16+

Социаль эчтәлекле проектларны башкарырга Татарстан Рәисе грантлары бирелә

Конкурста 3 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Социаль эчтәлекле проектларны башкарырга Татарстан Рәисе грантлары бирелә

Конкурста 3 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Республикада 1 июльдән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантлары конкурсына гаризалар кабул итү башлана. Нәтиҗәле эшчәнлек алып барган коммерциячел булмаган оешмалар 3 миллион сумга кадәр, ә 6 ай элек теркәлгән оешмалар 500 мең сумга кадәр грантка ирешә ала.

– Көнбатыш, Сорос фонды грантлары бер чорда актив булды. Ләкин, алар кешеләрне Россиягә каршы котыртты. Шуның өчен дә үзебездә Президент грантлары оештырылды, алар инде ил өчен, ил гражданнары өчен эшли. Татарстан Рәисе грантларына 2022 елдан бирле 5 конкурс үткәрелде, социаль эчтәлекле проектларга 1,5 миллиард сум күчерелде. Мәсәлән, “Созвездие – Йолдызлык” театры, “Приют Человека” автоном коммерциячел булмаган оешманың эшчәнлекләре игътибарга лаеклы. Татарстан Рәисе грантларының быелгы конкурсы бюджеты 163 миллион сумнан артык, – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

“Социаль эчтәлекле коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек буенча республика ресурс үзәге” оешмасы директоры Зөлфия Сафина әйткәнчә, конкурс җиңүчеләре октябрь ахырында һәм ноябрь башында ачыклана. Грант акчасын проектны гамәлгә ашыруга 2027 елның 1 гыйнварыннан тота башларга рөхсәт. Конкурс темалары: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, күп балалы гаиләләргә ярдәм, сәламәт тормыш, гаилә, экологияне саклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм, авыру балалар белән эшләү,.. барлыгы 21 төрдә эшчәнлек юнәлеше каралаган. Татарстанның Иҗтимагый палатасы, шулай ук Республика ресурс үзәге сайтларына конкурс турында белешмә урнаштырылган.

Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту департаменты җитәкчесе Дамир Вәлиуллин, Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Илнур Шакиров, “Халыклар дуслыгы” йорты директоры Тимур Кадыйров гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Татарстан Рәисе грантлары конкурсында актив катнашырга чакырдылар.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading