16+

Хатынны аердым, ә бала белән алимент үземнеке

Татарстанда 14 меңнән артык кеше “мәхәббәт җимешләренә” бурычлы.

Хатынны аердым, ә бала белән алимент үземнеке

Татарстанда 14 меңнән артык кеше “мәхәббәт җимешләренә” бурычлы.

Республикада 19 майдан 2 июньгә кадәр “Суд приставлары – балаларга” Бөтенроссия акциясе булды.

– Суд приставлары бурычлылардан узган ел 2,2 миллиард сум, 2025 ел башыннан 860 миллион сум һәм Бөтенроссия акциясе барышында 70 миллион сум алимент түләттерде. Алимент бурычлары булган 1 мең кешегә штраф салынды. Әгәр кеше сәбәпсез рәвештә 2 ай һәм 5 көннән соң да алимент түләүләрен башкармаса, аңа карата административ чара күрелә, – диде Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Ибәтуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Тулаем бурычлары 30 мең сумнан арткан кеше чит илгә командировкага яки туристлык сәяхәтенә чыгарылмый. Мондый чикләү алимент бурычы 10 мең сумны гына тәшкил иткән очракта да кулланыла.

Татарстанда алиментлар буенча 14 меңнән артык бурычлының 1 меңе – хатын-кызлар. Эш урыны һәм мал-мөлкәте булмаган 500 кешедән алимент түләүгә яки түләттерүгә өмет юк.

– Алимент бурычлыларны махсус компьютер җайланмасы ярдәмендә автотрассаларда һәм Казан шәһәр хакимияте ярдәмендә муниципаль парковкаларда да ачыклыйбыз. Компьютер транспорт чарасының дәүләт теркәү саны буенча алимент бурычлыны күрсәтә. Ел башыннан 200 транспорт чарасына арест салынды инде. Акция кысаларында Менделеевск шәһәрендәге үзебезнең шефлыктагы “Камские зори” балалар йортындагы сабыйларга бүләкләр китердек, алар белән уеннар оештырдык,– диде Альберт Ибәтуллин.

Ата яки ана алиментны турыдан-туры да түли ала. Баласы (балалары) өчен алимент алучы ата яки ана түләүләрне алуы турында суд приставларына белешмә (расписка) яза. Суд приставлары федераль хезмәтенең депозиты, шулай ук Госуслуги порталы аша да алиментларны түләп була.

– Суд приставлары җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү өчен Казанга кадәр килеп йөрергә кирәк тә түгел. Шәһәрләрдәге һәм районнардагы бүлекчәләрдә язылып, видеоэлемтә буенча да сорауны ачыкларга, гозереңне тапшырырга мөмкинлекләр бар хәзер, – дип, киңәш бирде Альберт Ибәтуллин.

 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading