16+

Татарстан – төзелешләрдә Идел буе федераль округында әйдаман

Республикада быелның унбер аенда 3,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Татарстан – төзелешләрдә Идел буе федераль округында әйдаман

Республикада быелның унбер аенда 3,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

– Татарстан – торак файдалануга тапшыруда Идел буе федераль округында әйдаман. Гыйнвар-октябрь күрсәткечләре буенча Россия Федерациясендә без бишенче булып барабыз. Бездән алда – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Ленинград өлкәсе. Ел ахырына сафка бастырылган торак мәйданы 3,5 миллион квадрат метрга җитәр дип уйлыйбыз, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин журналистлар белән очрашуда.

Төзелеш министрлыгы 48 федераль һәм республика программасында катнаша. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасы кысаларында быел республикада 677 ишегалды капиталь төзекләндерелде, 2026 ел планына тагын 561 ишегалды кертелгән.

– Көек бистәсенә суүткәргеч төзелде, бистә су белән тәэмин ителде. Нурлатка суүткәргеч төзелде, анда эшләр дәвам итәчәк. Җәлил бистәсендә 4 котельный сафка бастырылды. Яшел Үзәндә интернат-йорт, Казанда Фехтование үзәге яңартылды. Быел 5 мәктәп һәм 7 балалар бакчасы төзелде, күп фатирлы 911 йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде, 675 яңа лифт урнаштырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә күп фатирлы йортларга 300 лифтны планлаштырылганнан өстәмә рәвештә урнаштыру мөмкинлеге туды. Төзелешләр белән беррәттән федераль һәм республика программалары кысаларында йортларны, социаль корылмаларны, ишегалларын һәм паркларны төзекләндерү дәвам итәчәк, – диде Марат Айзатуллин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading