16+

Үзгәрешләр синең тавыштан башлана!

Киләсе елда Татарстанның һәр 45 районында берәр иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк

Үзгәрешләр синең тавыштан башлана!

Киләсе елда Татарстанның һәр 45 районында берәр иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк

Парк-сквер яки урам киңлеге булачакмы ул, әллә инде яр буе, социаль объект территориясеме – кешеләр үзләре сайлаячак. 
Халык белән киңәшләшеп эшләүне республикабызда беренчеләрдән булып кертеп җибәрделәр. Хәзер безнең тәҗрибә бөтен ил буйлап кулланыла. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин билгеләп узганча, 2015-2025 елларда республикада 441 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, ә гомуми финанслау күләме 29 млрд сумга якын тәшкил иткән. Быел 51 объект тәртипкә китерелә, бу максатларга 2,57 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

2027 елда нинди территорияләр яңа сулыш алачагын сайлау инде бара һәм ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы республикабыз халкы игътибарына 178 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителә. 126 меңнән артык иң өлгер татарстанлы инде тавыш биреп өлгергән дә.
-Халыкның актив катнашуы – чыннан да кирәкле һәм сыйфатлы иҗтимагый киңлекләр булдыруыбызның нигезе. Барыгызны да гражданлык позициясен белдереп, үз районыгызда төзекләндерү таләп ителгән территорияне сайларга чакырабыз, – диде Марат Айзатуллин.
«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» директоры Наилә Нагуманова сүзләренчә, соңгы елларда иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә халык активлыгы сизелерлек арткан. 

– Әгәр динамикага күз салсак, биш елда катнашучылар саны 2,5 тапкырга артты: 2021 елда 70 мең кеше булса, узган елда 416 меңнән артык кеше тавыш бирде. Тавыш бирүнең берничә ысулы бар: Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша, мобиль кушымта ярдәмендә яки волонтерлар аша. Волонтерлардан куркырга кирәкми – алар бары тик процессны җиңеләйтүчеләр, – дип аңлатты Наилә Нагуманова.
Волонтерларның эш алымнары: 

- Уникаль QR-код аша: Волонтер куар-код булдыра, кеше аны сканерлый һәм сайтка эләгә, үзенең дәүләт хезмәтләре хисап язмасы аша кереп, объектны сайлый. Волонтер тавышның исәпкә алынуын гына раслый. 

- Телефон номеры буенча: волонтер тавыш бирүче кешенең телефон номерын үз кушымтасына язып куя. Гражданинга СМС-код килә, аны волонтерга әйтергә кирәк. Аннары исем-фамилия кертелә һәм объект сайлана.

Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Абдурахманов быел тавыш бирүдә яңалык кертелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, элек республика сервисы кулланылса, хәзер бу эш тулысынча федераль платформага күчерелгән. Бу – бердәм стандарт һәм барлык төбәкләр өчен уңайлы система. Һәр кеше бары тик бер тапкыр гына тавыш бирә ала.

Булат Абдурахманов волонтерлар аша эш итүнең тулысынча куркынычсыз булуын ассызыклады.  

- Бу беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый торган код түгел. Сезгә «Хисап язмасын раслау коды» дигән текстлы СМС килә. Волонтер бу кодны тавышны теркәү, федераль системага җибәрү өчен бер тапкыр гына куллана. Шәхси мәгълүматларның читкә таратылуы мөмкин хәл түгел, – диде ул.

Тавыш бирү өчен берничә кызыклы объект турында да сөйләп киттеләр. Әйтик, Чаллыда тавыш бирүгә 6 объект чыгарылган, шуларның берсе Ф.Тәбиев исемендәге Яр буен төзекләндерүнең алтынчы чиратын гамәлгә ашыру. Әлмәттә төп объект – Хастаханә шәһәрчеге. Аны халык өчен уңайлы итеп, тыз-быз йөрүче машиналардан азат итәргә ниятлиләр. Түбән Камада шулай ук 6 объект арасында сайлау бара. Шуларның берсе – Сөембикә паркының икенче чираты.  

Казан шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, башкалабызда тавыш бирүгә барлыгы 24 объект тәкъдим ителгән, алар шәһәрнең барлык районнарын да колачлый. Узган елда тавыш бирүдә 130 мең казанлы катнашкан. Бер караганда, зур сан кебек, әмма бу шәһәр халкының нибары 12 проценты. Халыкны битарафлык күрсәтмәскә, активрак булырга чакырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading