Беркөнне телефоным шалтырады, сыйныфташым Сөмбелә шалтырата икән. Син китаплар яратасың бит, бездә шундый яхшы китаплар бар.
Яшьләргә хәзер кирәк түгел инде алар. Ташларга кызганыч. Сиңа кирәк булса, хәзер китерәм, диде. Мин рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем, машинасының багажнигына катыргы әрҗәләргә пөхтәләп төяп китереп тә җиткерде.
Чүплеккә китәргә тиешле китапларны ничек коткарганнар?
Мәктәп китапханәсе сериясеннән чыккан яшел катыргы тышлы бер өем затлы китаплар. Никадәр хәзинә, бетмәс байлык! Тукай Җәлил, Такташ, Хәсән Туфан һәм башка бик күп классикларның, әдәбиятыбызның йөзек кашларының үлемсез әсәрләре. Байлык дими ни дисең аларны. Безнең бала чакта, яшьлек чорында мондый китаплар булса, төн йокыларыбызны калдырып укыган булыр идек.
Әйтик, Гаяз Исхакыйны. Мин аны олы әдип буларак күптән түгел генә ачтым. «Мөхәммәдия»дә татар әдәбиятын кабат укый башлагач. Китабын да озак эзләп кенә көчкә таптым. Ә менә классташымның юмарт бүләге арасында әлеге бик оста психолог әдип китабын да күргәч, ничек сөенгәнемне белгертергә сүзләр җитми. Хәер барысына да бик сөендем, Сөмбеләне, зур рәхмәт әйтеп үзебезнең «Шәһри Казан» газетасына яздырдым.
Бу байлык миңа урау юллар аша килгән икән. Классташымның бер туганы Казанның бер мәктәбендә китапханәдә эшләгән. Нинидидер сәбәп белән мәктәп ябылгач, чүплеккә ташларга җыенган киталарны өенә алып кайткан. Ә ул бакыйлыкка күчкәч, билгеле инде, кабат китаплар арткан, кирәксезгә әйләнгән. Менә шул чакта Сөмбелә минем китап корты икәнемне исенә төшергән, рәхмәт төшкере. Миңа шалтыраткан.
Мин ул китапларны тузаннарын сөртеп, киштәгә тәртипләп тезеп куйдым. Аларның кайберләре берәү генә дә түгел, берничә данә икән бит. Кайберләре бишәр-алтышар. Боларын инде китап яратучы танышларга- дусларга бирергә, аларны да сөендерергә була. Шулай иттем дә. Иң башта бер зур сумкага салып «Мөхәммәдия» китапханәсенә илттем. Шул Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафуриларны. Үзем эзләп йөреп йөдәгәч, башкалар аптырамасын дидем. Остазларым рәхмәт әйтеп, сөенеп алып калдылар.

Шундый рәхмәтне Көек гимназиясе укытучысыннан да ишеттем. Яңа гимназия булгач, аларга мондый байлык -китаплар эләкми калган. Артыкларын (алар шактый җыелды) аларга бирдем. Гимназиянең татар теле укытучысы Наилә ханым Есенбаева үзе машина белән килеп алып китте. Сентябрьдә очрашуга чакыралар. Баргач, китапларның да хәлен белеп кайтырмын дип торам.
Тагын берничәсен сабакташым партадашым Нурфия Халиковага бирдем. Бу иманлы күп балалы хаҗилар гаиләсендә (әйе, алар гаиләләре белән 5 яшьлек Ибраһимны да алып изге җиргә өмрәгә бардылар) алар тузан җыеп тик ятмаслар дип ышанам. Балаларын тагын да әдәплерәк (әдәбиятның тамырында юкка гына әдәп сүзе ятмый бит инде ) итәргә булышса, киләчәк өчен сөенер идем.

Ташланырга тиешле китапларны коткарганнар: Гаяз Исхакый, Тукай һәм Җәлил әсәрләре укучыларга таратыла
Китаплар турында сөйләгәч, университетта биш ел бергә бер төркемдә укыган Ралиф Низаметдинов та кызыгып куйды. Озак еллар Теләче район авыл хуҗалыгы идарәсенең алыштыргысыз җитәкчесе булып, вакыты бик тыгыз булса да, ул китаплар укырга ярата. Һәр кичне кырык бит укымасам, йоклый алмыйм. Инде укырга китап калмады. Кайберләрен өчәр кат укып чыктым, ди Мөхәммәд Мәһдиев шәкерте. Сабакташыма да бирдем, шоферы кереп алды. Укысын рәхәтләнеп, күңелен яктыртсын. Китап бит ул укучы кулында булырга, укылырга тиеш.
Әле китаплар тагын бар. Димәк, китап кадерен, уку тәмен белгән тагын кемнәрнедер сөендерә, рәхмәт ишетә алам. Рәхмәттән дә бигрәк алтын бәһасе булган китапларның чүплектә аунап ятмавына сөенәм. Болай да андый аяныч күренешкә шактый еш тап булабыз бит. Ә бу юлы китапларны коткардык, шөкер.
Сыйныфташым Сөмбелә Аббазова белән бергәләп. Шуңа рәхмәтләрнең иң олысы да аңа. Китаплар әле бар икәнлеген белгәч, сораучылар да бар. Аларның булуы минем Китап бәгърем, нигә юк кадерең дип язган кешенең күңелен бераз сөендерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар