16+

Туристлык базары: ясалма интеллект сәфәрләрне ничек үзгәртә?

Бүген сәфәр өчен төрле кызыклы турлар эзләү бернинди проблема да тудырмый. Хәтта ки, бу өлкәдә мәгълүматның артык булуы комачаулый да башлый.

Туристлык базары: ясалма интеллект сәфәрләрне ничек үзгәртә?

Бүген сәфәр өчен төрле кызыклы турлар эзләү бернинди проблема да тудырмый. Хәтта ки, бу өлкәдә мәгълүматның артык булуы комачаулый да башлый.

Ясалма интеллект туристларга сәяхәт планлаштырырга ничек ярдәм итә?

Кулланучыга күбрәк вариантлар тәкъдим итү генә түгел, ә аның сыйфатлы булуы мөһим. Мәсәлән, тур сатып алучыга дистәләгән чыганак аша алынган мәгълүматны бәяләү, бәяләрне, рейтингларны, бәяләмәләрне чагыштыру һәм актуаль вариантларны күрсәтү дә кирәк. Шуңа да эзләү алгоритмнары гади агрегатор булудан туктый. Әнә шулай ясалма интеллект акрынлап туристлык инфраструктурасының бер өлешенә әверелә бара.

  • Ясалма интеллект алгоритмнары бер үк объект турындагы мәгълүматларны бергә берләштерә, тарифларны анализлый һәм конкрет сәяхәтче мәнфәгатьләрен исәпкә алып, иң отышлы тәкъдимнәрне автомат рәвештә аерып чыгара. ИИ бу очракта компаниянең эчке процессларын көйли:  мәгълүматлар туплый, аналитика алып бара.

Туризм. Фото: Татар Информ

Шул ук вакытта бүген гади туристның да, эшлекле сәфәрләргә еш чыгучының да, хәтта гап-гади кулланучының да тәҗрибәсе зур. Соңгы 20 ел эчендә турист үзе мөстәкыйль рәвештә билет һәм кунакханә эзләү, дистәләгән вариантларны чагыштыру һәм йөзләгән бәяләмәне укып чыгарга өйрәнде инде. ИИ исә тагы да бу эшләрне кыскарта. Даталар сайларга, дистәләгән кунакханә карточкаларын өйрәнергә, гомумән, кулланучының теләкләрен гади тел белән генә тасвирлый алачак. Алга таба ясалма интеллект мөстәкыйль рәвештә клиентны урнаштыруны, ресторан-экскурсияләрне тәкъдим итү, броньлау буенча да эшләячәк.

Турлар, билетлар һәм кунакханәләрне сайлауда ИИ мөмкинлекләре

Бу юлга чыгучының беркадәр мәшәкате кими дигән сүз. Тик без моңа ышанып кына юлга чыгып китәргә әзерме соң? Кешенең шәхси мәгълүматлары, документлары белән эш итүне роботка гына ышанып тапшыра алабызмы?  Туроператорлар ассоциациясе бәяләве буенча, ясалма интеллект кертү белән бәйле масштаблы үзгәрешләр туристлык компанияләренең эчке процессларын үзгәртүгә китерәчәк. Нейрочелтәрләр туризм буенча зур мәгълүматларны анализлау гына түгел, әлеге юнәлештә бухгалтерия һәм юридик бүлекчәләрнең эшен тизләтергә ярдәм итәчәк, диләр. Әмма уртак карарга килү, клиент белән аралашу элеккечә кала. Шуңа да бөтен нәрсәне ИИ гына хәл итә, без аңа таянабыз дип әйтә алмыйбыз.

Туризм. Фото: Татар Информ

  • Һәр эштә тәҗрибәле белгечләр-менеджер кирәк булачак. Аннан соң туристларның да төрле чат-ботларга ышанычы әлегә үсмәгән һәм алар элеккечә тере аралашуны өстен күрә, дип билгели аналитиклар. ИИның эшчәнлеген төрлечә бәяләргә була. Ул уйлап чыгарылган фактларны яки искергән мәгълүматларны да бирә ала. Нәкъ менә шуңа күрә экспертлар ИИны идеяләр һәм башлангыч маршрутлар өчен яхшы корал дип атый, ләкин аны сәфәрләрне планлаштырганда бердәнбер мәгълүмат чыганагы буларак кулланырга киңәш итмиләр.

Ясалма интеллект һәм туристларның шәхси мәгълүматлары: куркынычсызлык мәсьәләсе

Бигрәк тә виза таләпләре, керү кагыйдәләре, транспорт расписаниесе һәм логистика белән бәйле хаталар куркыныч. Нейрочелтәрләр туристларга күптән ябык аэропортлар аша очарга киңәш иткән, булмаган истәлекле урыннар уйлап тапкан, виза кагыйдәләре белән ялгышкан һәм юлда төрле мөмкин булмаган маршрутлар төзегән мисаллар бар инде.

  • Клиентка бер төрле фотосурәт күрсәтә, чынлыкта анда бөтенләй башка урын була. Шулай итеп сәяхәтче бөтенләй башка кунакханәгә килә. Бу шулай ук үзара конфликтларга, бюджетның юкка сарыф ителүенә һәм брендка ышанычны югалтуга китерергә мөмкин. Юридик җаваплылык барлыгын да онытмаска кирәк.  Шуңа да тәҗрибә һәм профессионалларның киңәшләре актуальлеген югалтмаячак.

Туризм. Фото: Татар Информ

Киләчәк туризмы: ИИ һәм профессиональ менеджер хезмәттәшлеге

Ясалма интеллектның көчле үсешенә карамастан кеше факторы беренче урында кала. Туроператорларның дистәләгән тәкъдимнәре арасыннан иң оптималь вариантны сайлап алуы, клиентның шәхси теләкләре белән исәпләшүе, отышлы тарифлар табу, яхшы очышлар оештыруы беренче урында кала. Нәкъ менә монда универсаль нейрочелтәрләр әлегә көчсез булып чыга. Көтелмәгән хәлләр дә була, чөнки һава юллары да, җирле транспорт чаралары да төрлечә хәрәкәт итәргә мөмкин. 

Зифа Шәйдуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading