XXI гасырда бер социаль челтәрдә дә теркәлмәгән кешене беләм.
Тормышның сере калмады, диләр. Бу сүзләрдә хаклык, һичшиксез, бар. Кайда? Нәрсә? Кем белән? Барысын социаль челтәрләрдә күрсәтеп, теркәп бара башладык. Бу көндәлек мәшәкатькә, дөресрәге “уенчык”ка әйләнде. Ә кайвакыт чын тормышны яшисе килеп китә. Шәһәр халкы ничек кенә акланырга тырышса да, чын тормыш авылда инде ул.
“Мир, труд, май”, – дип юкка әйтмәгәннәр. Май ялларын, гадәттәгечә, авылда үткәрәбез. Ни дисәгез дә, авыл – кешенең чын йөзен ачып сала. Шәһәрдә өр-яңа, “модный” кием-салым кигән кызлар, авылга кайтып танымаслык үзгәрә.
Каян беләм? Үзем шулай эшлим. Авылда матурланып, чибәрләнеп торырга кирәкми. Ат кебек эшләсәң шул җитә. Зарланып әйтмим, дөрес аңлагыз. Авылда яшәүче кешеләргә сокланып карыйм. Андый кешенең социаль челтәрләргә керергә дә вакыты юк. Шәхсән мин шундый кешеләрнең берсен беләм. XXI гасырда бер социаль челтәрдә дә теркәлмәгән, гомумән, фото-видео төшермәүче әтием бар. Минем көнем телефонда казынып үтә, ә әти, мәсәлән, телефон аша шалтырата гына. Ул хәбәр алып язышып булганын бик яхшы белсә дә, эшләми.
Әтинең төймәле телефоннан смартфонга күчүенә дә ничә генә ел. Анысын да үгетләп, ахыр чиктә үзебез алып биргәч кенә кабул итте. Искесе ватылмаса, алмас иде. Дөресен әйткәндә, әтинең телефонда утырырга вакыты да юк. Көн саен иртәнге 4тә тора, ә аннан инде Гагарин әйтмешли “поехали”. Көн дәвамында никадәр эш башкара, кайвакыт утырып торырга да вакыты булмый. Таныш-белешләр әтинең социаль челтәрләрдә утырмавын белгәч, һәрвакыт гаҗәпләнеп: “Яңалыкларны каян карап бара? Ничек инде социаль челтәрдә утырмый? Минем 70 яшьлек әбинең дә шәхси сәхифәсе бар”, – диләр. Җавап бик гади: яңалыкларны матбугат чараларыннан белеп тора, хәл итәсе эшләре бар икән, шалтырата.
Элегрәк әтинең социаль челтәрләрне кабул итмәвен аңлап бетерми идем. Һәркемнең кайда нәрсә эшләп йөргәне күренә. Әмма хәзер әтинең социаль челтәрләрдән читтә торырга тырышуын аңладым. Беренчедән, башны юк-бар, гайбәт белән тутырмый. Аны кемнең кайда ашавы, нәрсә киеп йөрүе дә борчымый. Башкалар төртеп күрсәтсә дә, игътибар бирми, чөнки аңа кешенең язмышы түгел, үзенеке, гаиләсенеке кызыклы.
Икенчедән, ул үзе дә яши. Яшәүнең тәмен белеп яши. “Башкалар көнләшсен әле”, – дип бүләкләрен, мал-мөлкәтен, дусларын, гаиләсен дә күрсәтми. Аның өчен шушы мизгел, янында булган кешеләр кадерле. Өченчесе, миңа калса иң мөһиме – ул кеше белән аралашып яши. Кирәк икән, күрешә, мөмкинлеге булмаса шалтырата.
Социаль челтәрләрнең тормышыбызның бер өлеше булуына каршы тору кыен. Хәзер туган белән туган хәл-әхвәлне хатлар белән генә белешә. Гомумән, белешмәүчеләр дә бар, чөнки барысы болай да социаль челтәрдәге видеоларыңны карап тора. Шалтыратырга сәбәп тә калмый кебек. “Миңа шалтыратмагыз, языгыз гына”, – дигән искәрмә куйган кешеләр дә бихисап.
Бик эшлекле булганга дип уйлыйсызмы? Юк, сөйләшергә иренәбез, хәтта куркабыз. Социаль челтәрләр дөньясы кешеләрне берьяктан телсез калдыра, ә икенче яктан артык ирекле телле итә. Көндәлек тормышта әйтелми торган сүзләр дә, телефон аркылы хуҗасына барып барып ирешә. Үтә акыллылар андый сүзне исемсез, сурәтсез кешеләр исеменнән җибәреп ята. Андый дөньяда яшәү җиңел һәм рәхәт. Җаваплылык та юк, ялгызлык та сизелми.
Үзегезне сынап карагыз әле. Бер көн социаль челтәрләрдән ваз кичсәгез, шалтыратып хәл-әхвәл белүче булырмы? Хәлегезне белергә теләүче булса, сез – ялгыз түгел. Әгәр бер кеше дә шалтыратып: “Ни хәл син?” – димәсә, уйланырга җирлек бардыр...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар