16+

Татарстан елгалары туристларны “сихерләп” җибәрә

Казаннан Югары Осланга күпме вакытта барып җитеп була?

Татарстан елгалары туристларны “сихерләп” җибәрә

Казаннан Югары Осланга күпме вакытта барып җитеп була?

Татарстанда 2026 елда елга навигациясен 24 апрельдән башлап 22 ноябрьгә кадәр дәвам итү ниятләнелә.

Суда йөрү – сихәт

– Елга транспорты яңарыш кичерә. Халык, шулай ук безгә килгән туристлар елга транспортында хәрәкәтләнүгә һәм елга транспортында ял итеп йөрүгә елдан-ел күбрәк мөрәҗәгать итә. Татарстанның тарихи урыннары күп, табигате искиткеч матур, суда йөрү үзе бер сихәт. Бөек Идел елгасы буйларына Татарстан, Мари Эль, Чувашия, Түбән Новгород урнашкан. Төбәкара елга маршрутларын булдыру планда бар. Казан – Ульяновск су юлы элемтәсен гамәлгә ашыру ниятләнелә быел. Җәйге айларда су белән бәйле фестивальләр оештыру буенча да исәпләребез бар, – диде Татарстанның туристлыкны үстерү буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Көймәләрне боз куркытмый

“Татарстан Республикасы флоты” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Роман Лизалин таныштырганча, республика елгаларында 2026 елгы навигацияне 24 апрельдә Казан – Югары Ослан рейсы ача. Бу маршрутта ел әйләнәсе хәрәкәтләнү өчен һава мендәрендәге 2 берәмлек “Парма-44” судносы булдырылган.  Казаннан Югары Осланга Идел күпереннән бару 1,5 сәгать вакытны алса, көймәдә елга аша чыгу 20 минутны гына тәшкил итә. Кышкы айларда “Парма-44” боз өстеннән җилдерәчәк. Елга көймәләре 30 апрельдә Болгарга һәм Тәтешкә кузгала.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада елга рейсларын үстерүгә әһәмият бирә һәм теләктәшлек күрсәтә. Быел тизйөрешле “Метеор 2020” Казан – Чаллы маршрутында хәрәкәтләнә башлаячак. Кама Тамагы, Чистай, Алабуга, Түбән Камада тукталышлар ясалачак. Пристаньнәр яңартыла, быел 3 дебаркадер төзекләндерелә. Балык Бистәсендә дә тукталыш булдыру ихтыяҗы бар, мәсьәлә уйланыла. Нократ елгасында суднолар хәрәкәтен оештыру ниятләнелә, әлеге маршрут Чистай – Мамадыш – Нократ Аланын тоташтырачак, – диде Роман Лизалин.

Сергей Иванов өстәп әйткәнчә, Казан – Чаллы су юлына зур өметләр багланыла. “Метеор 2020” Казан – Чаллы маршрутында 1 майдан башлап атна саен җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәтләнәчәк.

Чистай белән Алабуга әзерлектә

Татарстанның тарихи шәһәрләреннән Чистай узган ел 113 туристик теплоходны, ә Алабуга 250 теплоходны кабул иткән. Чистай музей-тыюлыгы директоры урынбасары Земфира Хөснетдинова белән Алабуга музей-тыюлыгы директоры урынбасары Тәнзилә Агишина сөйләгәнчә, шәһәрләрнең икесендә дә туристлар өчен бай экскурсияләр оештырыла.

– Тарихи урыннарны, музейларны күргәннән соң туристларның Чистайга карата мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәрә. “Карап-танышып бетереп булмады”, дип, кабаттан килгән туристлар да шактый, – диде Земфира Хөснетдинова.

– Алабугада тукталыш ясаган теплоходлар туристларын районыбыздагы авыллардагы туристлык үзәкләренә дә алып барып киләбез. Бездә төрле милләт вәкилләре яши, аларның мәдәнияте белән таныштырабыз, – диде Тәнзилә Агишина.

Матбугат конференциясендә чыгыш ясаган җитәкчеләр һәм музей хезмәткәрләре туристлык тармагын үстерүдә “Туристлык һәм кунакчыллык”, “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектларының ярдәме зур булуын әйттеләр. Туристлар әле Чистай белән Алабугада “2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы”, шулай ук Татарстанда “2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” шигарендә үткәрелүче мәдәни чаралар вакытына да туры килергә мөмкиннәр.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading