– Салым түләүченең “шәхси кабинеты” булганнарга, шулай ук Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан файдаланучыларга электрон хәбәрләр 20 сентябрьдән үк җибәрелә башлады. Калганнарга хәбәр почта аша җиткерелде. Түләргә тиешле салымы 300 сумнан кимрәк булган очракта, хәбәр җибәрелми. 2024 елның салымнарын да капларлык акча күчерелгән булса, ул очракта да хәбәр ителми. Әгәр кешеләрдә салым түләүләргә бәйле сораулар туса, күчемсез милке урнашкан җирлектәге салым инспекцияләреннән белешергә кирәк, – дип искәртте Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Россия салымнар федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Ташламалы гражданнар
Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре, контрактчылар, Росгвардиядә хезмәт итүчеләр милек салымнары түләүдә ташламалардан файдалана. Пенсионерлар һәм пенсиягә чыгу алдында торучылар һәр төрдәге милеккә салым ташламаларына хокуклы. Алар фатирның берсенә, йортның берсенә, гаражның яки машина-урынның берсенә, шулай ук 50 квадрат метрга кадәрге мәйданлы хуҗалык корылмасына салым түләми. Пенсионерларга һәм пенсиягә чыгу алдында торучыларга җир кишәрлекләренең 6 сотый өлешенә салым билгеләнми, ләкин 6 сутыйдан артып киткән өлешенә салым салына.
Керергә тиешле акчалар
Татарстанлылар быел 11,5 миллиард сум милек салымы түләргә бурычлы. Җир салымы – 1,9 миллиард сум, транспорт салымы – 5,7 миллиард сум, милек салымы – 3,9 миллиард сум. Физик затларның кеременә (НДФЛ) салым – 8,4 миллиард сум. Бу салым түләүләреннән кергән акчалар республика карамагында кала.
Банкларга салынган акчаларның процент өлешенә дә салым билгеләнә.
– Әгәр кеше 2024 ел йомгаклары буенча банктагы акчаларына 250 мең сум процент табышы алса, шуның 40 мең сум өлешенә салым түләргә тиешле була. Республикада болар – 70 мең кеше. Алардан 7,5 миллиард сум процент өчен салым түләнергә тиеш. Әлеге салымның 2,2 миллиард сумы түләнде инде. Банклар салынган акчаларга күпме процент килгәнлеге турында Федераль салым органнарына алдан ук хәбәр җиткереп тора, мәгълүматлар билгеле, – дип җавап бирде Марат Сафиуллин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына.
Бәясе 10 миллион сумнан арткан очракта, машина кыйммәтле санала, аңа өстәмә салым билгеләнә. Марат Сафиуллин әйткәнчә, республикадагы бер кеше үзенең кыйммәтле автомобиле өчен 380 мең сумлык транспорт салымы түләгән. Татарстанда бүген Россия акчаларындагы 36 миллиардер исәпләнә.
Комментарийлар