Г. Камал театрында Ватан Геройларын хөрмәтләделәр.
Скопировать ссылку
Г. Камал театрында Ватан Геройларын хөрмәтләделәр.
9 декабрь — Ватан Геройлары көне — үзенең батырлыгы, намусы һәм хәрби бурычка тугрылыгы белән илебезне яклаган һәм яклауда дәвам итүчеләрне искә алу һәм хөрмәтләү көне. Бу истәлекле дата уңаеннан Г. Камал театрында Ватан Геройларын – каһарманнарны хөрмәтләделәр. Бары шундый чараларда гына күкрәге орден-медальләр белән тулган хәрби киемдәге ир-егетләрне очратырга буладыр. Гамәлләре белән чын каһарман булуын дәлилләгән кыю затларыбыз сүзгә саран үзләре. Сораштыра башлагач та, оялып кына җавап кайтаралар.
– Үзем Яшел Үзән районында туып-үстем. 2022 елда махсус хәрби операция зонасы башлангач Чечняда оештырылган «Ахмат» батальоны аша контракт төзеп яу кырына китәргә булдым, – ди «Феникс» позывноен алган Виталий Ильин. – Иң кайнар нокталарда хезмәт итәргә туры килде: Угледар, Курсктагы Суджа шәһәре өчен барган бәрелешләрне телгә алу да күп нәрсә турында сөйли. Баштан штурм бригадасында, аннан соң разведкада хезмәт иттем. Каршы як хәтәр корал куллана. Безнең егетләребезнең сынмас-сыгылмас көчле рухлы булуы иң хәлиткеч көрәшләрдә дә алда барырга мөмкинлек бирә. Аларга алга таба уңышлар телим, без алар белән. Яу кырында мәңгегә башын салган каһарманнарыбыз турында онытмасак иде.
Виталий Ильин (уртада) иптәшләре белән
Яугир үзенең хезмәттәшләрен, барлык татарстанлыларны да Ватан Геройлары көне белән котлап тыныч аяз күге, җиңү теләде. – Махсус хәрби операция зонасыннан яраланып, яисә демобилизацияләнеп кайткан егетләрне республика җитәкчелеге онытмый, әнә шундый чаралар үткәрелеп килә. Төрле яра алып, сәламәтлекләрен югалткан егетләр өчен бу бик мөһим, үзләренең кирәкле булуларын тоеп яшәсеннәр, - дигән фикердә ветеран-сугышчы.
Комментарийлар