Урам башындагы беренче йортка атлавыбызны күргәч үк, күршеләре төксе генә итеп.
— Ул әби ишеген бикләп тота, шакысаң да ачмый, керә алмыйсыз! — дип шиккә төшерделәр. Ләкин юкка — Һаҗәр әбинең капкасы биктә түгел, ишеге дә, җәй җылысын җыярга диптер, киерелеп ачып куелган иде. Яшел чирәм чемченгән тук тавыклар безгә иренеп кенә юл бирделәр. Горур әтәч, монда мин хуҗа дигән сыман, тамак төбеннән «ко-ко» дигән аваз чыгарды да кызыл кабаклы күзен ялтыратып акайды.
— Һаҗәр апау-у! Син өйдәме!? — дип катырак кычкырдык ахрысы, эчтән яңгыраган тавыш та шактый саллы чыкты.
— Өйдә! Ишек ачык бит, керегез! Кем йөри анда?!
Чит кешене кертмиләр хәзер авылларда. Әбинең ачык йөз күрсәтеп түренә уздыруы уңыш иде. Менә аның сөйләгәннәре! Үзе кызык, үз кызганыч.
— Кырык ел сыер саудым, җаным! Алны-ялны белми эшләдек — күкләргә чөймәделәр. Алай гынамы — хезмәт ветераны дигән исемне дә бирмәделәр, хәтта. Ярар, анысы да узды, ялгызлык белән тормыш алып барганда андыйга игътибар итеп утырмыйсың. Кеше тәртибеннән бакчаны алып барасы килә — яшелчәләр утыртам.
Үземнән булмый инде хәзер, ике таяк белән көчкә йөрим. Ярый әле Гөлсәрвәрем белән оныкларым бар, алар алып кайта бөтен кирәк-яракны. Бер бакча бәрәңге нәрсәгә сиңа, тавыкларыңны да бетер, дип тирги кайберсе. Бәрәңге миңа гына түгел — балаларга да кирәк дим. Каткан ипиемне, калган ашымны җиргә түгә алмыйм бит инде мин!
Тавыклар да тотмасаң ятып үләргә генә кирәк. Ятарга язмасын, йөргән җирдән китеп барсаң бик бәхетле булыр идем дә бит. Ни язганын бербез дә белмибез шул. ...Һаҗәр апаның шешенеп беткән аякларына карагач ук кызгану хисе кузгала. Авыр эш авыл кешесен бетерә шул ул! Ләкин, сер бирми гомерен хезмәт белән уздырган горур авыл апасы! Кайчандыр бик чибәр булган йөзен чытмыйча җавап бирә.
— Хәзер әйбәт минем хәлем! Менә бер елны өйдә егылып яттым, ул чакта начар иде. Баш миенә кан йөгергән булган. Кызым сизенгән, телефонны алмагач күршеләргә шалтыраткан. Алар шакыганнар, ишекне төнгә бикләп ятасың бит инде, ачмагач, нидер булганын аңлап тәрәзәне алып керделәр. Тернәкләдем бит, Аллаһының рәхмәте!
Шушы рәвешле йөреп торсам бик шөкер! Гомер буе үзем таптым, үзем каптым инде мин, җаным. Берәүгә дә китереп бирмиләр, тырышмасаң яшәп булмый. Һаҗәр апа шунда туган, шунда үскән, гомеренең кояш баешын да туган авылында каршыларга җыена. Язмышы тал бишеккә салып тирбәтмәгән аны — уттан суга кертеп сынаган.
Ошбу хакта сөйләргә яратмый — кешегә нәрсәгә ул, узган-беткән инде ди. Шәйдулла исемле ире белән ун гына ел яшәп калган. Узганнар аның күңел түрендә утлы учак булып яна!
— Шәйдулла исемле бик әйбәт егеткә кияүгә чыктым мин үз вакытында. Нәселләре үк тәртипле иде. Гөрләтеп яшисе елларыбыз алда, без бик бәхетле булырга тиеш идек тә бит — Аллаһ язганны күрәсең икән! Ирем бик акыллы, юаш кына бер адәм иде. Өч ел Алман илендә хезмәт итеп кайткан егет ул!
Иремнең йортында әле тагын ике ир туганы булганга, бер түбә астында берничә ел яшәгәннән соң, киңәш-табыш иттек тә йорт җиткерергә тотындык. Ирем йөртүче булып эшләде, мин сыер саудым. Гөлсәрвәр исемле бер бала таптым, анысын да ярып алдылар. Шул балага куанып өйгә атлыгып кайта иде Шәйдулла.
— Әнкәсе, кара әле! Бигрәк матур бит безнең кызыбыз! — дип сөеп туймады. Баланы сөеп туймаган, мине яратып туймаган, тормышның чын ямен күреп туймаган килеш китеп барды ул. Нәрсә булдымы?! Үтерделәр иремне! Күрше авыл урамында исерек әтрәк-әләм ирләр кыйнаганнар. Аңлавымча, аңа капчык белән ашлыкны каядыр, кемгәдер яшерен рәвештә илтеп бирергә кушканнар.
Безнеке чын намуслы кеше — тыңламаган. Менә шуннан соң дөмбәсләгәннәр. Кара канга баткан иде, җаным! Җан җиренә тигәннәрдер инде. Ул көннәрнең авырлыгы акылга сыймаслык булып тоелды — бөтен авыл умарта күчедәй гүләде. Әзмәвердәй ир-егетне имгәтеп җанын алсыннар әле! Авыл җирендә бит әле, шаулы шәһәр булса аңлашылыр иде. Ярый инде шул килеш калмады — гаеплене мәхкәмә ясап өтермәнгә яптылар.
Теләсә ни сөйләшкәннәрдер, анысын миңа әйтмәделәр. Ничек булса да минем ирем, баламның әтисе кире кайтмый бит. Гөлсәрвәрем ятим калганда алты яшендә иде, шул гомердән әти сүзен әйтә алмады. Кызлар, кияүгә чыккач кайнаталарына авыз тутырып әти диләр, минем балама анысы да язмады. Ире белән аерыштылар. Ике баланы үзебез аякка бастырдык.
Гөлсәрвәр Казанда яши, бер заводта эшли. Шунда эшли-эшли махсус белем алды, бик тырышып алып бара тормышын. Иренең кулы алтын иде, анысын әйтер хәлем юк. Әмма, ике баласын, алма сыман хатынын ташлап хәмер яратучы хатыннарга чыгып китте. Менә ни дисең инде шуннан соң?
Балаларга тиешле акчаны да түләттермәде аңа кызым. Ахыры начар булмасын, балалар азапланмасыннар диде. Ичмасам, үз балаларына үзе белеп булышса да ярый бит инде — юк, анысын эшләмәде! Районнар буйлап качып йөрде. Оныкларым буй җиттеләр инде, Аллаһыга мең шөкер. Аларны аякка бастырганда үлә-бетә эшләдем — абзар тутырып үгезләр асрадым, аларны бер дигән итеп ашатып симерттем.
Пенсия акчама ашлык сатып ала идем! Авылның иң абруйлы сугымчыларын чакырып суйдырта идем. Эшемне чит ирләр эшләде, башкача булмый бит ул! Утынын, печәнен кайгыртасы бар. Аларга табын әзерләп ризыгын, эчемлеген куя идем дә чыгып тора идем. Авыз ерып, алар белән бергә ялгышып та ашап-эчеп утырмадым!
Берәүдән дә бер сүз әйттермәдем, горур булдым! 33 яшемдә ирдән калып үзеңне шул рәвешле тотмасаң хәзер яманатың чыга! Читләрнең җилән итәге җиле тисә дә әллә ни сөйлиләр бит. Хәзер генә ул, телевизордан теләсә нәрсә күрсәтеп адәм хурына төшәләр. Кемнән бала тапканнар дип тикшерүгә кайтып кала бөтен яшәешләре! Эшләре юк, хакимият юк, кешедән оялу юк — шуңа кыланалар. Мин сигез яшемдә әни белән кулалмаш эшли башладым. «Уфалла» арбасын беләсеңме?
Менә шул арбаны өстерәп урман авызына, яфрак җыярга менеп китә идек. Әйе, печән түгел — яфрак! Олы җәймәләрне кушып тегәсең дә алагаем зур капчыклар ясыйсың. Көзнең әбиләр чуагы дигән мәле була бит — җил исмәсә дә алдыңа яфрак коела андый вакытта. Менә шуларны ун бармак белән җыеп колачлап ала идек. Коелган яфракны да әрәм итми иде элек кеше — малына алып кайтып ашата иде.
Әнине, йортта балаларыңны карарга кеше бар дип, урман кисәргә алып киттеләр. Без бала-чага — әби белән кала идек. Әнинең юкарып беткән киез итеге эченнән чыккан аяк бармакларын хәтерлим — кып-кызыл булып туңганнар иде. Мин аларны нәни учларым белән җылытмакчы булып кагылам, сулышымны өрәм. Истә калган мәлләр күп ул. Без ил белән күрдек, барыбыз да тигез эшләдек. Гөлсәрвәрем дә кул арасына иртә керде.
Эшләп үскәннәрнең бәхете чамалы була мәллә дим инде — ир канаты астында яшәмәде бит, балакаем. Әйбәт кенә торасы иде дә бит, без дигәнчә генә бармый дөнья. Гөлсәрвәрем минем сыман ун ел яшәп калды ир дигәне белән — ул да яңадан кияү дип әйтмәде. Бер гайрәте чиккәч хатын-кызны ипләп булмый ул. Кызым үзем сыман горур!
Исерекләрне җене сөйми! Туган көннәрен шифалы су белән уздыралар — анысына куанып кына утырам. Оныкларым укып чыгып кабат тормыш өчен кирәкле белемнәрен алдылар, бәхетләре булсын! Менә мин китеп барсам читен булыр инде. Шунысы начар — кызым, күпме еллар тырышып эшләп тә фатир ала алмады, тулай торакта үстерде балакайларын. Әле дә шунда алар. Берни эшләп булмый, катлаулы дөньяларны без генә үзгәртә алмыйбыз бит.
Һаҗәр апа, сүзләремне әйтеп калыйм дигән сыман ашыкты. Гомер кырын узып баручы карчыкның тормышка үз фәлсәфәсе, үз карашы бар. Килешми торган бер сүзен дә ишетмәдек, белеп әйтә! Урам чатындагы зур өендә берүзе яшәвенә дә күнгән.
— И-и, бер ияләшкәч ние бар аның? Авыл тулган карт-карчыклар белән! Көчтән килгәнчә, үрмәләп булса да йөриләр, үз нигезләреннән кузгалмыйлар! Балаларның үз җае бит! Яшәсеннәр рәхәтләнеп! Алар миңа ризыкны, кирәк-яракны алып кайтып торалар. Ипием бетсә авыл кешеләре дә алып кайтып бирә.
Яшь чакта җир җимертеп йөгерәсең, күңелгә картлык дигәне килми дә. Аяксыз калып ике таяк белән йөрермен дип уйламаган идем! Кулыма чынаяк чокырын алам да төшереп җибәрәм. Ә ул, үч иткәндәй тимер таякка бәрелә дә чартлап ватыла! Чынаяк китекләре җыям көн аралаш. Үзе бер кызык бит, әйеме? Оныкларыма шуларны телефоннан сөйләп көлдерәм.
Һаҗәр әби, теге тимер таягына таянып берничә адым атлады.
— Үзегез генә чыгып китә белерсез әле! Мин «атларымны» җигеп тормыйм! — дип көлеп калды.
Һаҗәр әбине кулга ияләшкән әрсез тавыклары чорнап алдылар.
— Читкәрәк китегез әле, кө-өш! Авызыгызга кергән ризыгыгыз «пылт! итеп артыгыздан чыгарга тора, пычратмагыз баскыч тирәсен! Апагыз юып китте аны! Әле кайтырына тагын биш көн бар! — дигән сүзләре биек койманың теге ягына сибелде. «Кереп йөрмәгез, ишеге бикле аның!» — дигән илтифатсыз күрше, капкасын балта сабы сыярлык кына ачып, бик кызыксынып карап калды.
Фәридә Ибраһим.
Комментарийлар