Сарымсак бездә популяр азыкларның берседер – чәчәргә дә, үстерергә дә, кулланырга да бик яратабыз.
Сарымсак утырткач бу хакта бер сөйләшәбез, алгач бер зурлап искә алабыз.
Гомумән, татар тормышында сарымсакның үз урыны бар. Көздән дә чәчәргә була, яздан да. Мул уңыш алсак, сатып та җибәрә алабыз, хәтта ки арабызда сарымсак бизнесын башлап җибәрүчеләр бар.
Мари Эл республикасының Бәрәңге районы Яңавыл (Ирнур) авылында Гөләфия Мусина һәм Инсаф Минһаҗев гаиләләре әнә шундый эш белән шөгыльләнә башлаган.
– Берничә ел элек башыбызга шундый уй килде: сарымсак үстерергә булдык. Уйлаштык та, әйдә эшләп карыйк дидек, – ди алар беренче тапкыр сарымсак үстергән вакытларын искә алып.
2020 елда Зәйдән орлык сатып алып кайталар. Анда Марат исемле сарымсак үстерүче барлыгын ишеткән булалар. Аның утырту җирләре дә шактый зур, 19-20 гектар мәйданда сарымсак утырта икән. Күп еллар эшләгәнен белеп, шуннан карап-өйрәнергә булалар. Шулай итеп берничә гаилә, дөресрәге, туганнар берләшеп гаилә бизнесын башлап җибәрә.
– Беренче уңыш әйбәт чыкты. Аннан Оренбургка чыгып 600 килограмм орлык алып кайттык. Шулай үрчеттек. Икенче елны агрегатлар ала башладык. Әлегә табыш ала алмыйбыз. Сарымсакны һаман җиргә күмәбез. Һаман үрчетмәкче булабыз, бөтен керем үсешкә китә, – дип сөйли алар бизнестагы чыгымнарын. – Агрегатлар, трактор да кирәк булгач, райондагы социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Бизнес-планнар төзеп, соцконтракт әзерләдек. Шулай итеп 350 меңгә үзебезгә трактор алдык. Иске генә булса да, үз эшен эшли. Быел 4нче ел утыртабыз инде.
Сарымсакны җиргә утырту гына түгел. Аның өчен беркадәр һава торышының җай килүе дә кирәк. Әнә узган ел һава торышы яңгырлы булу сәбәпле күп утырта алмаганнар.
– 1 тонна гына утыртык. Яңгыр яугач көн булмады. Бер көн эчендә бөтен җирне тиз-тиз хәзерләп, 1 тонна сарымсакны утыртып чыктык. Калганын сатып, төрлечә эшкәртеп урнаштырдык, – дип сөйли Инсаф Минһаҗев.
Сүз дә юк, җитештергән продукциянең урнашуы мөһим. Монысы бигрәк тә җаваплы этап. Чөнки без үстерә беләбез, тик сатарга өйрәнү өчен шактый шомарырга кирәк әле. Шуңа да эшкәртеп сатуның төрле юлларын да уйлый башлый алар. Сарымсакны чистартып, киптереп, он кебек, яисә төрле гранулалар рәвешендә ясап сата башлыйлар.
–Төрле-төрле фракция белән ясыйбыз. Эрерәк, ваграк дигән кебек. Хлопья, чипсы кебек тә фасовать итәбез. Чыгымнарны капларга кирәк бит. Бу эш тә кайчак килеп төртелә, гел күмәртәләп китми. Ә бит безнең тонналап сатасы бар. Шуңа күрә быел икенче төрле уй килде. Хәзер сарымсакны чистартып, тырнакларын күрше Мари-Төрек районындагы кечкенә генә ит комбинатына тапшырырга булдык. Алар кызыксынды, 250 килограмм чистартып илтеп тапшырдык. Бик канәгать калдылар. Элек алар шул сарымсакны һәрбер эшчегә биреп кайтара торган булганнар, һәркем чистартып алып килгән. Монда шул ук бәягә чистартылган сарымсак алалар. Бу безнең өчен дә яхшы, товарны урнаштырасы бар бит. Шуңа күрә төрлечә эшлибез. Киптерә торган, чистарта торган аппаратларны алып тырышып эшләп ятабыз, – дип сөйли Гөләфия Мусина.
Шулкадәр хезмәтнең әҗере каламы, керем буламы дип тә кызыксындык. “Керем бар, тик әлегә ул үсешкә кереп бара”, – дип җаваплады бизнесменнар беравыздан.
Миңа бу сарымсак бизнесының бер ягы бигрәк тә ошады. Туганнарның, килен-кияүләрнең, ул-кызларның, бала-чагаларның бергәләп эшләүләре, аралашулары шәп.
–Тырышып-тырышып мәш киләбез. Әби-бабай да тырыша – без җитешмәгәнне безнең арттан эшләп бара. Без монда гына эшләмибез. Һәрберебезнең үз эше бар. Эштән кайткач монда җыелабыз. Шимбә-якшәмбе көннәрендә җыелышып эшлибез. Чыгару вакытларында эштән ял, отпусклар алабыз. Алар гына җитмәсә, түләүле яллар да алып, шулай тырышабыз инде, – дип сөйли алар.
“О-о, бик шәп эш тапкансыз сез ич, көз утыртасыз да, җәй аласыз”, – диләр икән аларга. Менә сарымсак алганнан бирле бүгенгә кадәр көне-төне сарымсак белән мәш килгәннәрен алар үзләре генә белә. Кеше хәзер ялкауланды ич инде. Тота да әзерне ала. Суыткычына салып куя да, бер атна шуның белән куллана. Ә менә басудагы һәр сарымсакны алар куллары белән тотып чыга.
– Бер сарымсак кимендә биш-алты тапкыр тотыла. Беренчесен җыеп кайтабыз. Моңарчы кул белән җыя идек, чыгара торганны быел үзебез ясадык инде. Ул һәрбер төпне кузгатып чыга, шуннан җыеп алабыз. Үзебез кисә торган агрегатлар ясадык. Өстәл тирәли биш-алты кеше тезелеп утыра. Чистартабыз, кисәбез. Җайланмаларны үзебез эшләдек. Моны сатып аласың икән, 100 меңнән артыкка чыгар иде. 25 меңгә Кировтан валын гына сатып алдык. Чүпле сарымсакларны кире яңадан тезелеп утырып чистартабыз инде. Шуннан соң төбен кисеп чыгабыз, юабыз, киптерергә куябыз. Актыгы инде төргәкләргә тутырып чыгарабыз. Эше бик күп. 4 тоннага якын җыеп алдык. Су сипмибез. Химик ашламалар кертмәс өчен биогумус белән эш итәбез, – дип сөйли алар.
Комментарийлар