Рамил Мөхәммәтҗанов кара тартма эченнән “алтын балык” тоткан.
Индонезиянең Джакарта шәһәрендә 8-12 октябрьләрендә узган International Halal Chef Competition гастрономия форумы булды. Хәләл ризык әзерләүче аш-су осталары бәйгесендә Россиядән Татарстан вәкиле Рамил Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендә поварлар бәйгесе башлап җибәрергә тәкъдим иткән иде. Юныс Әхмәтҗанов исемендә Ислам илләре яшь поварларының халыкара бәйгесе тәүге мәртәбә KazanForum кысаларында оештырылды һәм чит илләр вәкилләренә бик ошады. Быелгы бәйгегә инде 18 илнең аш-су осталары килгән иде. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына караган илләр безне дә поварлар бәйгеләренә чакыра башлады. Төркиядә, Туниста узган бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап кайттык, – диде Казанның һәм Татарстанның рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Казан шәһәре Башкарма комитетының туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтүенчә, Татарстанны дөньяга поварлар да таныта.
– Халыкара бәйгеләрдә безнең поварлар Россия һәм Татарстан флаглары астында чыгыш ясый. Казанга быелның 8 аенда 3 миллион 300 мең турист килде. Чит ил кешеләре татар халык ашамлыкларыннан өчпочмакны, чәк-чәкне, гөбәдияне, өлешне, кош телен аеруча яраталар. “Кунакчыл Казан” фестиваленә быел да 85 мең кеше килде, әлеге чара җәй саен үткәрелә, – диде Дарья Санникова.
– Чит илләр кешеләре ат итеннән ясалган казылыкларны, какланган казларны да ярата. 2026 елда Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусында булачак. Без Татарстанны милли ризыкларыбыз аша да күрсәтергә тырышачакбыз, – дип өстәде Зөфәр Гаязов.
Татарстанның рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова белән шеф-повар Рөстәм Рәхимов сүзләренә караганда, поварлар арасында оештырыла торган республика конкурслары эшче һөнәрләргә игътибарны арттыра, повар һөнәренең дәрәҗәсен күтәрә.
– Индонезиядәге конкурста миңа “Кара тартма” тоттырылды, аның эчендә нәрсә барын белмисең. Ачып карагач, тартма эченә балык, дөге, кокос сөте, яшел үсемлекләр салынганлыгын күрдем. Шулардан 90 минут эчендә биш төрле ризык әзерләдем. Тырыштым инде, Россия белән Татарстан өчен җиңү теләгем гаять көчле иде, – диде шеф-повар Рамил Мөхәммәтҗанов.
Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сергей Толченов та безнең катнашучыга җан атып торган. Ун ил арасында 1нче урынны һәм алтын медальне яулаган Рамил Мөхәммәтҗановны ул да ихластан котлаган. Кара тартма эчендәге балык Рамил өчен әкияттәгедәй “алтын балык” булып әверелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар