Республикада узган җәйдә 82 миллиард 200 миллион сумга юл төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылды.
Федераль программалар
– Быел юл төзү һәм төзекләндерү эшләре колачлы итеп алып барылды. “Тормыш өчен инфраструктура” федераль проекты буенча гына да республикага федераль үзәктән 14 миллиард сум бирелде. Әлеге чыганакларны кулланып 79 юл өлеше, 23 күпер яңартылды. Киләсе елга да планнар зур, шунлыктан федераль проектлар һәм программалар дәвамлы була күрсен иде, дип телибез, моңа өметләнәбез. Мәскәүдә “Транспорт атнасы” форумында катнаштык. Форумда юл хуҗалыгына цифрлы технологияләрне актив кертү, төзелгән юлларны саклау темасы калку итеп күтәрелде, – диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.
Оныклар да кайтыр әле
Муниципаль берәмлекләрдә 36 миллиард 595 миллион сумга юл төзү һәм төзекләндерү эшләре гамәлгә ашырылды. Шул исәптән, 19 фермерлык хуҗалыгына, 8 бакчачылык ширкәтенә, 6 балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерына асфальт юл төзелгән.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыллардагы юл төзелешләренә игътибар көчәйтелде. Эшләр 15 муниципаль берәмлектә алып барылды, 14 миллиард сум тотылды. Авылларга гомум исәптә 38 чакрым юл төзелде. Кайбер авыларга керә торган юлларга вак таш салынды, тора-бара аларга асфальт түшәләчәк. 380 авылның урам юллары төзекләндерелде. Юл төзелгән авыллар халкы бик нык шатлана, Татарстан Рәисенә һәм юл төзүчеләргә рәхмәтләр әйтәләр. Юл төзелгән авыллар тормышы җанланып китә, аларга кайтып йортлар төзиләр, оныклар да авылларга кайтыр. Татарстанда тагын 500 торак пунктка юллар кертәсе бар, эшләр киләсе елда дәвам итәчәк, – диде Фәрит Хәнифов.
М-7 “Волга” утлары
“Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе” федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев сөйләгәнчә, федераль трассаларның республикадагы 107,5 чакрым өлешендә төзекләндерүләр үткәрелгән. Бездәге федераль автотрассаларның 76,7 проценты нормативларга тәңгәл килә. Оренбург трактында Лаеш районындагы Сокуры авылын урап уза торган юл октябрь аенда ачылды, “урау юл” 11 чакрымны тәшкил итә.
– Федераль автотрассаларда җәяүлеләр юл кичүләре төзелә, корылмалар тирәләре төннәрен яктыртыла. М-7 “Волга” автотрассасының Казан-Чаллы участогы 2028 елга кадәр тулысынча яктыртылачак. Яктырткычлар кую эшләре 2026 елда башлана, моның өчен 280 миллион сум билгеләнде, – диде Илдар Минһаҗев.
13 мең чакрым җаваплылык
Татарстанда төбәк юлларының гомум озынлыгы 13 мең чакрымнан артык. Аларга 7 подрядчы оешма хезмәт күрсәтә.
– Махсуслаштырылган техника кышкы чордагы эш әзерлегенә китерелде. Һава шартлары кискен начарланган очракларда республикада “Буран” планы расланган. Юлларны кардан чистарту өчен предприятиеләрдән өстәмә техника җәлеп ителә. Кыш әлегә күренмәсә дә, юллар тәүлеклек күзәтчелектә. МЧС белән элемтәдә торабыз, юлларда үзебезнең метеостанцияләр дә эшли. Бозлавыкларга каршы чималлар хәстәрләнде, – диде “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов.
Казанда кар 8 “казанга” төшә
Башкалада “Тормыш өчен инфраструктура” федераль проекты ярдәмендә 12 юл өлеше төзекләндерелгән. Болак аша 2 күпер яңартылган. Краснококшайск урамында җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүе файдалануга тапшырылган.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанның 40 бистәсендә 102 юл өлеше төзекләндерелде. Кышкы чорда юлларны кардан чистартырга 577 берәмлек техника әзер, 16 яңа техника сатып алынды. Кар 8 урындагы кар эретү пунктына китереләчәк. Подрядчы оешмаларга 155 шофер һәм тракторчы, 61 эшче кирәк, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар