16+

Вакыт җитте – яңа бәяләр 1 сентябрьдән үз көченә керә

1 сентябрьдән машина йөртү таныклыгы һәм автомобиль номерлары кыйммәтләнәчәк:

Вакыт җитте – яңа бәяләр 1 сентябрьдән үз көченә керә

1 сентябрьдән машина йөртү таныклыгы һәм автомобиль номерлары кыйммәтләнәчәк:

Дәүләт Думасы түләүләрне арттыруны хуплады. Шулай ук Россиядә машина йөртүчеләр өчен башка документлар бәясе дә 1,5-3 тапкырга артачак.

Нәрсә һәм күпмегә арта?
Нишләтәсең, инфляция. Бәяләр башка әйберләргә дә арта бит... Закон проектын әзерләүче финанслар министрлыгы шулай дип белдерә. Сүз уңаеннан, әлеге проект буенча үзгәрешләр 2014 елдан бирле булмаган.

Вакыт җитте – яңа бәяләр 1 сентябрьдән үз көченә керә.
Әйтик, иске үрнәктәге машина йөртү таныклыгын алган өчен ике тапкырга күбрәк түләргә туры киләчәк – 2 мең урынына 4 мең сум. Яңа үрнәктәгесе хәзер 6 меңгә төшәчәк. Машина номерлары элек 2 мең торган булса, хәзер ул 3 мең сум булачак. Транспорт чарасын теркәү турында таныклык (СТС), шулай ук СБКТС (транспорт чарасы конструкциясенең куркынычсызлыгы турында таныклык – автомобильне чит илдән кертелгән очракта теркәү өчен кирәк) алган өчен тарифлар өч тапкырга артачак. Аның каравы, мәсәлән, ПТС рәсмиләштерү (транспорт чарасы паспорты) бары тик 1,5 тапкырга гына кыйммәтләнәчәк - 800 дән 1200 сумга кадәр. Кинәндем дә, куандым дияргә генә кала инде...

Яңа түләүләр
Закон проектында инде гамәлдәге хезмәтләргә генә тарифлар артмый калмаган. Бер-ике яңаны да өстәгәннәр.

Техник карауның Бердәм автоматик мәгълүмат системасына (ЕАИСТО) белешмәләр керткән өчен 500 сум пошлина кертелә. Гади итеп әйткәндә, техник карау узганда ТО өчен генә түгел (җиңел автомобиль өчен бәя, төбәккә бәйле, 720-1500 сум тирәсендә тирбәлә), диагностик карта алу өчен дә өстәмә түләргә туры киләчәк.

Ә автомәктәпләргә аларның техник базасы билгеләнгән таләпләргә туры килә дигән нәтиҗә өчен 15 мең сум «чыгарырга» туры киләчәк. Бу чара булачак машина йөртүчеләрне әзерләү белән шөгыльләнүче намуссыз учреждениеләрне «иләк аша чыгарырга» ярдәм итәр дип көтелә. 

Шулай булгач, йөртү таныклыгын алу яки автомобильне ГАИда исәпкә кую чыгымнары күбрәк булачак. Ләкин уйлый калсак, барыбер, йөртү таныклыгын без 10 елга бер тапкыр үзгәртәбез. Әгәр, әлбәттә, аларны югалтмасак һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен җитди бозган өчен «мәхрүм ителмәсәк». Машиналарны да ел саен яңартмыйбыз: «Автостат» мәгълүматларына караганда, Россиядә автомобиль йөртүнең уртача вакыты – 7,5 ел. Ел саен коммуналь хезмәтләр өчен арткан кебек түгел инде. 

Ягъни, түләү күләме күбрәк булса да, моны еш эшләргә туры килмәячәк. Шул ук вакытта, финанс министрлыгы исәпләүләре буенча пошлиналарны арттыру (автомобиль пошлиналарын гына түгел) киләсе елда бюджетка өстәмә 45,2 млрд сум җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Шул арада...

Бердәм закон проекты кысаларында Дәүләт Думасы шулай ук мигрантлар өчен пошлиналарны арттырды. Бер уңайдан яңалары да кертелде. 

Әйтик, Россиядә яшәү урыны буенча чит ил гражданнарын теркәү бәясе 420 сумнан 1000 сумга кадәр артачак. Килү урыны буенча исәпкә кую 500 сумга төшәчәк, ә вакытлыча тору вакытын озайту – 1000 сумга. Дубликат бирү яки эшкә патентны яңадан рәсмиләштерү өчен 4200 сум түләргә туры киләчәк. Эшкә рөхсәтнең гамәлдә булуын озайту шул ук суммада бәяләнә, ә аңа үзгәрешләр кертү – 2100 сумга. Бу пошлиналарны алдагылары тулыландыра. Әйтик, эшкә рөхсәт үзе аена якынча 8-10 мең сумга төшә.

Хәер, бу чаралар Россия территориясендә виза мәҗбүри булмаган чит ил кешеләренә генә кагыла.
Безгә генә димәгән бит инде...

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading