16+

Үткәннәрдән салынган сукмак

Үзгәртеп кору еллары безнең тормышыбызга нинди үзгәрешләр алып килде?

Үткәннәрдән салынган сукмак

Үзгәртеп кору еллары безнең тормышыбызга нинди үзгәрешләр алып килде?

Бу хакта ул чорны күргән, шул чорда яңа сулыш дулкынында йөргән кешеләр белән искә алырга булдык. Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың “Илбашы” әсәреннән өзекләр.

Җимерелү

Моннан утыз-кырык еллар элек Советлар Союзының таркалачагы, коммунистик режимның җимереләчәге турында сүз әйткән кешене шундук зинданга ябып куярлар яки юләрләр йортына олактырырлар иде. Коммунизмга ихлас ышанган кеше өчен бу җимерелеш – фаҗига. Гомерең буе парторг, райком секретаре, обком секретаре, комиссар булып, ертыла-ертыла кычкырып, утны-суларны кичеп, коммунизм идеясе өчен кан коеп, гөнаһсыз җаннарны кыеп та, бер сәгать эчендә синең хыялың, киләчәккә өметең юкка чыксын әле! Моннан да олы бәхетсезлекнең булуы мөмкинме? Карьера өчен генә коммунист булып, коммунизм идеяләренә ышанмыйча гына партиягә кереп өскә үрләгәннәрнең бу җимерелешкә әллә ни исе китмәде бугай. Алар партбилетларын тиз генә сандык төбенә яшереп, тагын да шул төшемле урыннарга кереп оялады. Үзгәртеп кору (халык арасында бу гамәлне «үзгәртеп кыру» дип тә атыйлар) үзе дә өстән башланды бит. Барысы да хакимият кулында иде: реформалар ясаргамы, әллә юкмы? Карагыз сез, Кытай ничек үсә! Озакламый бу дәүләтнең нинди иҗтимагый корылышта икәнен дә аера алмабыз, шәт. Кичәге капиталистик илләрне инде «капиталистик» дип атап та булмый. Бөтен дөнья үзгәрештә. Без «капиталистик» дип атаган илләрнең иҗтимагый төзелеше отыры «социалистик»ка охшый бара. Яңартылган Союзны саклап калып була иде әле. Ләкин без ул форсатны кулдан ычкындырдык, бәс, алга таба вакыйгалар ничек алмашыныр иде икән, әйтүе кыен. Шулай килеп чыкты ки: СССРның җимерелүе социализмның һәлак булуына китерде. Ул вакытта (1991 елда) СССР Конституциясенә үзгәрешләр кертелгән иде.

19 августта ГКЧП дип аталган фетнә башланды. Имеш, бу фетнәчеләр – коммунистик режимны торгызырга алынган төркем, дигән хәбәр тараттылар. Куркыныч хәбәрләр Казанга да килеп җитте. Татар тарихына кагылган китапларны, тарихи романнарны, корректуралары әзер булуга карамастан, бастырудан туктатып, авторларына кире кайтардылар. Имеш, цензура тагын кире кайта, тиздән кулга алулар да башланачак икән. Бу комитетның гомере 18 августтан 21 августкача гына булды. Өч көнлек гомерендә дә ГКЧП бөтен Советлар Союзын куркытып өлгерде. Тик тормыш башка борылыш алды.

Салымнан социаль  ипотека

Россия Федерациясенең салым турындагы кануннарында төбәкләрнең салым салырга хокукы юк, диелгән. Минтимер Шәймиев Татарстандагы тузган торакларны бетерер өчен салым кертте. Татарстанда оешмалардан керем күләменнән бер процент салым ала башладылар. Бу акчалар җимерек торакларны бетерер өчен, соңрак социаль ипотекага юнәлдерелде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне Россия Президенты Владимир Путин кабул иткәндә, ничек итеп җимерек торакларны бетерү эшен башлаганы турында да сүз кузгалтты:

 – Владимир Владимирович, без бер генә ел эшләдек, бик күп гаиләләрне торак белән тәэмин итәргә өлгердек. Кешеләр туры мәгънәсендә тормышның иң төбендә яши иде бит, ниһаять, алар подваллардан чыкты.

Путин кунагын игътибар белән тыңлап бетерде дә:

– Хәзер Фрадков килеп җитәр. Бергәләп бу мәсьәлә турында сөйләшеп алырбыз, – диде.

Фрадков ул вакытта премьер-министр булып эшли иде. Путин белән Фрадков икесе беравыздан: “Шәп бит бу”! – диеште. Башка төбәкләрдә тиңе булмаган программа бик күпләрне тораклы итү бәхетенә ирештерде.

Тарихи һәйкәлләр

Кол Шәрифнең изге рухын, Кол Шәриф мәчетен, Кол Шәриф һәйкәлен мәңгеләштереп калдыру, Изге Болгар хәрабәләрен яңадан торгызу кирәк иде. Әгәр башта сигез манаралы Кол Шәриф мәчетен төзергә керешсәк, Шәймиев үз татарын гына кайгырта, нигә рус һәйкәлләренә игътибар итми, дип, ихтимал, буза куптарырлар иде. 1995 елда берьюлы, бер Указ нигезендә, Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын торгызу эшләре башланды. Һәм бу бик дөрес фикер булды.

Илбашыбыз Минтимер Шәймиев, ярдәмчеләре белән бергә киңәшкәннән соң, тарихи биналарны, һәйкәлләрне саклау өчен, Казан Кирмәнен музей-тыюлык итү максатын куйды. Форсаттан файдаланып, Кол Шәриф җәмигъ мәчетен дә торгызмак булды. Шушы теләк белән тиешле оешмаларга, Мәскәү, Европа белгечләренә, ИКОМОС белән ЮНЕСКОга, Венеция Хартиясенә дә мөрәҗәгать ителде. Әмма җавап-нәтиҗәләр куаныч китермәде. Борынгы биналар уртасында Кол Шәриф мәчетен корып куйсагыз, Казан Кирмәнен, музей-тыюлык буларак, ЮНЕСКО кабул итмәячәк, диделәр. Монда халыкара хокук белгечләренә дә, үзебезнең тарихчыларга да эш җитәрлек иде. Кол Шәриф мәчетен торгызып музей-тыюлык ясау өчен, бөтен зиһниятне, акыл шәрифләрен эшләтергә кирәк булды. Казан белгечләре дә, халыкара хокукчылар да әйләнеч юллар белән булса да җаен тапты, шөкер: Благовещение соборы да, Кол Шәриф мәчете дә, Сөембикә манарасы да, Кремль дә музей-тыюлык булып теркәлде.

Җимерелеп беткән, хәрабә хәленә килгән Болгарны да, Зөя утравын да торгыза алдык. Бүген бу урыннарга чит илләрдән, бөтен Россиядән халык агыла. Бу – безнең горурлыгыбыз!..

Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading