16+

Укырга-белешергә иренгән кешенең акчасын күбрәк “талыйлар”

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.

Укырга-белешергә иренгән кешенең акчасын күбрәк “талыйлар”

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 1983 елда 15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне, дип игълан ителгән. 

Вакыйга 1962 елда АКШ конгрессында чыгыш ясаган Джон Кеннедига барып тоташа. Ул:”Кулланучы мәгълүматка, иминлеккә, сайлап алуга, үзенең сүзен ишеттерүгә хокуклы”, – дигән. 1960 елда Халыкара кулланучылар оешмасы булдырылган. РСФСР Верховный Советы 1992 елда “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы канун кабул иткән. 

– Быелгы дата “Имин товарлар, кулланучылар ышанычы” шигарендә уза. 33 төркемдәге товарларга цифрлы маркировка кертелде. “Честный знак” сервисына тәкъдимнәрне әйтеп була. Узган ел безнең идарә адресына 17,5 мең мөрәҗәгать керде, зыян күргән кулланучыларга 110 миллион сум түләттерелде. Эш башкаручыларның телефонына алдан ук өлешчә акча күчермәгез. Килешү төзегез, әзер килешүләрдәге текстны ашыкмыйча укып чыгыгыз, эшкуар яки фирма турындагы мәгълүматларны салым органнары сайтларыннан карагыз. Укырга-белешергә иренгән кешенең акчасын күбрәк “талыйлар”, – диде

“Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. 

“Роспотребнадзор” сайтындагы хәбәрләр белән танышып бару зарур, чөнки мәгълүматлы булу – алданулардан саклый.

– Базарларда товар күрсәткече булмаган продукцияне сатып алырга ашыкмагыз. Федераль сәүдә челтәрләрендәге азык-төлек продукциясе язуларын да игътибар белән укыгыз. Татарстанда узган ел кибетләрдә азык-төлекнең 10 процентында кимчелекләр ачыкланды. Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән продукция сатудан читләштерелде. Мәктәпләрдә укучылар катнашында кулланучылар хокуклары темасына олимпиадалар оештырабыз, – диде Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

– Судларда кулланучылар хокукларын яклап катнашабыз, моның өчен түләү алынмый. Узган ел кулланучыларга 1440 белешмә-ярдәм күрсәтелде, – диде Россия “Кулланучылар хокукларын яклау” җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Юлия Нигъмәтуллина. 

“Роспотребнадзор”ның белешмә үзәгенең бердәм телефоны: 8 -800-555-49-43.


Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading