16+

Традицияне саклап, рухны ныгытып: “Туган Батыр” уктан ату юбилей турниры узды

Алабуга шәһәрлеге территориясендә традицион “Туган батыр” җәяле уктан ату буенча V Бөтенроссия турниры узды.

Традицияне саклап, рухны ныгытып: “Туган Батыр” уктан ату юбилей турниры узды

Алабуга шәһәрлеге территориясендә традицион “Туган батыр” җәяле уктан ату буенча V Бөтенроссия турниры узды.

Әлеге ярыш беренче тапкыр 2022 елда үткәрелә һәм кыска вакыт эчендә традицион спорт төрләре өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсенә әверелә. Проектның төп максаты – мәдәни традицияләрне саклау һәм популярлаштыру.

Юбилей ярыш үзенең масштабы, оештырылу дәрәҗәсе, күркәм кунаклары белән сокландырды. Турнир кунакларны “Моң” квартеты, “Сорнай” фольклор ансамбле чыгышлары белән каршы алды. Коръән укучылар бәйгесендә җиңүчеләр дога укыдылар. 

Ярышны Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны сәламләде һәм шушы күркәм бәйрәмгә җыелганнары өчен рәхмәт сүзләре белдерде. “Бу традицияне югалтмыйбыз, киләчәктә дә шулай матур итеп, гөрләп “Туган батыр” үтсен!” - диде ул.                                Татарстан мөфтиятенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләрен җиткерде һәм чараның әһәмиятен исбатлап китте: 

-  Уктан ату пәйгамбәребез сөннәтедер. Ә сөннәт – изге Коръән Кәримнән соң Ислам диненең бөек нигезләреннән санала. Ул хак юл. Бу бишенче тапкыр Алабуга җирендә оештырылган күркәм, ошбу чара да пәйгамбәребезнең сөннәтен торгызуда бер күренештер. Шушы уеннар мөбәрәк булсын иде, - диде ул.   

Программада һөнәрләр ярминкәсе, Болгар цивилизациясе тарихы белән танышу, ачык утта әзерләнгән ризыклардан сыйлану. Килгән кунаклар өчен кызыклы мастер-класслар оештырылды: теләгән һәрбер кеше савыт-сабада рәсем төшереп карады, төрле шифалы үләннәрдән чәйләр ясады, балчыктан савыт-саба формалаштырырга өйрәнде (липить посуду из глины). Аерым мәйданчыкта махсус хәрби операцияда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрелде. Сәүдә рәтләрендә татар символикасы төшерелгән савыт-саба, киемнәр, аксессуарлар тәкъдим ителде.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та чарада катнашты:

- Нинди матур көн һәм нинди тарихи урын! Ярышның географиясе, катнашучылар саны, эчтәлеге арта. Без көчле, рухлы булырга тиеш. Уктан ату бу сыйфатларны арттыра, - диде ул. Шулай ук Казанда озакламый заманча уктан ату үзәге ачылу турында хәбәр итте. 

Быел турнирның географиясе Татарстан, Башкортстан, Әстерхан, Дагыстан, Самара өлкәләрен, шулай ук Төркия, Үзбәкстан, Казахстаннан да катнашучыларны җыйган. Чараның масштабы елдан-ел киңәя. Ә ярышның тарихи урында узуы аерым әһәмияткә ия. Монда Х гасырның уникаль объекты – Болгар мәчетенең сакланып калган өлеше урнашкан. 

Турнирга килгәндә, олылар өчен ярышлар җиде этаптан торды: алар “Аҗдаһа” мишененә, тезләнеп, 3-D, бойницадан атулар, классик торыш (классическая стойка), тизлеккә ату һәм Джамбы. Балалар да үз көчләрен сынап карый алды. Алар өчен дүрт этап әзерләнгән иде – классик торыш, тизлеккә ату, тезләнеп ату һәм “Аҗдаһа” этабы. Юбилей турнирда 16 яшьтән өлкән ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнашты. Катнашучыларның үз традицион җәясе, уклары, шулай ук тарихи милли костюмы булу мәҗбүри шарт булып торды. 

 “Туган Батыр” проектына нигез салучы Радик Абдрахманов бәйрәмне үткәрергә ярдәм итүчеләргә, традицияне саклап калганнары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Шулай ук ул Татарстан “Диснейленды” ачу максаты турында сөйләде:

-  Безнең төп максатыбыз – Туганленд төзү. Ул бөтен җирдән кешеләр җыючы урын, дөньякүләм популярлыкка ия булачак Диснейленд.

Радик Абдрахманов Туган батыр проектының идеясе каян барлыкка килгәне турында сөйләде. Әлеге персонаж балаларга аңлаешлы һәм якын герой тәкъдим итү теләгеннән туган. “Туган Батыр – дөнья буйлап сәяхәт итүче, төрле төбәкләрдән, илләрдән дуслар табучы буларак уйланылган. Әлеге проектның максаты – традицион кыйммәтләребезне саклау, яшь буынның үсешенә уңай йогынты ясау, бу безнең элек-электән әби-бабаларыбыздан килгән – үз ватаныңа, үз гаиләңә мәхәббәт” – диде ул. 

Чарада Татарстанның атказанган артисты моңлы тавышлы Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашты. Ул мөнәҗәт һәм «Сак-Сок» бәетен башкарды.

Ук ату ярышыннан тыш, яшь егетләр өчен милли билбау көрәше оештырылды. Борынгы мәчет нигезендә күмәк намаз укылды. 

Залинә Гыйлаҗиева 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading