16+

«Алмачуар» театр фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде

18 май көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчалары арасында узган «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды.

«Алмачуар» театр фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде

18 май көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчалары арасында узган «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды.

Быел бәйгедә 130 балалар бакчасыннан һәм 55 мәктәптән барлыгы 2900дән артык бала катнашты. Район һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган бу яшь талантлар арасыннан нәтиҗәдә финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр төркеме узды. 

Тантаналы бәйрәм чарасын Татарстанның халык артистлары Фәнис Җиһаншин, Зөлфия Вәлиева һәм «Апуш» студиясе шәкертләре – Ләйлә Таишева белән Кәрим Хәлиуллин алып барды. 

Бүләкләнүче 8 театр коллективы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте. Чара бүләкләүләр белән бергә үрелеп барды. Фестивальне үстерүгә зур өлеш керткән язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр катнашучыларны сәламләп: «Соңгы елларда театр хәрәкәте бик актив, шушындый матур бәйгеләр булганда, Казан шәһәрен “театр шәһәре” дип атап була. Мондый бәһа бик зур бәя ул! Бу, чыннан да, бик көчле фестиваль. Дәвамлы булсын, уңышлар барыгызга да», – диде. 

Шулай итеп, балалар бакчалары арасында Гран-прины 346 нчы балалар бакчасының театр төркеме яулады. 1 урынга 303 нче билингваль балалар бакчасы, 2 урынга 405 нче балалар бакчасы, 150 нче балалар бакчасы, 3 нче урынга 368 нче балалар бакчасы, 308 нче балалар бакчасы, 392 нче балалар бакчасы лаек булды. 

Мәктәпләр арасында Гран-прины 33 нче гимназия яулады. 1 нче урынга Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия, 2 урынга 16 нчы татар-инглиз гимназиясе һәм 4 нче гимназия-интернаты, 3 урынга 62 нче гомуми белем мәктәбе, 20 нче гимназия, 48 нче гомуми белем мәктәбе лаек булды. Традиция буенча иң шәп спектакль куйган мәктәп һәм балалар бакчаларына акчалата бүләкләр тапшырылачак. 

Фестивальдә урыннардан тыш шулай ук номинацияләр дә билгеләнде. «Иң яхшы малай роле», «Иң яхшы кыз роле», «Ана – бөек исем!», «Тарихи җәүһәрләрне саклау» номинацияләрендә җиңүчеләрне Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов игълан итте һәм сәхнәдән Габдулла Тукайның «Театр» шигырен башкарды.

30 еллык тарихы булган «Сәйяр» фестивале хәзер «Алмачуар» дип атала. Аның болай аталуы очраклы түгел, чөнки 2024 елда Казан Мэриясе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән «Алмачуар» исеме астында шулай ук балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен драматургия конкурсы да булдырган иде. Татар театр сәнгатенә багышланган бу ике бәйге хәзер «кулга-кул тотынышып атлаячак».
«Без хәзерге вакытта күчеш чорында – «Сәйяр» фестиваленнән «Алмачуар»га күчкән вакыт. Үзгәрешләр беркайчан да җиңел генә бирелми. Безнең өчен бу адым – бик җаваплы. Төп максат – шәһәр күләмендә мөстәкыйль фестивальне саклап калу. Бер яктан әлеге фестиваль балаларны театр сәнгатенә тартса, икенче яктан (безнең өчен иң мөһиме!) телгә кызыксыну уяту. Балалар бакчалары, мәктәп җитәкчеләре, Мәгариф идарәсенә аңлап кабул итүләре өчен зур рәхмәт. Рәис каршындагы Телләр комиссиясенә бу эшнең кирәклеген аңлаганнары өчен рәхмәт! Фестиваль көнне килеп, балаларны тәбрикләгән театр әһелләренә аерым рәхмәт! Сезнең катнашуыгыз алар өчен бик мөһим!», – диде Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

2-3 урыннарга лаек булган катнашучыларны Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин бүләкләде. 
«Чыгышларны күреп шаккаттым, безгә бер дә борчыласы юк икән, алмашка менә дигән милләтпәрвәр, милләт дип янучы һәм дә телне саклаучы балалар үсеп, безнең үкчәгә басып киләләр ләбаса! Җаныбыз тыныч, мин аларга тагын да зуррак уңышлар теләп калам. Шундый фестивальләр гел булып торсын» – диде. 

1 нче урын һәм гран-при ияләрен Гүзәл Сәгыйтова һәм режиссер Айдар Җаббаров бүләкләде.
«Театр дөньясын эчтән белүче, «тураучы» кеше буларак, конкурс спектакльләрен шушындый югары дәрәҗәгә җиткергән, күп эшләгән, тир түккән остазларга, укытучыларга, студия җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәсе килә! Сез искиткеч зур эш башкарасыз, кайчакта профессональ актерлар белән дә җиңел булмый, ә сез балаларны шуның кадәр оештыргансыз, аларга театр дөньясына мәхәббәт уяткансыз, мин шәхсән сезнең алда баш иям», – диде А.Җаббаров. 

Белешмә
Казан шәһәрендә балалар татар театр коллективларының «Сәйяр» фестивале 1998 нче елдан уздырылып килә. Баштарак анда бары шәһәр мәктәпләре генә катнша. 2015 нче елдан «Сәйяр» аерым республика конкурсы буларак та оештырыла башлый. Бу зур хәрәкәткә республика шәһәр-районнарының балалар бакчалары да килеп кушыла. Казан шәһәре фестивале һәм республика фестивале икесе ике төрле бәйге булса да, 2026 елга кадәр бер исем белән яшәп килә. Быелдан буталчыклардан арыну һәм Казан шәһәре фестиваленең эшчәнлеген киңәйтү, эчтәлеген тирәнәйтү һәм аның дәрәҗәсен тагы да күтәрү максатыннан фестиваль үз эшен «Алмачуар» яшь буын театр фестивале исеме белән дәвам итә. Чара Туган телләр комиссиясе белән гамәлгә ашырыла.

Мәгълүматны Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading