Татарстанда телефон һәм айти-җинаятьләргә каршы тору өлкәсендәге оператив хәл бүген дә тотрыклы киеренке булып кала.
Бер караганда, статистика өмет уята: агымдагы елда мәгълүмат-коммуникация технологияләре кулланып кылынган җинаятьләр саны кими бара. Әмма икенче яктан, проблема һаман да куркыныч, республика халкыннан ел башыннан бирле 1 миллиард 517 миллион сум урланган.
– Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 227 миллион сумга кимрәк (АППГ — 1 млрд 744 млн сум), - дип сөйләде республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Юсупов .
Моннан тыш, зыянны каплау күрсәткече дә арткан: быел 45 млн сум кайтарылган, узган ел бу сан 27 млн тәшкил иткән. Димәк, уңай динамика күзәтелә. Әмма белгечләр фикеренчә, төп мәсьәлә — җинаятьчеләрнең ысуллары катлаулана һәм психологик яктан тагын да нечкәрә бара.
Пенсионерлар гына түгел: мошенниклар яшьләрне дә җиңә
Озак вакытлар айти-мошенниклык корбаннары итеп күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр күз алдына китерелде. Әмма бүгенге вәзгыять башкача. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, еш кына мошенниклар кармагына финанс яктан актив, интернет белән яхшы эш итә белгән яшь кешеләр эләгә.
Сәбәбе гади: күпләр үзләренең “финанс грамоталылыгына” артык ышана. Әмма телефон аша психологик басымга каршы торырлык эчке тотрыклылык һәркемдә дә җитәрлек түгел. Мошенниклар исә нәкъ менә кешенең курку, паника, җаваплылык хисләренә басым ясый.
Бүген иң киң таралган схемалар нинди?
Хәзерге вакытта Татарстанда түбәндәге сценарийлар иң киң таралган булып санала:
“Росфинмониторинг”, Үзәк банк, ФСБ яки полиция хезмәткәре булып шалтыратып, “акчаларыгыз Украинага күчерелә” дип куркыту; “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинет ватылган дип хәбәр итү; “Куркынычсыз счетка” акча күчерергә мәҗбүр итү; SIM-картаның гамәлдә булу вакытын “озайту” тәкъдиме; Пенсия стажы, салым, иминият, почта, товар китерүе белән бәйле шалтыратулар;
Интернет-платформалар аша инвестиция тәкъдим итү; Белдерү сайтларында сатып алу-сату вакытында фишинг-сылтамалар җибәрү.
Шунысы игътибарга лаек: мошенниклар хәзер еш кына кешене үзен үк аларга шалтыратырга мәҗбүр итә.
Яңа психологик тозак: “кодны әйтегез”
Соңгы айларда иң киң таралган сценарийларның берсе болай эшли: кешегә “домофон алыштыру”, “посылка китерү”, “поликлиникага электрон чират”, “салым хәбәрнамәсе” кебек сәбәпләр белән шалтыраталар һәм смс аша килгән кодны әйтергә күндерәләр.
Бу код күп очракта бернинди аккаунтка керү мөмкинлеге дә бирми. Әмма кеше аңында “мин кодны әйттем, димәк, минем аккаунтымны ваттылар” дигән фикер уелып кала.
Аннан соң алдарлар корбанына хәбәр килә: янәсе, “Госуслуги” аккаунтына башка төбәктән керү теркәлгән. Хәбәрдә ярдәм хезмәте номеры күрсәтелә. Кеше үзе шул номер буенча шалтырата һәм инде чын мошенниклар белән сөйләшә башлый.
Алга таба классик сценарий: “Госуслуги ярдәме” → “Үзәк банк” → “Росфинмониторинг” → “хокук саклау органнары” → “куркынычсыз счет”. Рәдис Юсупов кисәтә: дәүләт органнары мессенджерлар аша шалтыратмый, “куркынычсыз счет” дигән төшенчә бөтенләй юк.
Миллионнар югалткан кешеләр: көндәлек тормыштагы очраклар
Соңгы айларда Татарстанда теркәлгән очраклар мошенникларның психологик басымны никадәр оста куллануын күрсәтә.
66 яшьлек Казан кешесе 3 млн сумын “декларацияләү өчен” курьерга тапшырган; Чаллыда 56 яшьлек ир-ат ФСБ хезмәткәрләре булып шалтыратучыларга 4,5 млн сум күчергән; Казанда 52 яшьлек хатын-кыз “акчаны саклау” сылтавы белән 4,6 млн сумын югалткан; 71 яшьлек Чаллы кешесеннән — 11,5 млн сум; 36 яшьлек хатын-кыздан — 17,8 млн сум урланган.
Бу саннар айти-мошенниклыкның инде көнкүреш дәрәҗәсендәге проблема түгел, ә зур финанс хәвеф булуын күрсәтә.
Пенсионерларны “курьер” буларак кулланалар
Тагын бер куркыныч тенденция — мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләрне үз схемаларына ярдәмче итеп җәлеп итә башлаган. Башта пенсионер үзе үк мошенниклык корбанына әверелә. Соңыннан аңа янәсе “тикшерүдә ярдәм итәргә” тәкъдим итәләр: шәһәр буенча йөреп мошенниклар кармагына эләккән башка кешеләрдән акча җыярга кушалар. Күпләр чын күңелдән “махсус операциядә ярдәм итәм” дип уйлый. Нәтиҗәдә, үзләре дә җинаять схемасының катнашучысы булып китә. Акча еш кына яшерелгән хәлдә тапшырыла: кием арасына, аяк киеме тартмасына, сөлгегә төрелгән була.
“Инвестиция” — яңа буын кармагы Мошенниклыкның иң актив үсүче юнәлешләренең берсе — ялган инвестицияләр. Җинаятьчеләр үзләрен брокер, аналитик, эре компания белгече итеп таныштыра. Алар: мессенджерларда языша; танышу платформаларын куллана; “җиңел һәм тиз керем” вәгъдә итә; ялган инвестиция платформалары тәкъдим итә. Кеше телефоны аша “табыш үсүен” күрә, әмма акчаны кире чыгарып булмый.
Мисал өчен: Чаллыда 36 яшьлек хатын-кыз “инвестиция платформасы” аша 1,8 млн сумын югалткан; 47 яшьлек хатын-кыз — 2,6 млн сум; 43 яшьлек ир-ат — 4,8 млн сум; Түбән Камада 39 яшьлек ир-ат — 2,4 млн сум.
Бу очракларда мошенниклар профессиональ терминологияне бик оста куллана, шуңа күрә хәтта әзерлекле кешеләр дә алданырга мөмкин.
Ни өчен кешеләр һаман алдана?
"Навигатор" республика үзәгенең психологик ярдәм бүлеге башлыгы Аделя Анисимова фикеренчә, төп сәбәп — технологияләрдә түгел, ә кеше психологиясендә.
– Мошенниклар кешене куркыта, ашыктыра, ялгыз калырга куша, “дәүләт сере”н беркемгә дә әйтмәскә куша. Корбанга еш кына: “бу хакта беркемгә әйтергә ярамый”; “сез махсус операциядә катнашасыз”; “хәзер үк карар кабул итәргә кирәк” дип басым ясала, - ди Аделя Владимировна. Нәкъ менә вакыт кысанлыгы һәм курку хисе кешенең тәнкыйди фикерләвен акрынайта.
Үз-үзеңне саклау өчен “Госуслуги” порталында кредитлар рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю кую; мессенджерларда таныш булмаган кешеләрдән шалтыратуларны алмау; ике факторлы аутентификацияне активлаштыру; аккаунтларда чит сессияләрне даими тикшерү; шикле сылтамалар буенча кермәү; телефонга чит кушымталар урнаштырмау киңәш ителә. Иң мөһиме — беркайчан да телефон аша килгән шалтыратуга ышанып акча күчермәскә.
Әгәр кеше белән: * ФСБ, * полиция, * банк, * Росфинмониторинг, * Үзәк банк исеменнән сөйләшәләр икән — сөйләшүне өзәргә һәм рәсми номерлар буенча мөстәкыйль рәвештә шалтыратырга кирәк.
Комментарийлар