16+

Төрмәдән чыккан кешеләргә ярдәм күрсәтелә

Татарстанда “пробация” үзәкләре эшли.

Төрмәдән чыккан кешеләргә ярдәм күрсәтелә

Татарстанда “пробация” үзәкләре эшли.

2024 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә яраклашу турында” (“О пробации в Российской Федерации”) федераль канунын өлешләп гамәлгә кертелә башлады.

Аллахвердиев кыйссасы
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге темага үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе  җитәкчесе урынбасары Эльдар Аллахвердиев гыйбрәтле  мәсәл сөйләп алды.

– Бер хәерче яр буенда балык тотып утыручыдан балык сораган. Балыкчы биргән. Хәерче икенче көнне дә сораган. Балыкчы биргән. Хәерче өченче көнне дә сораган. Монысында балыкчы инде түзмәгән, “балыкны үзең каптыр” дип, хәерчегә кармак тоттырган. Төрмәдән чыккан кешеләргә дә федераль канун нигезендә ярдәм чаралары оештырыла, ләкин, мәсәлдәге кебек аларның үзләренә дә тырышырга кирәк булачак, – диде ул.

Баш -“читлектә”, акыл – иректә
Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең тәрбия һәм социаль эшләр бүлеге җитәкчесе Алексей Веряскин сөйләгәнчә, ирекләреннән мәхрүм ителгән кешеләр җәза үтәтү учреждениеләрендә төрле хезмәтләрдә катнаша, һөнәрләргә дә укый. 
– Иреккә чыккач, җәмгыятькә ничек яраклашу турында дәресләр алып барыла. Мәшгульлек үзәкләре төрмәләргә килеп тә “Эш урыннары ярминкәсе” оештыра. Шактый кешеләр әле төрмәдә чагында ук кайсы предприятиегә эшкә барачагын тәгаенләп куя,– диде Алексей Веряскин.

Өметне өзмәгез!
Җәза срогын үтәп иреккә чыккан кешеләр эшкә урнашу, белем алу, документларын торгызу, яшәү урыны табу мәсьәләсендә УФСИНның шәһәрләрдәге һәм районнардагы бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала. Казанда Серов урамы,4а һәм Зинин урамы,7 адресларында, Түбән Камада Вахитов урамындагы 13нче йортта җәмгыятькә яраклашу (пробация) үзәкләре эшли. 

– Узган ел 300 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Федераль канун бик файдалы, ул әле гамәлгә керә генә башлады. Хәбәр таралган саен мөрәҗәгатьләр дә артачак, дип уйлыйм. Башка төбәкләрдән элек хөкемгә тартылган кешеләр Татарстанга күченеп килгән очракларда, Россия гражданнары буларак, федераль канун нигезендә аларга да эшкә урнашу һәм хокукый ярдәм күрсәтелә. “Пробация” турындагы канунны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Хөкүмәтенең эшче төркеме дә актив. Республикадагы предприятиеләр белән оешмалар төрмәдә утырып чыккан кешеләрне бернинди каршылыксыз эшкә ала, бу мәсьәләдә аңлашылмау юк. Махсус хәрби операциядә катнашкан элек хөкем ителгән булган кешеләргә дә булышабыз. Иреккә чыккач, матур итеп эшкуарлык эшчәнлеге башлаган кешеләр дә шактый. Өметне өзәргә ярамый, тормышта үз урыныңны табарга тырышырга кирәк, – диде Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең башкарма эшләр һәм пробация бүлеге җитәкчесе Олеся Шәфигуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading