16+

Татарстанга кара каргалар кайтты: орнитолог яз турында популяр сынамышларны аңлатты

Татарстан орнитологы белән язгы миграцияләр турында сөйләштек

Татарстанга кара каргалар кайтты: орнитолог яз турында популяр сынамышларны аңлатты

Татарстан орнитологы белән язгы миграцияләр турында сөйләштек

Татарстанда язгы миграция сезонын ачучы беренче күчмә кошлар – кара каргалар кайтуы күзәтелә. Кемнәрдер гадәт буенча кошларга карап уңышны яки ташуны фаразласа, орнитолог-белгечләр монда  башка процесслар күрә. Без орнитолог София Хохлачева белән каргаларның ни өчен «шәһәрле» булып китүе, соңгы ярты гасырда аларның биологик сәгатьләре ничек үзгәрүе һәм ни өчен фән әбиләрнең сынамышларына шикләнеп каравы турында сөйләштек.

— София, социаль челтәрләрдә: “Кара каргалар кайтты - яз ишек кага” – дип язалар. Кошлар чынлап та Татарстанга кайттымы инде? Алар хәзер ни белән мәшгуль?

— Әйе, кара каргалар кайтты инде, алар үз «биләмәләрен» актив күзәтәләр. Бу алар өчен мөһим этап, чөнки алар колонияләр булып оялыйлар, ә бу урыннар дистәләгән еллар сакланырга мөмкин. Хәзер кошлар иске ояларын тикшерә, чөнки бер пар бер үк ояны берничә ел рәттән кулланырга мөмкин, алар аны һәр сезон саен яңартып кына торалар.

— Халыкта «Каргалар килсә – бер айдан кар бетә» диләр. Сез мондый «тере барометрларга» ышанасызмы?
— Беләсезме, орнитологлар сынамышларга түгел, ә төгәл мәгълүматларга таянырга өстенлек бирәләр. Кара каргалар чыннан да яз килүенең индикаторы, алар беренче кайтучы кошларның берсе, хәтта кар эри башлаганчы ук күренә башлыйлар. Ләкин кошларның кайтуы – тиз арада җылыта башлый дигән сүз түгел. Бу бары тик табигатьтә язгы процесслар башлануы турында хәбәр генә. Кошлар өчен төп этәргеч календарь түгел, ә кар эри башлау һәм һава температурасының күтәрелүе. Кошлар оя ясый башлый, шул ук вакытта ташу да башлана. Монда бәйләнеш бар, ләкин ул сихри түгел, ә климатик.

— Ә ояларның биеклеге турындагы сынамыш турында нәрсә әйтерсез? “Каргалар яңа “өйләр” ясаса, ояларын югарырак корса – корылыкка һәм эссегә, түбәнрәк урнашсалар – яңгырлы җәйгә» диләр бит.
—  Әйткәнемчә, каргалар – консерваторлар. Алар иске ояларны еллар буе кулланалар. Ояның биеклеге – җәйге һава торышына караганда, агачның биеклегенә һәм шул кош «гаиләсенең» күпьеллык традициясенә бәйле. Бу процесс халык фантазиясенә караганда күпкә гадирәк.

— Элек каргалар март уртасында кайта иде. Хәзер вакыт үзгәрдеме?
— Глобаль планда - әйе. XX гасырның икенче яртысындагы әдәбиятны карасак, анда чыннан да март уртасы күрсәтелгән. Хәзер исә кайту вакыты иртәрәккә күчүен күзәтәбез. Шул ук вакытта кошларның үз-үзләрен тоту моделе дә үзгәрә.

— Нинди мәгънәдә?
— Соңгы вакытта каргаларның кышларга калу тенденциясе барлыкка килде. Гадәттә кара карга – күчеп йөрүче кош бит, аларның каурыйлары куе түгел, шуңа күрә кыш көне аларга гади генә әйткәндә суык, өстәвенә табигый азык табу мөмкинлеге дә кими. Ләкин барыбер аларның шәһәрләрдә калуы ешая.
Мин моны үз тәрәзәмнән дә күзәттем быел: ишегалдыбызда бер пар карга кыш буена калды. Моннан тыш, алар үзләренең (бәлки үзләренеке дә түгелдер) оясына актив килеп йөрделәр. Кыш ахырына ишегалдыбызда каргалар саны сизелерлек артты.

— Дача хуҗалары һәм фермерлар өчен карга – дусмы, дошманмы?
— Ярдәмче! Алар кырларда корткычларны юк итәләр. Шул ук вакытта складлар янында тычканнарны да бик оста аулыйлар. Әле бу кошлар кимерүчеләр өчен куркыныч ерткыч булып тора.

— Кош балалары кайчан күренер?
— Гадәттә алар апрель уртасында йомырка салалар. Бала чыгару 20 көн тирәсе дәвам итә. Май аенда колонияләр тагын да җанланып китәр. Кызганычка каршы, хәзер эре колонияләр саны кими бара, шуңа күрә һәр «карга оясын» сакларга кирәк.
Иске киңәшләргә колак салырга теләүчеләр өчен: авыл хуҗалыгы календаре буенча, кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк. Ләкин безнең эксперт кисәткәнчә, термометрга карау ышанычлырак...

Залинә Гыйлаҗиева.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading