16+

Татарстанда 21 районда җылыту чоры инде башланган

Җылылык беренче чиратта хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җибәрелә.

Татарстанда 21 районда җылыту чоры инде башланган

Җылылык беренче чиратта хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җибәрелә.

Хөкүмәт йортында 23 сентябрьдә үткәрелгән брифингта республикада 2026 – 2027 еллар кышына җылыту чорына әзерлек турында сүз барды.

Илкүләм проектларның файдасы зур

– “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты белән беррәттән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында коммуналь инфраструктураны төзекләндерү буенча республика программасы да гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан ел саен 10 миллиард сум күләмендә эшләр башкарыла.

Быел федераль һәм республика программалары кысаларында финанслау 12,5 миллиард сумны тәшкил итте. Нәтиҗәдә, 168 объектта төзекләндерүләр үткәрелде, 419 чакрым инженерлык челтәрләре алмаштырылды, – диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

Котельная. Фото: ТИ

Коммуналь инфраструктураны төзекләндерү” илкүләм проекты кысаларында 2,514 миллиард сумга 17 объект яңарту кичергән, 49 чакрым искергән инженерлык челтәрләре алмаштырылган. 

– Җылыту чорында четерекле хәлләр килеп туган очраклар өчен алдан ук 160 миллион сумлык авария запасы булдырылды. 18 мобиль котельный хәстәрләнде, тагын шундый 10 котельный кайтартылачак. Җылыту чорына әзерлек эшләре республика буенча тәмамланып килә, – диде Марат Айзатуллин. 

Татарстанда 7 мең 463 социаль учреждение әзерлектә. Күп фатирлы 18 мең 239 йорт әзерлек паспорты алган, тагын 5 йортка паспорт киләсе атнада тапшырыла. Тышкы һава температурасы 5 тәүлек дәвамында 8 градустан түбән торса, җылылык бирү башлана. Республиканың 21 муниципаль берәмлегендә кышкы җылыту чорына старт бирелгән инде. 

“Профессиональ” тәнкыйтьче

– Быелның сентябрь аенда гына да 2074 мөрәҗәгать керде. Шуларның 48,2 проценты Казаннан. Торак милекчеләре ширкатьләреннән хәбәрләр күп алына. Соңгы 5 елда бер кеше Дәүләт торак инспекциясенә 1 меңнән артык мәртәбә мөрәҗәгать итте. Бөтен нәрсәне язып тора. Республика буенча күп фатирлы 903 йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Ләкин, кайбер йортларда кимчелекләр табыла. Узган ел Казанда 8 йортның түбәсе кар басымыннан ишелеп төште. 18 меңнән артык йортны тикшереп-күзәтеп бетереп булмый, торак милекчеләре үзләре дә йортларны контрольдә тотсын иде, – диде Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин.

Котельный казаннары кабызылган

“Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сөйләгәнчә, Казанны 70 процентка җылылык белән шушы җәмгыять тәэмин итә. 

– Бөгелмәдә, Зәйдә, Әгерҗедә җылылык җибәрү бу әле йортларда түзмәслек эсселек дигән сүз түгел. Йортлар җылылыкны тышкы һава температурасына карап, үзләре көйли. Җылылык беренче чиратта хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тоташтырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программасы ярдәмендә инженерлык челтәрләре яңартыла, – диде Рәүзил Хаҗиев.

Торбалар, тишелә күрмәгез

“Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов әйткәнчә, әлеге җәмгыять карамагында 126 котельный, 705 чакрым җылылык челтәрләре тора, 3 мең 386 объектка хезмәт күрсәтелә.

– Казанда инженерлык челтәрләре 58 процентка искергән. Узган җәйдә 11 чакрым торбаларны яңарттык, – диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Абдулхаков та суүткәргеч торбаларның 70 процентка тузганлыгын яшермәде. 

– Узган ел инженерлык челтәрләрендә 1 мең 234 авария килеп чыкты. Җәйге чорда канализация челтәрендәге 60 тыгылу чистартылды. Канализациягә чүпрәк-чапрак һәм башка зур әйберләрне агызып җибәрүне туктатасы иде, – диде Рөстәм Абдулхаков.
 

Кабмин. фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading