16+

“Су коенырга ярамый!” кисәтүенә көлеп карарга ярамый

Казанда 31 августта җәйге коену сезоны тәмамланды.

“Су коенырга ярамый!” кисәтүенә көлеп карарга ярамый

Казанда 31 августта җәйге коену сезоны тәмамланды.

Тышкы һава температурасы әле җылы булса да, елга-күлләрдәге су инде суына башлады. Шунлыктан, сулыкларда йөзү белән 2026 елның җәенә кадәр саубуллашып тору хәерле.

 Казанда узган җәйдә “Локомотив”, “Түбән Елга аръягы”, “Глубокое күле”, “Зур Аккош күле”, “Комсомол” күле пляжлары эшләде. “Изумрудное”, “Кече Аккош күле”, Җиңү паркындагы күл, “Зур Зәңгәр күл”, “Күҗәмәт” сулыгы, фәкать, ял итү өчен генә каралган.

– Башкалада узган җәйдә пляжларда һәм ял оештырылган урыннарда коткаручылар 29 кешенең, шул исәптән 7 баланың, гомерен саклап калды. Сулыкларның оештырылмаган-каралмаган урыннарында 4 кеше (1 бала) батып үлде. Бу сан узган елгыдан 2 мәртәбәгә кимрәк. Батып үлүчеләрнең икесе суга исерек хәлдә кергән булган, – диде шәһәр Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кечкенә балаларны сулыклар буйларында гел күзәтеп торырга чакыра. Чөнки, сабый елгага егылып яки суга кереп китеп, батып үләргә мөмкин. Кызганыч, монысында да ата-анасы сабыйны игътибарсыз калдырган, нәтиҗәсе аяныч – бала суга батып үлгән.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе пляжларга оештырган рейдларда җәмәгать тәртибен бозуның 23 очрагын ачыкланган.

Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– “Казан – су өстендәге шәһәр” планын гамәлгә ашыру барышында пляждагы ял һәм инфраструктура киләсе елга тагын да яхшырыр. Бу зур проект, ул җитди әзерлек таләп итә. Без әлеге эшне инде башкарабыз. Коткаручыларга минем рәхмәт сүзләремне җиткерегез. 29 гомер коткарылды, шул исәптән балалар. Алар бүген мәктәпкә укырга китте һәм яшәүләрен дәвам итәләр. Коткаручылар үзләре белән гомерләре буена горурлана алалар, – диде башкала мэры Илсур Метшин.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading