16+

Үзе ашыйсы икмәкне ил амбарына тапшыручы авыл халкының тормышын күрәсез

18 мая 2025, 10:12
321
0
0
Уку өчен 4 минут

«Кеше китә, җыры кала». Шушы әсәр буенча төшерелгән күп серияле фильмны “ТНВ” каналы күрсәтә башлагач, тойгыларым белән уртаклашасым килде.

Үзе ашыйсы икмәкне ил амбарына тапшыручы авыл халкының тормышын күрәсез

«Кеше китә, җыры кала». Шушы әсәр буенча төшерелгән күп серияле фильмны “ТНВ” каналы күрсәтә башлагач, тойгыларым белән уртаклашасым килде.

Әдәбият сөючеләр бу әсәр белән повесть басылып чыккач та иң беренчеләрдән булып таныштылар. Гөберчәк авылындагы Сөнгатулла абзыйның улы Мөхәммәт Мәһдиев инде аңарчы да китап укучыларга таныш иде. Бу очракта мин, язучыны мактап, аның ирешкән уңышлары турында сөйләүне максат итеп алмадым. Мин бары тик шушы әсәр буенча куп серияле фильм төшерелеп, аны “ТНВ” каналы күрсәтә башлагач кына, күңелем хисләре, сериал калдырган тойгылар белән шушы биттәге укучыларым белән уртаклашасым килде. 

Фильм сугыш алды авыл тормышын күрсәтү белән башлана. Мин үзем сугыштан соң дөньяга килгән бала. Әмма сугыш алды һәм сугыштан соңгы авыллар әллә ни аерылмады. Күпчелеге салам түбәле, гади генә авыл өйләре. Өйләреннән дә гадирәк, беркатлырак халык. Алар шактый хәйләкәр һәм тапкыр. Колхоз тормышы. Язучы белән минем арадагы аерма ике дистә ел. Шулай булса да, әсәрдә язылган күренешләр, кешеләр, аларның уй-фикерләре миңа балачактан ук таныш. Шәяхмәт абзый ак сарык тиресеннән тегелгән тун кигән. Әнә шул тунны салкын көннәрдә әти өстемә яба иде. Туннан тирес, ипилек камыр, печән исләре килә иде. Менә аларга килен булып төшкән Васфикамал апа – Хәкимулла абыйның хәләл җефете. Гүя язучы минем әнине якыннан күреп белгән сымак, нәкъ аның образын тудырган. Шул ук җор, чалгы пәке сыман үткен тел, эшкә уңган-булганлык. Шул ук йомры аяклар һәм арт як, кара кашлар – болар шул заманның иң чибәр авыл гүзәлләре. Васфикамал апа урак урганда икешәр норма бирсә, минем әни аны өчтән дә артыграк иткән. Шәяхмәтләр килене үзе төшкән йортның матди хәлен яхшы якка үзгәртергә тели. Минем әни дә, кеше арасында ким булмасын дип, бер мунчалык бүрәнәне, җилкәсенә салып, урманнан ташый. 

Колхоз басулары, иген шаулап үсә. Тамашачылар ничек кабул итәләрдер, ә мин үзем, күз яшьләрем чыгып, балачакка кайтып китәм. Тау башында әни Борчак Хәяте белән арпа ура. Түти суда урталай ярып пешерелгән бәрәңге, бер телем каерып кискән арыш ипие, бер чеметем тоз һәм ике литрлы бидонга чәй ясап, кесәмә бер шакмак шикәр салып, юлны өйрәтә дә, мин әни янына китәм. Бәлкем, онытылган да булыр иде, әмма башаклы сабаклар урып көлтәләргә бәйләнеп, бәбкәләргә тезеп куелганнар. Камыл аяк табанын чәнчи, шуңа күрә камылсыз урынга басарга тырышып, яшь кәҗә бәтие сыман сикергәлисең. Сериалдагы Кара Чыршы авылы белән Татар Икшермәсе арасында, ул авылның Васфикамалы һәм минем әнием Әсмабикә арасында аерма юк. Ни өчен? Мин әдәбият белгече һәм тәнкыйтчесе түгел, әмма сериалга бәяне мин бик күпләргә караганда төгәлрәк, бар нечкәлеге, тәме-яме белән бирә алам, дип уйлыйм. Чөнки бу әсәрдә, белгечләр әйткәнчә, Сөнгатулла абзыйларның Гөберчәк авылы кешеләре генә түгел, монда татар, татарның ир-уллары, әни-апалары образы сурәтләнгән. Менә ни өчен Кара Чыршы авылы килене минем Яңавылдан килгән әнием белән бер тамчы су сыман. Әнинең теле үткен булган өчен ул соңгы елларда төзелгән ветераннар һәм тагын әллә кемнәр турындагы китапларда да юк. Әни әйткәнчә, биле тайшылган, бүсере чыккан, күзләренә арпа чыккан, Өчнарат, Теләче базарларында май-катык, чабата сатып көн күргән ялкау кешеләр барысы да “хөрмәтле авыл кешеләре” исемлегендә. 40 чакрым, кайтуы белән 80 чакрым юл узып, ике тәгәрмәчле арбада керәчин алып кайткан, нәрсә генә эшләсә дә, өчәр норма биргән әнием шул әфтиякләрнең берсенә дә кертелмәгән. Кирәге дә юк. Әти-әниләр мәңгелектә. Аларны эш аты урынына эшләткән, өсләреннән югарыга – НКВДга шикаять язучыларның да гәүдәләре зират каенының тамырлары астында...

Шунысы бәхәссез, Мөхәммәт Мәһдиев үлемсез әсәр тудырган. Сез монда матурлык өчен дип кенә язылган җөмлә очратмассыз. Гомер аты алга чаба. Инде әти-әниләрнең тормышларын күреп, кул белән урак уру, аяк киемнәрен салып, яланаяк йә чабата киеп иген басуларындагы йөзләрчә, меңнәрчә гектарларда чүп утаган, ашлык кайтыр алдыннан ындыр табагындагы кызыл балчыкны көрәк белән кырып тигезләгән, үзе ашыйсы икмәкне ил амбарына тапшыручы авыл халкының тормышын күрәсез. Әйткәнемчә, еллар уза барган саен, шушы хәлләр онытыла. Менә шуңа күрә каләм остасының үз күзләре белән күргән, шул заман мохитенең авыр елларын ерып чыгып, искиткеч оста, төгәл итеп, киләсе буыннарга калдырган даһи әсәр бу. Безнең буын да берәм-берәм мәңгелек басуындагы йортларга күченә. Укучыларым, мин менә шушы авыл кешеләре һәм аларның образларын төп-төгәл тудырган әдип каршында баш иям. Тыныч йокласыннар, ихтимал, җәннәттәге түшәкләре бик йомшак, тәмле вә татлылардыр... 

Габдулла Исмәгыйлев,

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading