Татарстан халкының 23,8 процентын өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә.
Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифинг 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көненә багышланды. Әлеге дата БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә игълан ителгән, дөньяның дистәләрчә илендә 1991 елдан билгеләп үтелә.
Йөзне дә узып китәбез
— Татарстанда озын гомерлеләр саны арта бара. Берничә ел элек йөз яшьтән өлкәнрәкләр 200 тирәсе кеше булса, быел алар — 335. Иң өлкәннәр: Ютазы районыннан Мөхтәрәм Хәертдинова, Алабуга районыннан Клавдия Пустобаева. Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге 6 мең 93 кешегә өйләренә барып, дәвамлы карау башкара. Игелекле 22 гаилә бөтенләй чит-ят булган өлкән яшьтәгеләрне үзләренең гаиләләренә алып яши. Мондый гаиләләргә рәхмәт! — диде республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Социаль яклау органнары оештырган «Өлкәннәрне карау мәктәбе» («Школа ухода») курсларында 17,3 мең кеше катнашкан. Авыллардагы 65 яшьтән өлкәнрәкләр район үзәкләрендәге дәваханәләргә диспанцер медицина тикшерүе узарга автобусларда бушлай алып барылган. Спорт корылмаларында пенсионерларга ташламалар каралган.
— Пенсионерларыбыз бик актив. Өлкән яшьтәге 150 кешенең компьютер ярышында җилкенеп утыруларын күрсәгез сез! «Балкыш» сәнгать фестивалендә 30 меңнән артык пенсионер чыгыш ясый. Быел 15 мең 229 хезмәт алдынгысы Татарстанның "Электрон Мактау тактасы«на кертелде. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә шимбә көннәрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара, — диде Эльмира Зарипова.
Казанның Мәскәү урамындагы «Үзенчәлекле осталык үзәге» бинасында 1 октябрьдә 10.00 — 13.00 сәгатьләрдә өлкәннәрнең кул эшләнмәләре күргәзмәсе була.

Автодәваханәләр авылларга йөри
Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова сөйләгәнчә, 2030 елга республикада хезмәт яшеннән өлкәнрәкләр халыкның 30 процентын тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Ел башыннан дәваханәләрдә пенсионерлар 5,9 миллион мәртәбә кабул ителгән. Гериатрия кабинетлары эшли.
— Белгечләр 5 автодәваханәдә авылларга йөри, быел 35 районда 20,3 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтелде. Медицина тикшерүләренә битараф карарга ярамый, — диде Елена Демьянова.
«Вафин», дисәләр, телефонны өзегез!
Татарстанда 1 103,682 кеше — пенсионер, аларга быелның 8 аенда 300 миллиард сум түләүләр башкарылган. Бөек Ватан сугышы ветераннарына елына бер мәртәбә 10 мең сум өстәмә акча бирелә.
— Пенсионерларның спартакиадалары оештырыла. «Спасибо интернету» Бөтенроссия конкурслары үткәрелә, Татарстан әлеге бәйгедә 2016 елдан бирле «Иң актив төбәк» исемен алып килә. Өлкәннәр мошенниклар кармагына эләкмәсен иде. «Пенсия фондыннан без, акчагызны цифрлы акчага үзгәртергә кирәк», дип шалтыратуларга, шулай ук «Вафин әйтте», дигән сүзләргә ышанмагыз.
Пенсия фонды телефон аша эш йөтми, мин, гомумән дә, шалтыратмыйм. Телефонда минем фотосурәтем килеп чыккан очракта да, акча-пенсия турындагы шалтыратуларга ышанмагыз, телефонны шунда ук өзегез, — дип кисәтте Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өлкәннәргә хөрмәт
«Россия пенсионерлары берлеге» Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина үзенең чыгышында пенсионерлар катнашындагы мәдәни, спорт чараларына теләктәшлек күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.
— Республиканың районнарында да «Өченче яшь университеты» эшли хәзер. Пенсионерлар компьютер белемнәренә, инглиз, гарәп һәм татар телләренә өйрәнәләр, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Замана пенсионерлары — актив халык. Волонтерлар булып та ярдәм итәбез, үзебез дә спартакиадалар үткәрәбез. Өйдә диванда ятарга кирәкми, хәрәкәттә булу зарур. Мин көн саен 12 мең адым хәрәкәт ясыйм. Безнең армиягә кушылыгыз! Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына әле, — диде Любовь Мишина.
Пенсия яшьләренә җитәргә һәм актив тормыш алып барырга язсын! «Шәһри Казан» газетасы да өлкәннәрне котлый, бергә булыйк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар