Сез ничек уйлыйсыз, ләззәтле уртак түшәкне дистә еллар дәвамында бергәләп җылытучы, тирәнгә яшерелгән серләре булуы мөмкинме?
Читтән күз салганда, бар да тәртиптә, бу гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләргә тел-теш тидерерлек түгел сыман. Нилектәндер, күз карашлары моңлы, үзара аралашуларында эчкерсезлек, җылылык җитеп бетми кебек тоела. Гаилә психологлары фикеренчә, күбесенчә ирләр үз хатыннары алдында тулаем ачылып китәргә кыймый, сайлаган парыннан ни-нәрсә теләвен яшереп калганга күрә, даими дискомфорт кичерә, үзен бәхетле кешегә санамый.
Саклык белән генә таныш-белешләрем арасында сораштыру уздырып, көчле затларның кайсыбер күңел серләрен ачтым. Язмам геройларының исемнәрен үзгәртеп, уйланырга мәҗбүр итә торган фикерләрен укучыларыма җиткерергә җөрьәт иттем. Бәлки кемгә булса да файдасы тияр, гаилә мөнәсәбәтләре җылынып китәр, дигән өметтә калам.
Сүзне әңгәмәдәшләремнең үзләренә бирик. Грейдерчы Рамилгә 36 яшь, гаилә стажы 14 ел. Яшьли сөешеп кавышкан Мөсәмирәсе белән өч кыз үстерәләр. “Хатынымнан зарлана алмыйм, көн итәргә яраклы уңган хуҗабикә ул. Бергә эшләүче дустым Хәнифләргә кунакка баргач, аның Зәлифәсенең тәмле телле булуына, ирен кеше алдында мактап, аның белән горурлануын яшермәвенә сокланып, кызыгып, хәтта көнләшеп карап тордым. Әллә минем уңай якларым юкмы? Эчмим-тартмыйм, сулга йөрмим. Холыксызланмыйм, юкка бәйләнеп, хатынымның канына тоз салмыйм. Бар тапканымны өйгә алып кайтам. Балаларымны яратам. Якыннарыма бүләкләр, чәчәкләр алып кайтып сөендерәм. Гаиләмне муллыкта яшәтәм, ел саен диңгезгә алып барып ял иттерәм. Тырышып эшләп, иркен фатир, яңа машина, дача сатып алдык. Мөсәмиргә: “Сирәк кенә булса да, синнән мактау-хуплау, рәхмәт сүзләре ишетәсем килә”, - дип әйтергә кыенсынам. Хатыным комплиментлар әйтешүне ясалма төчеләнүгә саный шул”, - дип көрсенде ул.
20 яшьлек студент егет Фирдүснең күзе төшкән гүзәл затка карата үз дәгъвасы: “Фәридә-чибәркәй белән танышуыма өч ай. Үзара мөнәсәбәтләребезнең “конфет-букет чоры” гына әле. Минем аның белән матур итеп аралашып, дуслашып йөреп, җитди мөнәсәбәтләр корырга исәп бар иде. Бер-беребезгә тәмам ияләшеп, үзара аңлашырга өйрәнгәч, холыкларыбызның бер-берсенә туры килү-килмәвен ачыклагач, мәхәббәтебезнең чынлыгына, хисләребезнең ныклыгына ышангач кына, гаилә корырга телим. Әле икебезнең дә укып бетерәсе, эшкә урнашасы бар. Кая ашыгырга? Унсигез яшьлек Фәридә, бүгеннән үк инициативаны үз кулларына алып, поезддан алдарак чабарга ашкынып тора. Кич кая барырга? Нәрсә эшләргә? Кемгә ничек киенергә? Кемгә нәрсә дияргә? кирәклеген ул гына белә, бар нәрсә дә ул кушканча гына булырга тиеш, имеш. Әйтерсең лә, мин аны түгел, ә ул мине яулап алып, тиз арада үзенеке итәсе килә. Гүзәл затның көчле ир-егетләр ролен үтәргә ашкынып торуы хәерлегәме? Аңа өйләнә калсам, башбирмәс ирдәүкә хатын көенә биюче мәхлүкка әвереләчәгемне көт тә тор! Кирәкме миңа мондый мөнәсәбәтләр?” - ди.
Әңгәмәгә 34 яшьлек электрик Вилдан кушыла: “Бөркөнне хатыным белән метродан чыгып, “Мәскәү базары” яныннан узып киттек. Моңарчы матур гына сөйләшеп килгән Ритам тынып калгач, аптырап йөзенә күтәрелеп кардым. Сөмсере коелган, авызы салынган, күзләреннән хәтәр очкыннар сибелешә. Сәбәбен сораша башлаган идем, ник дәшкәнемә үкенерлек итеп тузынды: “Чәчәк кибете яныннан узып киткәндә, хатыныңа бер букет та алып бирмәгәч, ирме соң син? - дип мыскыллады. - Әлеге кибет яныннан узганда, моңарчы да бу хакта ишарәләдем, синең исеңдә дә юк. Яратмыйсың син мине! Сөяркәң бардыр. Чәчәкләрне шуңа бүләк итәсеңдер”, - дип елап җибәрде. Хатыным турысын әйтмәгәч, мин аның нәрсәгә өметләнеп барганлыгын каян белим? Күрәзәче түгел ич мин”, - дип аптырый ир.
Ир-атларның психофизиологик үзенчәлекләре хатын-кызларныкыннан тамырдан аерылуын, аларга теләгеңне конкрет җиткерергә, йомышыңны аныклап кушарга кирәклеген белмәгәндер, күрәсең, Рита.
Үткән язда гына гаилә камытын кигән, хәрби заводта мастер булып эшләүче Сергейның үз проблемасы. “Яратып өйләнгән Настямның чиктән тыш кайгыртучанлыгыннан тәмам гарык булдым. Һәр адымымны тикшереп тора. Суларга да ирек бирми. Иртәнге ашны ашаганда, ипи кисәге белән кашыкны кулыма тоттыра. Әйтерсең, мин үзем үрелеп ала алмыйм. Чәй эчкәндә, чытыркый кәгазен сүтеп, конфетны авызыма каптыра. Киенгәндә берәр нәрсәм онытылып калмаганмы дип, кат-кат тикшерә. Көнгә әллә ничә мәртәбә эшемә шалтыратып, хәлемне сорап тинтерәтә. Эштән соңлап кайту гадәтем булмаса да, өйгә кайчан кайтып җитәсең инде? - дип аптыратып бетерә. Рульдә барганда, телефонымны тиз алмасам, бер-бер артлы СМСлар яудыра. Өйгә кайтып керүемә, чираттагы җентекле сорау алу башлана. Табигатем белән мин аз сүзле. Эштән арып кайткач, тыныч кына ял итеп, уйланып утырасым килә. Хатынның тәтелдәве – тәтелдәү, аз гына да тынып тора белми. Төпченә, сораша, юк нәрсәгә бәйләнә. Ник сөйләшмисең? Мине яратмый башладыңмы? Яман чиргә тарыдыңмы? Эшеңдә бер-бер начар хәл килеп чыктымы? – дип тинтерәтә. Нәрсә бу: чамасыз яратумы, чиксез көнләшүме? Ул ничаклы минем өчен өтеләнсә, мин шулчаклы аннан читләшә баруымны сизәм. Даими рәвештә “җентекләп тикшерү капкачы” астында булу тәмам туйдырды, хәтта өйгә кайтып керәсем килми башлады”, - дип ачынып сөйләде ул.
Бакча каравылчысы Юрий бабай телгә килде: “Минем бичәнең сөйкемле икәнлеген беләсез инде. Табигать аннан матурлыкны кызганмаган. Мариям гомер буе бизәнү-ясануга мөкиббән китте. Кисмәк юанлыгы 66 яшьлек пенсионер карчыкка, бозауныкы сыман озын, куе ясалма керфекләр ябыштыру ниемә хаҗәт? Йокыдан торуга, чәй эчмәсә эчми – косметичкасына барып ябыша. Сәгатьләр буе көзге каршысында бөтерелә. Чәчләрен әле бер, әле икенче төскә буйый. Беркөнне көнҗәләсен учламлап, ак, кызыл, яшел төсләргә буятып кайткач, көлеп үлә яздым. Әйтерсең, каршымда карт тутый кош утыра. Яшь чакта бик чибәр иде ул. Иреннәре – чия, сөрмәле күзләре – өлгергән шомырт, бит урталары алсу алма иде. Шуның кадерен белмичә, чамасыз буянды, ясанды. Миңа күпме иннек ашатканын Ходай белсен! Килолап “штукатурка” сылый торгач, бит тиресе купшаклана, кашларын, күз тирәләрен көн саен ”корым”га буягач, кашы сирәкләнде, керфекләре коелды. Табигый матурлыкка ни җитә? Чәче агарса да, акыл кермәгән бичәмә исем китә. Әйткәнне тыңламый, барыбер үзенчә кылана. Модага ияреп, килбәтсез “үрдәк авыз” ясатып кайта күрмәсен генә инде”, - дип йомгаклады сүзен.
29 яшьлек таксист Петрның имин гаилә корабын бөтен тишеккә борын тыгарга остарып беткән “теща”сы уңга-сулга чайкалдыра, кунакка килгән саен киявенең канына тоз салудан тәм таба икән. “Дүрт ел элек миңа кияүгә чыккан Ларисамның кендек җебе һаман анасына береккән. Өйдәге бөтен нәрсәне, вагына-төягенә чаклы әнисенә сөйләп бара. Хатын белән дус-тату яшибез, гаиләдә акча кытлыгы юк. Аз гына үзара сүзгә килсәк тә, каенанам шундук ажгырып кереп җитә. Үзендә булмаган акылны, акыра-бакыра миңа бирә башлый. “Әни, тынычлан, бездә бар да тәртиптә. Тавыш күтәреп мине сүгәрлек берни булмады.
Проблемалар килеп туса, хатыным белән бергәләп хәл итәрбез. Киңәш кирәк булса, үзебез сорарбыз”, - дип әйтүемне колагына да элми. Үз туксаны – туксан. Хатынымны яратам. Киләчәгемне аның белән күрәм. Сизгер күңелле сөекле бичәмне үпкәләтәсем килмәгәнгә күрә: “Үзебезнең гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә әниеңне катыштырудан тукта! Кунак булса, тыйнак булсын!” - дип катгый итеп әйтергә яхшысынмыйм”, - диде Петр.
Кадерле укучыларым, сезнең тормышта да боларга охшашлы проблемалар туып торамы? Ничек хәл итәсез? Язмамда исемнәре телгә алынган ир-егетләргә нинди киңәш бирер идегез?
Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар