Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец шулай дип белдерде.
– Чынлап та мондый проблема бар. Ул бөтен Россиягә кагыла. Моны булдырмас өчен гаиләләр белән профилактика эшен көчәйтергә, психологик ярдәм күрсәтергә кирәк. Бездә аңлы ата-аналар күбрәк булыр дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан: “Аңлы әти-әниләр мәктәбе” проектында катнашучы әти-әниләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр саны арта бара. Бүген безнең проектка 800 мәгариф оешмасы, 86 мең ата-ана кушылды, бу 2023 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Монда уку түләүсез, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар