да булышты.
«Әти-әниләрнең хәер фатихасын алып кала алганга шушылай бәрәкәтле безнең тормыш», — дип гел әйтә киләбез әтисе белән. Иремнең 4 апасы бар, ул төпчек малай. Шәһәргә урындагы эшләргә чакырган дуслары да булды. Ә ирем, ир-егет буларак, әти-әнине калдырып китмим, нигезне таркатмыйм дип яшәде

Олы васыять
Маис абый белән Илсөя апа балаларына һәрдаим: «Балаларыгыз сезнең белән горурланырлык итеп яшәгез, безгә нинди мөнәсәбәттә булсагыз, Аллаһ үз балаларыгыздан да шуны күрергә насыйп итсен!», диеп әйтеп тора. Бу үзенә күрә аларга васыять тә.
Август ахырында Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан 48 гаилә катнашты. Мөслим районыннан әлеге мәртәбәле чарага Илсөя һәм Маис Шәриповлар гаиләсе дә барган иде. Казан Кремлендәге тантаналы кабул итү гаиләнең матур традицияләренә, хезмәтенә һәм гаилә кыйммәтләренә бирелгән иң югары бәя. Буыннар чылбыры шулай өзелми, ә Шәриповлар кебек гаиләләр республикабызның ямен, байлыгын тәшкил итә.
Комментарийлар