16+

Татарстанда эшкуарларга нинди ярдәм күрсәтелә? Кредиттан күргәзмәгә кадәр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм чаралары турында сүз барды.

Татарстанда эшкуарларга нинди ярдәм күрсәтелә? Кредиттан күргәзмәгә кадәр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм чаралары турында сүз барды.

Килгән зыян киметелә

— Республикада 180 мең кече һәм урта предприятие исәпләнә, аларда татарстанлыларның 40 проценты эшли. Кече предприятиеләргә, шулай ук 114 сәнәгать паркында эшчәнлек алып баручыларга ташламалы кредитлар бирелә, милек ташламалары каралган. Пилотсыз очкычлар һөҗүме сәбәпле зыян күргән эшкуарларга финанс ярдәме, салым чигерүләре билгеләнде, — диде республиканың икътисад министры урынбасары — Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

Хәрбиләр хөрмәттә

— Микрозаймнар популяр, алар еллык 1 проценттан 16 процентка кадәр ставкалар белән бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр эшкуарлык белән шөгыльләнсә, алар өчен кредит ставкасы еллык 1 процент тәшкил итә. Кече һәм урта предприятиеләргә Татарстандагы һәм Россия төбәкләрендәге күргәзмәләрдә катнашу мөмкинлеге тудырыла. Безгә күргәзмәдә катнашырга теләүләре турында мөрәҗәгать итәләр һәм күргәзмәдәге урын бәясенең 10 процентын гына түлиләр.

Кытай Халык Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге күргәзмәләрдә дә катнашырга була. Ислам банкингы белән эшләүчеләр дә шактый, — диде «Татарстан Республикасының эшкуарлыкка теләктәшлек фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директорының беренче урынбасары — «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова.

«Татарстан Республикасының гарант фонды» коммерциячел булмаган оешмасы директоры урынбасары Рәсим Усманов та махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, кече технология компанияләренә ташламалар каралганлыгын әйтте.

Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов кече һәм урта предприятиеләрне максатчан булырга, ярдәм чараларыннан файдаланырга чакырды.

«Татарстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Мария Фрундина әйткәнчә, Россиядә җитештерелгән автотранспортны, технологик җиһазларны сатып алган очракларда ташламалар гамәлдә.

Татарстанның кече һәм урта предприятиеләре үз продукциясен БДБ илләренә дә чыгара, экспорт эшчәнлегенә ярдәм күрсәтелә.

Прессуха. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading