Идән юучы. Бу һөнәр иясе һәр җирдә кирәкле, ансыз министрлар кабинеты да, хәтта, гафу итегез, бәдрәфләр дә эшли алмый. Хастаханәләр исә бигрәк тә.
Соңгыларында идән юучы булып эшләр өчен махсус белем алырга да кирәк әле – кече медицина шәфкать туташы, әйтелеше генә ни тора! Тик аңа ия булыр өчен, әүвәл, кесәңә әзрәк кырау төшә. Курсларның бәясе якынча ун мең сум. Үзең укырга йөрсәң әйбәт инде, беренче ярдәм күрсәтергә булса да өйрәнәсең. Тик тормыш тарткан ханымнарның белем өстәп йөрергә вакытлары бармыни соң? Аллаһы кушып, сертификатлы буласың. Казан тирәсендә бу курсларның тагын да югарырак диләр. Мин әле районнардагы хакны мисалга китердем. Әгәр дә бик ашыгыч булса, һәм сөйләшер рәтең дә булмаса, борчылырга кирәкми, эштә көйлиләр. Эшкә килгәч, әле униформаны үзең сатып аласы. Һәрхәлдә Казандагы бала табу йортларының берсендә шулай. Эшкә урнашыр өчен генә дә якынча исәп белән 25 мең сумлап акчаң китә. Авыр хәлдә калган эш эзләүченең, белмим, бу чыгымнарны күтәрерлек рәте бармы икән? Медицина тикшеренүләре хакында алда язып үткән идем, аермасы юк, тик бер шарт өстәлә – хөкем ителгән булмавың хакында белешмә кирәк. Анысын бердәм дәүләт порталы аша юллыйсың. Менә шушы “киртәләр”не үтә алганнар эшкә тиенә.
Мин дә эшләп карадым. Очраклы гына. Шул бала тудыру йортының икенче бер бүлегендә тир түккәндә “шабаш” тәкъдим иттеләр. Чарасызлыктан. Эшләргә кешеләре юк, идәннәрне көндәлек юарга кирәк, һич югы тәүлегенә бер генә мәртәбә, өстәвенә, тере акчага дигәч, килештем.
Тугач та саулыгында, бигрәк тә сулыш юлларында аз гына зәгыйфьлеге булган, әйтик үпкәләре ачылып җитмәгән һәм җитлекмичә туган балаларны тиешле авырлык җыйганчы махсус аппаратта “үстереп” бирә торган бүлек бу. Сабыйлар аерым, әниләре үзләре генә палаталарда ята. Мондый җирдә күз яше дә әз түгелми. Идәннәрен юарга барып керсәм, берсе елый-елый шешенеп беткән. Сабые сау ук түгел, сары авыруы ди... Ашау-эчүдән баш тарткан ханым белән табиблар ипле сөйләшә, аңлаталар, әмма яшь әнигә кабул итүе авыр, күрәсең. Балалар яткан бүлмәдә 100 аппарат урнаштырылган дисәм дә ялганламам. Тик алардагы тузанны күрсәгез! Буем җиткәнен мин дә сөртәм, шәфкать туташлары да тапшырганда ялап диярлек чыга, шулай да иртәнгә ун катлы булып җыела. Чүпрәк биләүләр хикмәте икән, яңасын алып селкегән саен очалар. Карыйлар бәбиләрне, биләүләрен дә, памперсларын да алмаштырып кына торалар. Памперсларын үлчәп язалар. Иртәнге тиешле процедураларның күплеге! Мин инде үз тәртибем белән иртәнге сәгать биштә яисә дүрттә үк эш башлап җибәрәм, таң әтәчләре кычкырганчы кабалануымның сәбәбе – үз эшемә йөгерәсем бар, ә алар инде, мәш килеп сабыйларны биләүдән чишеп ташлаганнар. Чүпләрне төрләренә аерып ташлыйлар, канлыларны махсус пешекләп йогышсызландыру бүлегенә төшерәсе. Шприцлар да шунда юл ала. Калганнары урамдагы контейнерларга. Һәркайсының пакет төсенә кадәр аерыла.
Бу бүлмәне юып чыгу авыр түгел, тик кулланыла торган салфеткалар саны монда 20 дән артып китә. Салфеткалар махсус контейнерларда, дымлатылган. Берсе белән сөртәсең дә, бармак калынлыгы тузанны үзенә суырып алган ягын, бөкләп тагын бер сыпыргач ташларга кирәк. Яңаны аласы... Иренсәң, кран астында чайкыйсың да эшеңне дәвам итәсең, кыскасы, эшнең сыйфаты идән юучының намусына кайтып кала.
Айдан артык эш дәвере 100 мең сумнан артык табыш китерде. Көн дә иртән шунда кайнаша торгач, мин дә арыдым. Рәхмәт яугыры, тагын ике ханым эшкә килде. Болар дуслар – Мәдинә белән Галина. Ульяновск шәһәрендә туганнар, бер йортның ишегалдында үскәннәр. Мәктәптән соң аерылган юлларын кушып, 10 ел элек килеп урнашкан Мәдинә Галинаны Казанга чакырган. Ашау бергә, чыгымнар уртак янәсе. Уртак малны эт тә җыймас, диләрме әле? Иллене узып, үз көенә яшәргә өйрәнгән ахирәтләр тиз пырлашты. Икесе дә ирсез, әмма очрашып йөрер кеше кирәк. Мәдинә – артык юан, Галина – талчыбык. Мәдинә эштә көнне диктофон куеп калдыра икән, тәүлек буе Галинаның кем белән ниләр хакында сөйләшкәнен тыңлар өчен... Үзенә ышанып, яшәү җирен алмаштырган дустын урамга куып чыгарган көнне, мин эштән киттем.
Ләкин эштән китүчеләр мин генә түгел, хезмәт хакының түбән булуы күп кенә идән юучыларны китәргә мәҗбүр иткән. Аена 12 шәр смена эшләп 42 мең акча алганнар, ел ахырында премия дә тәтемәгән. Нишлисең, иң пычрак эшне җирәнмичә эшләүчегә хөрмәт тиешле дәрәҗәдә түгел инде..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
0
Шулай инде, идән юучының хезмәт хакы иң түбәне! Әле мыскыл итеп, күпме башка кешенең эшен эшләтәләр.
0
0