16+

Татарстан удмуртлары: тел, гореф-гадәтләр һәм заман — галим Алексей Арзамасов белән әңгәмә

Быел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Татарстан удмуртлары: тел, гореф-гадәтләр һәм заман — галим Алексей Арзамасов белән әңгәмә

Быел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан без Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең милли-мәдәни автономияләре белән якыннан таныштырырбыз. Удмуртлар республикада сан ягыннан дүртенче урында тора. Алар бүген дә үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, кадерләп яшиләр. Һәркемгә таныш “Бураново әбиләре” коллективы да удмурт авылыннан чыккан.

Татарстан удмуртлары автономиясен бүген танылган галим җитәкли. Ул – Россия һәм Татарстан фәннәр академиясе профессоры, филология фәннәре докторы, телләр өйрәнү буенча дәреслекләр авторы, полиглот Алексей Арзамасов. Без аның белән милли сәясәт, удмурт халкының гореф-гадәтләре һәм телне саклау мәсьәләләре турында сөйләштек.

– Удмуртларның Татарстанда автономиясе кайчан формалашты?
– 1990нчы елларда илдә милли хәрәкәтләр активлашкач, удмуртларның да милли хәрәкәте формалаша башлады. Удмуртлар Татарстанның төрле районнарында күпләп яши. Мәсәлән, Кукмара, Балтач, Баулы, Саба, Әгерҗе, Менделеевск районнарында удмурт авыллары бар. Соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча, республикада 21 меңләп удмурт яши. Россия буенча удмуртлар саны кими, ә Татарстанда күрсәткеч үзгәрмәде диярлек. Бу, әлбәттә, республика җитәкчелегенең милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеге нәтиҗәсе. Без туган телебездә аралашабыз, милли бәйрәмнәребезне үткәрәбез, моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

– Алексей, сез тумышыгыз белән кайсы яклардан?
– Мин Түбән Новгородта урыслашкан удмурт гаиләсендә туып-үстем, шуңа күрә балачакта удмурт телен белмәдем. Яшүсмер чакта гына үземнең удмурт тамырларым турында белдем. Шул вакыт телне өйрәнү теләге туды. 17 яшемдә телне үзлектән өйрәнә башладым. Бик кыен иде, чөнки удмурт телен өйрәнү өчен әсбаплар табу авыр булды. Мәктәпне тәмамлагач, Удмуртиягә укырга киттем, югары белем алдым.
Ижау шәһәрендә егерме ел яшәдем, фән өлкәсендә эшләдем. Ана телемне өйрәнү мине башка телләрне дә үзләштерергә этәрде: фин-угор һәм төрки телләр белән кызыксына башладым. Бер вакыт Казанда фәнни лаборатория җитәкләү тәкъдиме килеп иреште. Шулай итеп, Татарстанга күчендем. Быел Казанда яши башлавыма биш ел була. Татарстанда төпләнгәч, татар телен өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. 

– Татар телен өйрәнү кыен булдымы?
– Җиңел түгел. Беренчедән, авазларны дөрес әйтү авыр. Кайчак: “Сез бераз мишәрчә сөйләшәсез”, – дип тә әйтәләр. Грамматика да катлаулы, бигрәк тә фигыль системасы. Мәсәлән, Мәскәүгә эш буенча еш барам. Аэропортта: “Самолёт төшеп утырды”, – дигән игълан яңгырый. Ни өчен “төшеп утырды”? Бәлки, ул “утырып төшкәндер”? Урысча фикерләүче кешегә мондый әйтелешне аңлау җиңел түгел. Телче буларак, үзем мондый кыенлыклар аша үткәч, тизөйрәткечләр ясау идеясе туды. Хәзер телләр комиссиясе ярдәме белән биш китап дөнья күрде: удмурт, чуваш, мари телләре буенча һәм татар теле буенча ике әсбап.

– Телне өйрәнү буенча дәреслек язу өчен телнең бар кануннарын, нечкәлекләрен белү дә шарт.
– Бер яктан, шулай. Әмма татар телен өйрәнү өчен булган әсбапларның бер үзенчәлеге бар: аларның күбесен татар телле белгечләр язган. Ә минем караш читтән. Барысын да үз тәҗрибәмә таянып аңлатам. Шуңа күрә мондый дәреслекләр дә кирәк дип уйлыйм.

– Сезнең башта телләр үзара буталып бетмиме соң?
– Иң мөһиме – һәр телдә даими аралашу. Мин Мәскәүдә Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетында укытам. Ике атна Казанда, ике атна Мәскәүдә яшим. Университетта чит ил студентларына француз һәм инглиз телләрендә лекцияләр укыйм. Билгеле бер телдә фикерли башлау өчен миңа ун минут аралашу да җитә. Кайчак студентлар берьюлы берничә телдә чыгыш ясауны сорый. Монысы инде катлаулырак: алдан әзерләнергә туры килә.

– Удмуртларны көньяк һәм төньяк удмуртларга бүләләр. Татарстанда яшәүчеләр кайсы төркемгә керә?
– Татарстанда яшәүчеләр көньяк удмуртлар исәбенә керә. Безнең иң билгеле бәйрәмнәрнең берсе – Гырон Быдтон. Аның исеме “кыр эшләре тәмамлану” дигәнне аңлата, шуңа күрә ул татарларның Сабан туена охшаш. Хәзер бу бәйрәм кешеләрне берләштерү чарасына әверелде. Республика буенча удмуртлар бер урынга җыела, аралаша, фольклор җырлар башкара. Без һәр елны фольклор коллективлары катнашында концерт программасы әзерлибез. Бу – эстрада бәйрәме түгел, ә борынгы йолаларга нигезләнгән чара.

– Бу бәйрәмдә нинди йолалалар уза?
– Гырон Быдтонда ботка пешерү мәҗбүри. Фин-угор халыклары өчен ботка – ата-бабалар белән бәйләнешне символлаштыручы милли ризык. Чын бәйрәм боткасы кош-корт шулпасында пешерелә. Һәр авыл ярманы үзе сайлый. Удмуртларның күбесе православие динендә, әмма кайбер авылларда борынгы ышанулар да сакланган. Университетта укыганда без Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында борынгы йола күзәттек. Атна буе елга буенда дога укылды, ботка пешерелде, елгага көмеш тәңкәләр ташланды. Чит кешеләрне анда кертмәделәр. Бу күренеш шәһәрдән килгән студент өчен бик кызык иде.

– Удмурт мифологиясендә хатын-кыз образы аерым урын тота диләр.
– Әйе, борынгы заманда удмуртларда матриархат булган. XX гасыр башына кадәр гаиләдә иң хөрмәтле кеше – өлкән хатын-кыз, әби саналган. Мифологик образлар арасында да хатын-кызлар күп. Мәсәлән, Кояш ана – Шунды мумы.

 – Бүген удмуртлар арасында төрле дин вәкилләре дә бармы?
– Әлбәттә. Мәсәлән, Әгерҗе районындагы Сарсак-Омга авылында чиркәү бар. Авыл халкының бер өлеше православие динен тота, икенчеләре борынгы ышануларны саклый. Удмуртлар арасында мөселманнар да очрый. Катнаш удмурт-татар авылларында үскән удмуртларның күбесе татар телендә иркен сөйләшә. Башкортстанда яшәүче удмуртлар арасында исә милләтне ачык билгеләү кыен очраклар да бар. Мәсәлән, бертуганнарның берсе үзен удмурт дип санаса, икенчесе – татар дип әйтә ала.

– Телне һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен нинди эшләр алып барасыз?
– Бүген иң зур проблемаларның берсе – тел мәсьәләсе. Балалар һәм яшьләр күбрәк рус телендә аралаша. Әмма удмурт телен белмичә, чын удмурт булып булмый. Тел – милләтнең нигезе. Без төрле очрашулар, мәдәни чаралар үткәрәбез. Берничә ел инде “Мудорвай” балалар җыр фестивален оештырабыз. Районнарга барып, удмурт телендә җырлаучы, биюче талантлы балаларны сайлап алабыз. Моннан тыш, ун елга якын “Би герд” яшьләр форумы үткәрелә. Биредә катнашучылар фольклор җырлары, этно-блогерлык, проект эшләре буенча үзләрен сынап карый. Форумда бары тик удмурт телендә генә аралашу – төп шарт. Автономия эшчәнлегендә яшьләр бик актив катнаша. Оештыру эшләренең күпчелеген алар үз өстенә ала. Сөенәм, чөнки киләчәк – яшьләр кулында.  

“Эх, сез матур кызлар” удмурт җыры. Аны удмурт филологы Риф Насыйбуллин татар теленә тәрҗемә иткән.  
Быел “Гырон Быдтон” Мамадыш районында узачак. 

 




Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading