16+

Транспорт салымы килмәсә нишләргә?

Салымны мөстәкыйль рәвештә дә санап чыгарырга була.

Транспорт салымы килмәсә нишләргә?

Салымны мөстәкыйль рәвештә дә санап чыгарырга була.

Көзге якта автомобиль хуҗаларына транспорт салымы килә башлый. Әмма кайчагында ЮХИДИ хезмәткәрләре аның күләмен дөрес санамаска яисә салым квитанциясен бөтенләй дә җибәрмәскә мөмкин. Бу очракта нәрсә эшләргә?
Әгәр дә сезгә квитанция килми икән, Бердәм дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетыгызны тикшереп карагыз.

Әгәр дә салым күләме анда да күрсәтелмәсә, Федераль салым хезмәтенең төбәк бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк.  Әлбәттә 1 декабрьгә кадәр дә көтәргә була. Әмма алай иткәндә машина хуҗасы салымны вакытында түли алмаска һәм моның өчен аңа пенялар өстәлүе бар. Чөнки квитанция булмау салым түләмәскә дигән сүз түгел. Автомобиль хуҗасы үзе бу процессны контрольдә тотарга тиеш. 

Салымны мөстәкыйль рәвештә дә санап чыгарырга була. Моның өчен машинаның ат көче һәм төбәктәге салым ставкасын гына белергә кирәк. Шулдай ук Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы калькулятордан файдаланырга да мөмкин. Кыйммәтле автомобильләре булучыларга затлылык өчен салым хакында да онытмаска кирәк. Машина кыйммәтрәк булган саен салымы да зуррак.

 Кайбер категория кешеләргә машина салымына ташламалар каралган. Мисал өчен, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, Советлар Союзы геройлары, Хезмәт ветераннары, аварияләр нәтиҗәсендә радиацияле нурланыш алганнар әлеге төр салымны бөтенләй дә түләмәскә мөмкин. Шулай ук кайбер төбәкләрдә җирле хакимият карары нигезендә, машина салымын түләмәүче категорияләр киңәйтелә ала. Әлеге исемлектә күп балалы гаиләләр, балаларын ялгыз тәрбияләүчеләр, пенсионерлар, инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр, электромобиль һәм газ белән эшли торган машина хуҗалары булуы ихтимал. 

Налог. Фото: ТИ

Катализатор салдырган өчен штраф?

Автосервисларда катализаторны алган очракта автомобильнең динамикасы яхшырачак, ягулык та азрак китәчәк, дип ышандыралар. Әмма берәү дә моның өчен сезгә штраф каралганы хакында әйтми.  Күпчелек автосервислар катализаторны салдыру һәм аны сатып алу буенча хезмәтләр тәкъдим итә. Автомобиль хуҗасы моннан файда гына ала төсле. Тик бу мөһим детальнең атмосферага зарарлы кисәкчекләрне чыгару күләмен киметү өчен җавап бирүен һәм машинага «Тәгәрмәчле транспорт чаралары турында» техник регламентында күрсәтелгән экологик таләпләргә туры килер өчен кирәк икәнне онытмаска кирәк.

Катализаторның бәясе шактый югары, чөнки составында платина, палладий, родий кебек кыйммәтле металлар бар. Шуңа да сервиста эшләүчеләр бу җиһаз өчен берничә мең акча бирергә риза да. Әмма ул акчага кызыгып кына катализаторны сатуның мәгънәсе бармы? Әлбәттә юк. Чөнки аны салдыру машинаның конструкциясен үзгәртү дип санала. Моның өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

Шулай ук катализаторсыз машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре учетка куймаячак. Техник күзәтү дә узып булмый. Техник күзәтү узганда машинаның агулы газлар чыгару дәрәҗәсен дә карыйлар. Ә катализатор булмаса машина хуҗасы диагностика картасыннан колак кагачак дигән сүз.  ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый машинаны юлда туктатса да мәҗүбүри рәвештә техник күзәтү узарга җибәрергә хокуклы икәнен онытмагыз. 

Налог. Фото: ТИ

Парковкада машинаны номерсыз калдырырга ярыймы?

Кайбер машина йөртүчеләр парковкада автомобильләренең номерларын алып куя. Бу законга каршы килмиме дип кызыксынучылар бар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Михаил Черников билгеләп үткәнчә, механик транспорт чараларына (мопедлардан, трамвайлардан һәм троллейбуслардан тыш) дәүләт теркәү тамгалары урнаштырылырга тиеш.
Бу кагыйдә хәрәкәттә булган транспортларга гына түгел, юл кырыена туктаганнарга да кагыла. Чөнки алар да юл хәрәкәтендә ктанаша дип исәпләнә. 

Штрафка килгәндә, аны номерсыз йөргән машиналарга гына сугарга мөмкиннәр. Бу очракта штрафның күләме 5 мең сум тәшкил итәчәк яисә транспорт белән идарә итүче машина йөртү таныклыгыннан 1 айдан 3 айга кадәр колак кагачак. Шулай итеп, машина хәрәкәтләнмәгән очракта автомобиль хуҗасын җаваплылыкка тарту каралмаган, ди Михаил Черников. 

Әлеге мөмкинлектән файдаланып, күп кенә машина хуҗалары парковкаларда түләмәс өчен автомобильләрне номерсыз калдыра. Мәскәүдә мондый лайфхак яратучыларга җаен тапканнар. Автомобильләрне эвакуациялиләр икән. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге гамәлне машиналарның кайберләре урланган яисә җинаятькә бәйле булуы бар, дип аңлата. Шуңа да парковкаларда машиналарыгызны номерсыз калдырмагыз дип киңәш итә белгечләр. 

Налог. Фото: ТИ

Автомобиль салонында тәмсез исне ничек бетерергә?

Тотылган автомобиль сатып алганда салонда тәмәке исе килү очраклары да була. Бу истән ничек котылырга?
Дөресен генә әйткәндә, бу җиңел эш түгел, ди белгечләр. Иң элек салондагы фильтрны алыштырырга кирәк. Тәмәке төпчеге сала торган бөтен савытларны да сабынлап юарга киңәш ителә.  Аяк астына салына торган резин коврикларны кайнар су һәм сыек сабын белән юыгыз. Моның өчен кер юа торган порошок яисә савыт-саба юа торган сыеклык та бара.  Машинаның утыргычларындагы ис һәм тузанны бетерү өчен аш серкәсе салынган суда чылатылган чүпрәк кулланырга була. 

Әгәр дә салон натураль күннән эшләнелгән икән, ул вакытта күп аяк киемнәре өчен булган спрейны файдаланырга мөмкин. Аннан соң утыргычларны коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Машинада тәмәке тартканда иң катысы түшәм зыян күрә. Аны агарту өчен составында этил спирты булган дезинфекция сыеклыгын файдаланрыга мөмкин. Шул сыекчаны сиптерергә һәм юеш салфеткалар белән сөртеп алырга. Моны берничә тапкыр, салфеткалар агарганчы эшләргә була. 

Ковролиннарны сода белән чистарту ысулы бар. Аннан соң идәнне яхшылап тузан сурыткыч белән суыртырга һәм аяк киемнәре өчен булган үтәкүренмәле спрей сиптерергә кирәк. Аның составындагы углеводородлы һәм нутраль майлардан торган матдә тукымаларга үтеп кереп, су үткәрми торган итәчәк. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading