16+

“Халык китап укымый, дигән сүз дөрес түгел”

Татар әдәбиятын сөючеләргә сөенечле яңалык.

“Халык китап укымый, дигән сүз дөрес түгел”

Татар әдәбиятын сөючеләргә сөенечле яңалык.

Татарстан китап нәшриятының Казанның Бауман урамындагы 19нчы йортка урнашкан китап кибете яңартылып, тантаналы рәвештә кабаттан ачылды.

– Халык китап укымый, дигән сүз дөрес түгел. Халык китапны ярата һәм укый. Китап кибетенең яңартылып ачылуы әдәбият сөючеләр өчен сөенечле яңалык, – диде “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Китап кибете эшчәнлегенә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та уңышлар теләде. 

– Татарстанлылар, казанлылар гына түгел, Россия төбәкләреннән, хәтта, чит илләрдән килгән кешеләр дә Бауман урамындагы татар китап кибетенә керәләр. Бу язучыларның, әдәбият сөючеләрнең очрашу-аралашу урыны да булып тора. Без китап кибетенә кергән һәр кешегә шат, китаптан аерылмыйк! – диде Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин.

Айдар Сәлимгәрәев кибет белән танышканда “биредә китаплар белән беррәттән канцелярия товарлары да сату кирәк”, дип киңәш бирде.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading