16+

Татарстанның күп башлангычлары – федераль проектларның нигезе

Республикада быел 3 миллион 175 мең квадрат метр торак төзү ниятләнелә.

Татарстанның күп башлангычлары – федераль проектларның нигезе

Республикада быел 3 миллион 175 мең квадрат метр торак төзү ниятләнелә.

Казанда 20 гыйнварда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе булды. Хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да “Россиянең мактаулы төзүчесе” дигән исем тапшырды. 

Гигант хезмәт
– Төзелеш икътисадны үстерүче локомотив булды һәм булачак. Татарстанда узган ел 3,5 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, төзелеш тармагында 1 триллион сумлык эшләр башкарылды – бу гигант хезмәт. Россиядә шәхси торак төзелеше дә актив, 2030 елга ул төзелеш күләмнәренең 25 процентын тәшкил итәчәк. Татарстанның “Безнең ишегалды” программасы һәм башка күп кенә башлангычлары федераль проектларга нигез булды. Россия Президенты Владимир Путин цифрлы технологияләрне үстерүне макста итеп куйды. Очучысыз очу аппаратлары төзелеш тармагында да кулланыла башлаячак. Татарстан төзелештә дә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта да яхшы эшли. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә дә төзү-төзекләндерү эшләрен яхшы алып барасыз, – диде федераль министр Ирек Фәйзуллин.

Җир астын оныттык
–  Төзүчеләрне елына ике мәртәбә генә мактыйбыз: коллегиядә һәм Төзүчеләр көнендә. Калган вакытта “күрсәткечләрне арттырып язмыйлармы икән” дип шикләнәбез. Чынлыкта, төзүчеләрнең хезмәте зур, республикада 5 ел рәттән 3,5 миллион квадрат метр торак төзеп тапшыруга ирешеп барабыз. Күп фатирлы йортларны, социаль биналарны төзекләндерүдә сыйфат саклансын. Цифрлы технологияләрне кулланышка актив рәвештә кертү зарур. Цифрлы аппаратлар ярдәмендә без хастаханә, мәктәп биналарының техник халәтен белеп-күзәтеп торырга тиеш. Бинаның җилләткеч каналлары төзекме? Газ җиһазларын куллануга да игътибар көчәйтелсен, кешеләр үлеме очраклары бар. Коммуналь челтәрләр турында онытыбрак җибәрдек, инде бу мәсьәләгә җитди төстә алынырга кирәк. Татарстан узган ел 48 программаны гамәлгә ашыруда катнашты. Эшләрне башкаруда теләктәшлек күрсәтүләре өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә рәхмәт! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Читтән караш
Түбән Кама районы хакимияте башлыгы Радмир Беляев үзенең чыгышын 2026 елда Түбән Кама шәһәренә 60 ел тулуын әйтеп башлады. “Федераль һәм республика программалары кысаларында узган ел күп фатирлы 90 йорт капиталь ремонтланды. Киләсе өч елда тагын күп фатирлы 178 йортны колачлыйбыз. 5 елда 401 ишегалды төзекләндерелде, эш дәвам итә”, – диде ул. 
“Татарстан Республикасының пространстволы планлаштыру институты” директоры Олег Григорьев һәм Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов төзелешләрнең фәнни нигезләмәләргә таянып алып барылуы, цифрлы технологияләрнең кулланылуы турында сөйләделәр.

Саннар һәм фактлар
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин докладында әйтелгәнчә, республикада узган ел күп фатирлы 878 йорт капиталь ремонтланган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 677 ишегалды төзекләндерелгән, 2026 ел планына 561 ишегалды кертелгән. 
– “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында 168 коммуналь корылма төзекләндерелде, 419 чакрым инженерлык челтәрләре яңартылды. Быел 3 миллион 175 мең квадрат метр торак төзеп тапшыру ниятләнелә. Бүген күп фатирлы 603 йорт төзелеше бара. Республикада 35 урында көнкүреш калдыклары өчен полигоннар төзеләчәк. Лисичанск белән Рубежное шәһәрләрендә төзелеш һәм төзекләндерү эшләрендә катнашабыз. Илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында төзелеш эшләре дәвам итәчәк, – диде Марат Айзатуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading