Республикада быел 82,2 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашып, башкарылган эшләргә йомгак ясады, алга куелган планнар белән таныштырды.
Шикле “отчет”
– “Тормыш өчен инфраструктура” федераль проекты кысаларында һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә муниципаль берәмлекләрдә 757 участокта 36,5 миллиард сумга юл төзү-төзекләндерү эшләре алып барылды. 23 күпер төзүгә һәм төзекләндерүгә керешелде, шулардан 16 күпер инде әзер. Фермерлык хуҗалыкларына, бакчачылык ширкатьләренә, балаларның җәйге ял лагерьларына асфальт юллар сузу дәвам итә. Татарстанда әлегә 500 авылга юл кермәгән яки урамнарына юл ясалмаган, бу эшләр башкарып бетереләчәк. Актаныш районындагы Чиялек авылына юл төзелде быел. Андагы халык эш барышын видеога төшереп, безгә җибәреп торды, хәтта. Юл төзелеп беткәч, М-12 автотрассасын тапшырганнан болайрак куаныштылар. Авыллар халкы юл төзелгәнгә шатлана, чөнки ул аларның юлы, юллар авыллар тормышын җанландырып җибәрә, – диде Фәрит Хәнифов.
Ләкин, министр муниципаль берәмлекләрнең юл төзү-төзекләндерү эшләре “отчет”ларына шикләнеп каравын да яшермәде. “Станиславский әйткәнчә, ышанмыйм”, – диде Фәрит Хәнифов. Муниципаль берәмлекләр төзелмәгән юлларны “төзелде”, ә төзекләндерелмәгән юлларны “төзекләндерелде”, дип дөреслеккә туры килмәгән белешмәләр җибәреп, үзләренә зыян гына ясыйлар. Мондый “яхшы” белешмәләр юл төзү-төзекләндерү буенча федераль проектларда катнашуны катлауландыра. Булмаган юлдан барып булмый. “Чынбарлыкта ирешелгәннәрдән чыгып, алга барырга тырышырга кирәк”, – диде Фәрит Хәнифов.
Металлолом хәрәкәтләнми
“Җәмәгать транспортын үстерү” федераль проекты ярдәмендә республикада транспорт паркы яңартыла. Хәзер бездә 1426 автобус, 266 трамвай, 214 троллейбус, 22 мең 206 такси исәпләнә.
– Соңгы биш елда 600 яңа автобус сатып алынды, быел Чаллыга – 80, Түбән Камага – 15 һәм Яшел Үзәнгә 12 яңа автобус кайтартылды. Ел саен 111 яңа автобус сатып алу ниятләнелә, искергәнне яңартып бару зарур. Татарстанда шәһәрара һәм авылара автобус маршрутларына финанс ярдәме күрсәтелә, – диде Фәрит Хәнифов.
Казанга килегез дә, очып китегез
Быелның ун аенда тимер юлларда 7,23 миллион пассажир йөртелгән. Электричкаларны активлаштыру, поездларга тагын да уңайлырак вагоннар булдыру күздә тотыла. Арчада электричка станциясе янында автомобильләр куеп тору өчен зур мәйдан ясалачак. Су юлларында 367,41 пассажир йөртелгән һәм 26,24 миллион тонна йөк ташылган. Идел һәм Чулман елгаларында 52 причал урнаштырылачак. Һава транспортында 4,5 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән. “Казан” аэропортында 3нче терминал төзелеше бара. Киләсе елда “Бегишево” аэропортында очу-төшү юлы яңартылачак, аннан соң “Бөгелмә” аэропортын төзекләндерүгә керешеләчәк.
– “Казан” аэропортында 34 халыкара һәм 64 эчке авиамаршрут гамәлдә. Татарстан янында 8 төбәк, алардагы кешеләр Казанга килеп, чит илләргә оча. Дубай авиамаршрут ачканда башка шәһәрләрне түгел, ә Казанны сайлап алды, – диде Фәрит Хәнифов.
Эшнең башы – хыял
Казанда Вознесение трактын файдалануга тапшыру Мамадыш трактында транспорт ташкынын киметергә мөмкинлек бирде. Хәзер Вознесение трактыннан тәүлегенә 16-17 мең автомобиль йөри. Оренбург һәм Себер трактларына да алмаш юллар төзү проектлары әзерләнә. Себер трактындагы юл Дәрвишләр бистәсен урап узачак.
– “Салават Күпере” торак микрорайонына трамвай юлы сузу планнардан төшерелмәде. Бер заман аңа да трамвай йөри башлар. Казанның боҗра тимер юлы да барлыкка киләчәк, проектта ул 40 чакрымны тәшкил итә, – диде министр Фәрит Хәнифов, “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар