16+

«Хәнияне күз яшьләрсез тыңлый алмыйм”

Театр училищесында укып йөргән күршесе, булачак җырчы белән аларны җыр-моң якынайта.

«Хәнияне күз яшьләрсез тыңлый алмыйм”

Театр училищесында укып йөргән күршесе, булачак җырчы белән аларны җыр-моң якынайта.

Кемдер үзенең балачак  хыялларын  яшьтән үк  тормышка ашыра, талантын үстерә. Икенче берәүләрнең  сәләте ачылмаган бөре сыман кала бирә. Әмма талант чишмәсе  кайчан да булса,  барыбер таш  астыннан ургып чыга ул. Әнә шундыйларның  берсе ─ Резидә Саттарова  да  үзенең иҗат җимешләрен укучылар хөкеменә тәкъдим итеп тора. Аның  социаль челтәрләрдәге шигырьләре беркемне дә битараф  калдырмый.  

Канатланып  очам туган якка,
Тоям синдә әнкәм  җылысын.
Синдә таптым күңел бизәкләрен, 
Язмышымның  бары җырлысын.

Резидәгә илһам биргән туган ягы  ─  Биектау районының Чуваш иле авылы. Заманында Фатыйма  әбисе белән әнисе Зәйтүнә апаның тальянда  өздереп уйнауларын күреп үскән кызга ул моңнар тәэсир итми калмый, билгеле. “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”, ─ дип тикмәгә әйтмиләрдер. Бәләкәй чакта аны әнисе гармунда уйнап  җырлата да, биетә дә. 

Бервакыт авылларына күренекле җырчы Илһам Шакиров белән музыка белгече Клара Таҗиева  концерт  белән килгәч, әтиләре Наил абый аларны үзләренә кунарга алып кайта. Шунда артист 6 яшьлек Резидәне җырлатып карый. Илһам абый икенче көнне аңа авыл сәхнәсендә җырларга куша. Шул чакта ул башкарган “Кояш гомере” дигән җыры белән аны яратып калалар. Киткәндә,  күренекле җырчы  кызның әти-әнисенә,  аны  Казанга  җибәреп, яшьтән музыка белеме алырга кирәклеген әйтә. Әмма ата кеше кызын киләчәктә артист итеп күрәсе килми. 

6нчы сыйныфта укыганда, гармунда  “Шахта” көен уйнарга өйрәнә Резидә. Авыл  клубы сәхнәсендә бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмый  ул

Әтисе театр училищесына барырга рөхсәт итмәгәнлектән, мәктәптән соң, кыз Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына юл тота. Әмма  укырга керә алмагач, мотор төзүчеләр заводына эшкә урнаша. Тулай торакта  яшәгәндә, күрше бүлмәдәге Хәния исемле кыз белән дуслашалар. Ул чакта театр училищесында укып йөргән күршесе, булачак җырчы  Хәния Фәрхи  белән аларны җыр-моң  да якынайта. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә  икесе дә өздереп  гармунда уйныйлар, җырлыйлар. 

─ Хәниянең язмаларын хәзер күз яшьләрсез  тыңлый алмыйм. Мин аны бик тырыш, ярдәмчел кеше буларак  та еш искә алам. Бервакыт үзем өйдә юк чагында тулай торакка әти килгән. Шул вакытта аңа Хәния очрап, кем янына килүен сорашкан да үз бүлмәсенә алып кереп  чәй эчерткән. Соңыннан  әти аның яхшылыгын  озак  еллар онытмыйча  яшәде, ─ дип үзенең  хатирәләре  белән уртаклашты Резидә ханым. 

Ул 30 елдан артык  заводта эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ике улын ялгызы гына тәрбияләп, аларны да хезмәт сөючән итеп үстергән. Үзенең яраткан шөгыльләре дә шактый.  Җәй көне аның бакчасы гөлбакчаны хәтерләтә. Анда нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстерми?! Туган авылына кайткач, таңнан күл буена барып, балык тотарга, табигать белән хозурланырга ярата Резидә.

Бүгенге көндә ул “Казан Кремле” музей-тыюлыгының экскурсияләр бюросында кассир булып эшли. Читтән килгән туристлар белән аралашырга, аларның  Казан турында тәэсирләре белән уртаклашырга  ярата. Аларның  саны көненә берничә йөзгә җитә. 

Резидә эшеннән тыш, җыр-моңны үзенә юлдаш  иткән. Башта “Кичке утлар” хорына йөрсә, бүгенге көндә “Таныш  моңнар” ансамблендә җырлый. Алар мәдәният сарайларында чыгыш  ясый. Бала чагында тәүге тапкыр өйрәнгән “Шахта” җыры беркайчан да аның репертуарыннан төшми. Ул ветераннарның “Балкыш” фестивалендә һәм “Яшь йөрәкләр” конкурсында  дипломант  исемнәренә ия булган.     

Резидә Саттарова кайбер шигырьләрен көйгә салып, аларны сәхнәдә үзе башкара. Әнә шулай, җырлары белән тамашачы күңеленә  үтеп керә ул. 

Люция Хәбибуллина.
   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading