16+

Татарстанда Электрон мактау тактасы: «ШК» газетасы геройлары да исемлектә

Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда республиканың төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт куйган кешеләр, шул исәптән «ШК» газетасы геройлары да бар.

Татарстанда Электрон мактау тактасы: «ШК» газетасы геройлары да исемлектә

Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда республиканың төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт куйган кешеләр, шул исәптән «ШК» газетасы геройлары да бар.

Заманча мактау тактасы кемнәр өчен булдырылган?

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырылды. Дөрес, хезмәт алдынгыларының Мактау тактасы моңа кадәр дә бар иде, тик бу юлы башкача.

Җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, җәмәгать һәм башка өлкәләрдә республиканың икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенә өлеш керткән хезмәт алдынгыларының исемнәрен таныту, олылау максатыннан барлыкка килгән заманча Электрон мактау тактасы белән бөтен дөнья халкы таныша ала, бары gordost. tatar. ru адресы аша кереп карарга гына кирәк. Анда алдынгы хезмәт кешесенең исем-фамилиясе, фотосурәте, аның хакында кыскача белешмә бирелгән. 

15 меңгә якын хезмәт алдынгысы тупланган

Әлеге Электрон мактау тактасы 5 августтан эшли башлады. Санаулы гына көн узса да, халык арасында шактый популярлашып китте. Бирегә 4,5 меңнән артык оешманың 15 меңләп хезмәт алдынгысы кертелгән. Анда укытучыларны да, тәрбиячеләрне дә, шәфкать туташларын да, табибларны да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрне дә, нефть, энергетика тармакларында хезмәт куючыларны да һәм башка һөнәр ияләрен дә күрергә була.

Сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларыннан аеруча күп гаризалар кергән. Һәр тармакка, районнарга, шәһәрләргә тиешле урыннар бирелгән.

Мактаулылар ничек сайланган?

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдергәнчә, агымдагы елның 1 маенда — Хезмәт бәйрәме көнендә республикада Электрон мактау тактасы булдыру турында Рәис Рөстәм Миңнеханов тарафыннан указга кул куелганнан соң, алдынгыларны туплау эшләре башланган.

Сайлап алуда төп ике шарт булган:

  • хезмәт стажы кимендә 3 ел булырга
  • хезмәт дисциплинасын бозмаска.

Мактау тактасында үз өлкәсендәге иң яхшы белгечләр белән беррәттән ветераннар, волонтерлар һәм остазлар да урын алган. Яшьләргә дә киң урын бирелгән.

Хезмәт алдынгыларының фотолары бер ел дәвамында сайтта торачак. Бер елдан соң исемлек яңартылачак. Бер тапкыр кертелгән кеше биш елдан соң гына кабат тәкъдим ителә ала.

Безнекеләр дә бар

Электрон мактау тактасы белән без дә танышып чыктык. Анда матбугат өлкәсендә эшләүчеләр дә бар. Шуларның берсе — Габделбәр Ризванов.

Габделбәр абый 1971 елда «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») газетасына эшкә килә. Шул көннән алып бүгенгәчә фәкать бер урында хезмәт куя. Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу — 55 ел бер газетада тугры хезмәт.

Габделбәр абый гомер буе эшләсә дә, хезмәт батырлары турында бик күп мәкаләләр язса да, мондый Мактау тактасына эләгүе беренче тапкыр икән. Дөрес, хөкүмәт тарафыннан бирелгән мактаулы исемнәре дә, дәүләт бүләкләре дә шактый. Ә менә бар дөньяга чыгуы беренче тапкыр.

— Сөендем, билгеле. Минем хезмәтемне, иҗатымны олылау дип кабул иттем. Республикада яшәүче барлык хезмәт кешесенең эшенә югары бәя бирү бу. «Татмедиа» җитәкчелегенә, коллективыма чиксез рәхмәт. Аерым рәхмәтем — шушы сайтны булдыручыларга. Бу проект озын гомерле булсын, бик күпләргә безнең кебек сөенергә язсын, — ди утызлап китап авторы Габделбәр абый.     

Доска. Фото: Лилия

«Бергәләп ирешелгән уңышлар»

Без газетабыз битләрендә өздереп гармуннарда уйнаучы Арча районының Ташкичү мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфия Мәгъсумова турында язган идек. Мактау тактасында аны да күреп алдык.

Гөлфия ханым — волонтер да. Ул хезмәттәше Тәнзилә Вәлиева белән гуманитар ярдәмнәр җыеп, егетләребезгә өй җылысы өләшеп кайта. Шул ук вакытта мохтаҗларга да ярдәм итәләр.

Гөлфия ханым авылның рухи дөньясын гына кайгыртып калмыйча, аның киләчәге турында да уйлана. Ике улын авылда калдырган ана буларак, бу мәсьәләнең әһәмиятен ул үзе дә яхшы аңлый.

— Аллаһы Тәгалә артык сөенергә дә, мактанырга да, артык хәсрәткә батарга, көенергә дә кушмый. Үземне Мактау тактасында күргәч, «Аллаһка шөкер», дип куйдым. Моны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип кабул иттем. Эшләгәнне күрә белгәч, таныгач, һәркемгә бик зур рәхмәтле. Берүзең генә әллә ниләр башкарып булмый. Без халык белән эшлибез, — ди Гөлфия ханым.

Ул 1988 елдан бирле мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. «Өммегөлсем» фольклор коллективы белән төрле җирләргә барып, чыгышлар ясыйлар.

— Бүген мин әлеге Мактау тактасында торам икән, бергә-бергә ирешелгән уңышларның нәтиҗәсе бу. Элек-электән яхшы кешеләр белән эшләдем, барчасына да рәхмәтле. Иң зур теләгем — илләр-җирләр тынычлансын, һәрбарчабыз Аллаһының яклавында, саклавында булып, сау-сәламәт гомер кичерергә язсын, — ди ул.

«Шаккаттырдыгыз»

Балтач районының Чутай авылында яшәүче Гөлзифә Нәҗипованы котлап шалтыраткач, ул башта нәрсә турында сүз барганын аңламыйча торды. Электрон мактау тактасына керүен без хәбәр иткәч кенә белде.

— Ачып карасам, исем китте. Мин бу хакта гомумән дә хәбәрдар түгел идем. Колхоз бухгалтериясеннән шалтыратып, синең фотоң кирәк, диделәр. Бер фотомны җибәрдем, нигә кирәген сорап та тормадым. Мине кем тәкъдим иткән, үземә дә зур яңалык булды. Мактау тактасына исемемне күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле мин. Гомер буе эшләгәннең әҗере дип кабул иттем, — ди Гөлзифә апа.

Ул 40 еллап колхозда эшләгән, соңгы елларда баш зоотехник вазифасын башкарган. Лаеклы ялга чыкканнан соң да өч ел хезмәт куйган.

Хәзер дә Гөлзифә апа тик утыра белми. Туку станогында келәмнәр, намазлыклар суга, төрле чараларда катнаша. Авылы турында язып, интернетка урнаштыра, җәй буе болыннардан кайтып керми, үләннәр җыеп киптерә, бакчасында төрле тәҗрибәләр үткәрә.

Сылтаманы балаларына һәм якыннарына да тараткан. Алар да әниләре өчен горурланган.

Доска. Фото: Лилия

Электрон мактау тактасында безнең якташлар

Татарстанның Электрон мактау тактасында төрле һөнәр ияләре белән беррәттән республиканың танылган хезмәт алдынгылары да урын алган.

Яруллина Эльвира Салихҗан кызы

Казанның 20 нче шәһәр поликлиникасында озак еллар участок табибы булып эшләгәннән соң, соңгы елларда бүлек мөдире-терапевт табиб вазифасын башкара.

«Ак чәчәкләр — 2022» республика бәйгесендә «Беренчел звенода иң яхшы табиб» номинациясендә «Ел табибы» премиясе лауреаты. Яшь белгечләргә остаз булып тора, оештыру сәләтенә ия. 2020 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

 

Шабакаев Артур Марат улы

Өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылып, махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераны.

Ветеран взвод командиры, пилотсыз очу аппараты операторы булып хезмәт итә. 2024 елның июль ахырында Авдеевск юнәлешендә хәрби бирем үтәгәндә каты яралана.

Махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс-2026» һөнәри осталык чемпионаты җиңүчесе, «Пилотсыз очу аппаратын сүтү һәм җыю» компетенциясендә катнашучы.

Хәйретдинова Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы

1919 елның 2 апрелендә Азнакай районының Кәкре Елга авылында туа. Күп балалы гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә.

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң орлык лабораториясендә лаборантка, соңыннан мөдир булып хезмәт куя. Район машина-трактор станциясендә секретарь-машинистка булып эшли.

1943 елның 10 гыйнварында фронтка чакырыла. 4 нче Украина фронтының танкка каршы артиллерия полкы составында санинструктор булып хезмәт итә. Киев шәһәрен азат иткәндә әсирлеккә эләгә.

Туган якларына кайткач, Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы үзе кебек үк фронтовик егеткә кияүгә чыга, кыз бала таба. Лаеклы ялга чыкканчы элеваторда хисапчы булып эшли.

«Германияне җиңгән өчен» һәм «Георгий Жуков» медальләре белән бүләкләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading